Табигать матурлыгы

БезымянныйТабигатьнең матурлыгы
Бардыр инде һәркайда,
Чын матурлыкны күрдем
                                        мин
Вәршинә урманында.

Ул урманда зәңгәр күл бар,
Тирә-ягы карурман,
Көзгедәй су өсләрендә
Йөзә аккошлар пар-пар.
 
Балык та күп ул күлдә,
Сикерешә чып та чап.
Балыкчылар балык тота,
Кармакны ерак ташлап.
 
Ә кошларның сайраулары
Ошый моңлы көйләргә.
Һәрбер кеше сокланадыр,
Бу хозурлыкны күрсә.

Юныс ЗӨЛКӘРНӘЕВ.

Самара шәһәре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 908

Комментирование запрещено