Аның командасы туган авылының оста бәйләүче әбиләреннән тора. Алар һәр эшләрен бисмиллаларын әйтеп, «җиңел кулдан булсын» дип башлыйлар.
Бәйләнгән әйберләр, гадәттә, модадан чыкмыйлар, киресенчә, алар безнең көндәлек тормышыбызда елдан-ел күбрәк урын ала бара. Үзебез теләгән үрнәкләр буенча бәйләнгән киемне һәркайсыбызның киясе килә. Җылы, йомшак свитер, джемпер, кофта, пуловер, күлмәк, костюм, башлык, шарф, итәк, яулык, бияләй үзенең матурлыгы, уңайлылыгы өстенә, бәйләүчегә эстетик ләззәт бирүе белән дә куандыра, чөнки бәйләү кеше өчен ял итүнең бик файдалы бер ысулы да бит әле. Боларны исәпкә алып, Камышлы районы Балыклы авылында туып-үскән Вәсимә Рәшит кызы Фәрдиева «babUshka» (@babushka_izderevni) бәйләнгән әйберләр брендын булдырган икән. Аның командасы туган авылының оста бәйләүче әбиләреннән тора. Күптән түгел аларга Самарда яшәүче ханымнар да кушыла башлаганнар. Яшьләре 50дән алып 80гә кадәр булган осталар бергәләп «Һәр элмәккә мәхәббәтебезне дә салабыз» шигаре астында стильле әйберләр тудыралар.
Әйтергә кирәк, командада профессиональ бәйләүчеләр дә бар. Алар заказчының фантазиясенә чикләнеп, теләсә нәрсә бәйли алалар.
Вәсимәнең сүзләре буенча, булдырылган кием-салым яхшы энергияле булсын өчен, эшче төркем бары тик һәрнәрсәдән бары матурлык эзли торган, йомшак күңелле, изгелекле, ихлас йөрәкле кешеләрдән генә тора. Бу бик мөһим санала! Шулай ук ул проектны алга этәрүдә ярдәм иткән Сабина Азамовага да олы рәхмәтен белдерә.
Бәйләнгән киемнәр Мәскәү, Санкт-Петербург, Нальчик шәһәрләренә, Самар өлкәсе буенча җибәрелгән дә инде. Бөтен дөнья буенча тагын да күбрәк кешене сөендерә алырбыз, дип ышаналар балыклылылар.
Уңышлар сезгә, оста куллы милләттәшләр!
Просмотров: 1011