Күңел җылысын саклаучы йортыбыз

дворец ветерановСамараның Җиңү паркында урнашкан Ветераннар йорты турында ишетмәгән кеше юктыр. Кайберәүләр бу йортка лаеклы ветераннар гына йөри ала, дип уйлыйдыр. Икенчеләр үзләрен карт дип санап, өйдә генә утырырга тели. Беренчеләре дә, икенчеләре дә нык ялгыша: Ветераннар йорты теләге булган һәр кешене дә кабул итәргә әзер. Анда шагыйрьләр, язучылар, танылган кешеләр белән очрашулар, истәлекле вакыйгаларга багышланган кичәләр, концертлар оештырыла. Өл­кә­безнең танылган артистлары, төрле ансамбльләр чыгыш ясыйлар, мәктәп укучылары, сәнгать уку йортында укучы студентлар чакырыла.

Бу кичәләрдә Ветераннар йортында шөгыльләнүчеләр дә чыгыш ясый. Хәзерге вакытта монда 20ләп юнәлеш эшли — бию, җыр, “Дебют” театры, рәсем ясау студияләре, аэробика, шахматчылар клубы, хәтта мультфильмнар төшерергә өй­рәтүче түгәрәк, «Самарская мо­заика» клубы эшләп килә. Барлык түгәрәкләр дә бушлай алып барыла.

Мәсәлән, Яңа ел алдыннан биредәге ансамбльләр катнашында Чыршы бәйрәме оештырылды. Самараның «Вете­раннар клубы» директоры Ольга Николаевна Бара­нова бу чыгышларга югары бәя бирде. Ә студияләрдә шө­гыль­лә­нү­челәр, ансамбльдә катна­шу­чылар тагын да ныг­рак дуслашып киттеләр, ярдәм­лә­шеп, яңа елда да зур дәрт белән шө­гыльләнергә сүз биреш­те­ләр.

Ветераннар йортына уз­ган елда 20 ел тулып узды. Монда ел саен яңа түгәрәкләр, сту­дия­ләр ачыла, күр­­гәзмәләр, бәй­ге­ләр оештырыла, шө­гыль­лә­нү­челәр са­ны да елдан-ел арта бара. Тик, кыз­ганычка, Ветераннар йортында мил­ләттәшләребез бик сирәк күренә. Ә бит Аэродромная урамы, 58а ад­ре­сы буенча урнаш­кан филиалны милләттәшебез Тәс­кирә Хәмит кы­­зы Сханова җитәкли. Ул да, мин дә киләчәктә татар театры оештыру уе белән янып йө­рибез. Әгәр татар театрында уйнарга теләгегез булса, рәхим итеп, Ветераннар йортына килегез, тик башта 268-00-42 телефоны буенча шалтыратып белешмә алыгыз. Әлеге хыялыбыз чынга ашса, без бик шат булыр идек. Ветераннар йортына татарлар да күбрәк йөри башлар, эш юктан интегеп утырган яшь әби-бабайлар да үзләрен иҗат өлкәсендә сынап карарлар, үзләренә әңгәмәдәшләр, фикердәшләр, иҗатташ дуслар таба алырлар иде.

Кадерле милләттәшләре­без! Сезнең өчен Ветераннар йор­тының ишекләре һәрвакыт ачык, кайчан килсәгез дә, сезне бу йортның хезмәткәрләре ачык йөз белән, елмаеп каршы алырлар, яраткан шөгыльләрегезне сайларга ярдәм итәрләр.

Күңелегез яшь, тәнегез сә­ламәт булсын дисәгез, Морис Торез урамы, 103а адресы буенча урнашкан Ветераннар йортына чакырабыз. Белешмәләр өчен телефон: 261-49-22. Ветераннар йорты яңалыкларын «Самарский дворец ветеранов» сайтында укый аласыз.

Тәслимә МОСТАФИНА.

Самара шәһәре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 738

Комментирование запрещено