Заһитова: «Алмаш булыр дип уйладым, Щербакованың чыгыш ясавын теләгән идем»

iПхенчханда Заһитова шәхси зачетта җиңүдән тыш, команда турнирының көмеш призеры булды. 

Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Россия җыелма командасының Пекиндагы Олимпиадада фигуралы шуу буенча команда турнирында җиңүен шәрехләде.

Заһитова сүзләренчә, хатын-кызлар арасында ялгыз шууда Анна Щербаковага да олимпия чемпионы була алсын өчен чыгыш ясатырга кирәк иде.

Искәртик, Камилә Вәлиева теләсә нинди очракта кыска программада команда турнирының алтын медалисты булыр иде.

«Мин алмаш булыр дип уйлаган идем. Мин Анна Щербакованың чыгыш ясавын теләр идем. Олимпия медале беркайчан да артык булмый. Мин беләм», — дип белдерде Заһитова «Беренче канал» эфирында.

Искәртәбез, Пхенчханда Заһитова шәхси зачетта җиңүдән тыш, команда турнирының көмеш призеры булды.

Камилә Вәлиева ирекле программада җиңде, ә Россиянең фигуралы шуу буенча җыелма командасы Олимпия чемпионы булды.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 675

Комментирование запрещено