Камышлы районының Балыклы авылында Сания Садертдин кызы Галимова яши. Ул күп балалы гаиләдә дүртенче бала булып туган. Әтиләре Садертдин ага яшьли вафат булгач, Шәмсенур апа, җиде баласын кочаклап, ялгызы кала. Тормыш авыр булганлыктан, җиденче сыйныфны тәмамлагач, Саниягә фермага дуңгыз караучы булып эшкә урнашырга туры килә. Эше бик авыр булса да, аңа ошый. Һәрбер дуңгыз баласын сабыйлар караган кебек карап үстерә, зур уңышларга ирешә.
Тырышып эшләгәне өчен Сания апаны, Бөтенроссия авыл хуҗалыгы алдынгылары җыелышына Мәскәүгә чакырып, Россиянең Югары советы карары буенча медаль белән бүләклиләр.
…Хәзерге вакытта Сания апа лаеклы ялда. Тормыш иптәше белән 55 елдан артык тигез гомер итәләр. Киләчәктә дә гаиләгез тулы, гомерегез тигез булсын, Ходай исәнлектән аермасын.
Зөлхәбирә МИФТАХОВА.
Балыклы авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 703