Киң итеп елмаегыз!

9 февраль- Халыкара теш табиблары көнеАсхат Сагиров

Ашаудан, төнге йокылар­дан мәхрүм иткән, үзәкләргә үтеп керүче теш сызлаулар күп­ләребезгә таныш нәрсә. Әле дә ярый шушы газаплардан арындыручы тылсымчылар — теш табиблары бар. 9 фев­ральдә шушы алтын куллы коткаручылар профессиональ бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Бүгенге көндә стоматолог – бик кирәкле һөнәр, ә теш дәвалау исә – авыртусыз һәм җайлы процедура. Профессиональ эшчәнлек буларак стоматология Россиядә XVIII гасырда гына үсеш ала. Бу вакытта хакимлек иткән Пётр I үзе дә медицинаның бу өлкәсе белән бик кызыксына. Ул ҮЗ КУЛЫ БЕЛӘН СУЫРЫП алган 72 теш музейда саклана, дигән мәгълүмат та бар.

Кешенең матурлыгы сызы­лып киткән кашларында һәм алсу йөзендә генә түгел, ә эн­җе кебек тезелеп торган теш­лә­рендә дә. Алар матур­лык өлгесе генә түгел, сә­ла­мәт­лек билгесе дә. Шуңа күрә теш­ләр­не яшьтән үк сакларга кирәк.

Табигать биргән матурлыкны саклау серләре турында безгә үз эшенең остасы булган, озак еллар теш табибы булып эшләүче Әсхәт Әхмәтгали улы Сәгыйров сөйләде.

- Тешләрне иртән һәм йок­ларга ятканда чистартырга кирәклеген барыбыз да балалар бакчасыннан ук беләбез. Ә менә тешләр сызламаса да, табибка һәр ярты ел саен барып, тикшертеп торырга кирәклеген күбесе кирәксенми, — дип башлады сүзен Әсхәт Әхмәтгалиевич. - Мин хезмәт юлымны башлаган вакытта пациентларның тешләре бик начар хәлдә була иде. Чөнки  авыртуны баса торган препаратлар да, аппаратура да башка иде, ә теш дәвалау процессын бик рәхәт нәрсә дип әйтеп булмый иде. Шуңа күрә кешеләр теш табибына баруны озакка сузарга гадәтләнгән.

Хәер, соңгы елларда тех­нологияләр шулкадәр алга атлады ки, хәтта табиб синең тешеңне дәвалаган арада йок­лап алырга да була.

…Әсхәт Сәгыйровны Пох­вистнево, Камышлы районнарында белмәгән кеше бик аздыр. Аның клиникасы аша үт­кән кешеләр бары тик рәхмәт сүзләре белән генә искә алалар. Чөнки ул дәвалаган теш, ул куйган пломба, озак еллар борчымыйча, рәхәтләнеп яшәргә мөмкинлек бирә.

Самара өлкәсенең Иске Ярмәк авылында гади колхозчылар гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килгән Әсхәт, 1979 елда урта мәктәпне тәмамлагач, Хәйдәр абыйсы кебек, хәрби офицер булырга хыяллана. Әмма, күзләре начар күрү сәбәпле, аңа башка һөнәр сайларга туры килә.

- Ул елларда медицина институтына керү иң авыр сы­науларның берсе булып санала иде, - дип искә ала әңгәмәдәшем. - Ә мин балачактан авырлыкларны җиңәргә ярата идем. Мәктәптә гел бишлегә генә булмаса да, әй­бәт кенә укыдым. Өстәвенә, олы апаларым да медицина белеме алдылар. Шулай итеп, мин Куйбышевның медицина институтына керергә булдым һәм кердем дә. 1984 елда, кулыма диплом алгач, Похвистнево район хастаханәсендә теш табибы булып эшли башладым һәм бүгенге көнгә кадәр яраткан эшем белән шөгыльләнәм. Гомумән алганда, гомерем бертөрле генә ага минем дисәм дә, ялгышмам. Тормышымның бизәге, зур горурлыгым булган кызым гына миңа алга таба яшәргә, яңа технологияләрне өйрәнергә, бер урында таптанмаска көч-куәт бирә. Чөнки ул минем һөнәрне дәвам итүче. Хәзерге вакытта ул кияүдә, диссертация яклап, фәннәр кандидаты булырга әзерләнә.

Соңгы 23 елда Әсхәт Әх­мәтгалиевич Похвистнево шә­һә­рендә югары профессиональ хезмәткәрләр туплаган һәм заманча җиһазландырылган шәхси стоматология клиникасын җитәкли. Тәҗрибәле табиб бөтен кирәкле аппаратураны да Германиягә барып, үзе сайлап алып кайткан.

- Стоматология җиһазла­ры мораль яктан биш ел эчендә искерә, шуңа күрә без аларны даими рәвештә алыштырып торабыз, - дип сөйли компания директоры. - Бу юнәлеш гел яңарып, зур адымнар белән алга атлый. Шулай булгач, без дә үсештән калышмаска тиеш. Һәрвакыт иң яхшы белгечләргә йөз тотарга, аларның тәҗрибәсен үзләштерергә һәм үсәргә тырышабыз. Мин үзем дә, коллегаларым да даими рәвештә Германиягә, Франциягә барып, белемебезне арттырып, яңа технологияләр өйрәнеп кайта идек. Соңгы ике елда гына, пандемия аркасында, командировкаларны туктатып торырга туры килә, - ди табиб.

- Әсхәт абый, сезнең һө­нәрдә иң мөһиме нәрсә? 

- Минем өчен иң мөһиме — пациентның канәгать елмаюы. Элегрәк тешләр ризык ашау өчен генә кирәк, дип саналса, хәзер бик зур эстетик роль дә уйныйлар.

- Сез теге «голливуд ел­маюы» турындамы?

- Әйе дә, юк та, - дип елмая танышым. - Куйган теш­ләр, протезлар кешенең үз тешләреннән аерылмаска ти­еш. Табиб шулай иткәндә генә, үз эшеннән канәгать була. Ә кайбер кешеләр моңа бераз үпкәләп карый: «Мин ничәмә еллар буе сары тешләр белән яшәдем, хәзер бераз энҗе кебек ап-ак тешләремне күрсәтеп, киң итеп елмаеп йөрермен, дип уйлаган идем», диләр. Ләкин олы кешегә ап-ак тешләр килешеп бетми. Яшьрәк чагында төсе нинди булган, шулай булып калырга да тиеш. Шөкер, әби-бабайларыннан аермалы буларак, хәзерге заман яшь­ләре исәнлекләренә, тышкы кыяфәтләренә бик нык игътибар итәләр. Киң итеп елмаю мөмкинлеге алар өчен бик тә мөһим. Теш табибына килү бүгенге көн яшьләре өчен проблема түгел, ә гадәти кү­ренеш. Моңа мин бик куанам.

Форсаттан файдаланып, барлык коллегаларымны һө­нә­ри бәйрәмебез белән котлыйм! Нык сәламәтлек, иминлек, җан тынычлыгы телим, - дип тәмамлады сүзен Әсхәт Сәгыйров.

Әңгәмәне Эльмира СӘЙФУЛЛИНА язып алды.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1139

Комментирование запрещено