Газиз балаларымнан аерма

Давлекамова11Бисмилләһир-рәхманир-
                                       рахим.
Бисмилла, дип көнем
                                 башлана,
Нинди генә хәлләр булса да,
Газиз Аллаһым, балаларымны

                                  ташлама!

Гомерем буе Казанга һәм Болгарга барырга хыялланып яшәдем. Ләкин барысы да без теләгәнчә булмый шул. 68 яшендә тормыш иптәшем ки­нәт кенә үлеп китте. Ул үлгәч, өметем тәмам өзелде.

Аллаһыга шөкер, Казанга да, Болгарга да барырга насыйп булган икән. Хыялымны чынга ашырган өчен балаларыма Аллаһының рәхмәте яусын.

Похвистневода шәфкать туташы булып эшләүче оныгым Алия мине һәм әнисен Казанга алып барды. Барган көнне үк Кол-Шәриф мәчетендә өйлә намазын укырга өлгердек, садакалар калдырдык. Икенче көнне иртәнге намазга да бардык, Сө­ембикә манарасын да карадык. Муса Җәлил һәйкәленә чә­чәкләр куйдык һәм рухына дога кылдык.

Икенче көнне Болгарга киттек. Без нәкъ өйлә намазына азан яңгыраган вакытка анда идек, намазны изге мәчеттә укырга насыйп булды. Андагы хозурлыкны сүз белән сөйләп бетерерлек түгел. Искиткеч матур!

«Икмәк» музеена кердек, су тегермәнен карап чыктык. Миңа барысы да бик ошады, сабыйлардай куандым.

Гомерлек хыялымны чынга ашырган өчен, оныгым Алия­гә Аллаһы Тә­­га­ләнең нинди рәхмәтләре булса, барысы да яусын. Ба­лалары исән-сау, тәүфыйклы бул­сын­нар. Но­ябрьдә ар­миягә кит­кән улы исән-имин әйләнеп кайтсын. Алия кызым, безгә күрсәткән иге­лекләрең үзеңә әй­ләнеп кайтсын. Бер Ходаем сиңа озын гомер бирсен, бә­хет-шатлыкларга күмелеп яшә.

Иң изге те­ләк­ләр, ихлас рәх­мәт­ләр бе­лән әбиең Вә­лимә.

* * *

Кадерле «Бер­дәм­лек» хез­мәт­кәр­ләре!

Мин сезнең барчагызны да Яңа ел белән тәбрик итәм. Эшегездә яңа уңыш­лар, исән­лек-саулык, зур бә­хет­ләр теләп калам. Газета безне тагын озак еллар сө­ен­дереп яшәсен. Мин «Бердәмлек»не даими алып барам. Һәр битен кат-кат укып чыгам. Изге эшегез өчен Ал­лаһының рәхмәте яусын сезгә, кызлар!

Вәлимә ДӘҮЛЕКАМОВА.

Яңа Мәчәләй авылы, Похвистнево районы.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1046

Комментирование запрещено