Агыйделдән китеп барам, яшьлектән үтеп барам…

???????????????????????????????Куйбышев өлкәсенең Шенталы районы, Татар Әбдекие авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Самарада яшәүче Гакыйль Исмәгыйль улы Әхмәтҗановка 13 февральдә 70 яшь тулды.

Кеше гомере аккан суга тиң, дип юкка әйтмиләр. Ул шулкадәр тиз уза ки, әйләнеп карарга да өлгереп булмый, сагыш-моңнарына салып, бәхет-мәхәббәтләрендә яндырып, кадерле бер мизгел генә булып уза да китә. Тормыш мәшәкатьләре артыннан куып, маңгайларга сырлар төшкәнне дә, чәчкә көмеш бәс кунганны да сизми каласың.

Гомер көзенә акыллы кеше тәҗрибә, хәтер-хатирәләр бе­лән шыплап тутырылган сандык белән килеп керә. Зур юбилеен билгеләп үтәргә җыенган Гакыйль абый Әхмәтҗанов та, шушы серле сандыкны ачып, хатирәләрен безнең белән бүлешергә булды.

- Мин 1952 елда Шенталы районының Татар Әбдекие авы­лында гаиләдә икенче бала булып туганмын. Олы абыем На­ил абзый (олы туганны бездә шулай атыйлар) һәм сеңелебез Гакыйлә белән без өчәү үстек. Сугыш тәмамланганга 7 ел гына үткән булса да, ба­лачагым кыенлыкта үтте, дип зарлана алмыйм. Моның өчен әтием Исмәгыйль һәм әнием Мөгаззәмәгә рәхмәтлемен. Алар үзләре дә бик тырыш ке­шеләр иде, безне дә кеч­ке­нәдән тырыш, эш сөючән, ке­шелекле, гадел, эчкерсез бу­лырга өйрәтеп үстерделәр, дөрес тәрбия бирделәр. 

Әнием тумышы белән Чел­но-Вершины районы, Хөсәен авы­лыннан. Андагы халык күп­ләп суган үстереп-сатып көн күрә иде. Кияүгә чыккач, әни Әбдекидә дә суган үстерә баш­лаган. Шулай итеп, үземне хә­терли башлаганнан алып, 17 яшемә кадәр без өчәү 15 су­тый бакчага чәчелгән суганны җәй буе карап үстерә идек. Ав­густта, уку елы башланыр ал­дыннан, суганны җыеп Рай­потребсоюзга, я булмаса башка урынга илтеп тапшыра идек тә әйбәт кенә акча ала идек. Ул вакытта кол­хозда эшләгән өчен акча бирмиләр иде бит, ә суган “бизнесы” безгә бик зур этәргеч булды. Әни белән әти тырышып эшләгәнебез өчен безгә авылда беренчеләрдән булып ве­ло­сипед алып бирделәр. Әй, ул күрше малайларының кы­зык­ка­нын күрсәгез иде! Ба­ры­сы­ның да велосипедта йөреп карыйсы килә, кайсы төртеп барып бул­са да әйләнеп килә иде. Кызык та, кызганыч та. Ләкин бу тормыш мәктәбе булган икән.

Әни үзе дә бик уңган, тырыш, үткен кеше иде, мәрхүмә. Гаилә тормышы дилбегәсе дә аның кулында иде. Үзе безнең авыл кешесе булмаса да, күршеләр, туганнар белән бик тату яшәде. Ул бик гадел булса да, кирәк вакытта кырыслык та куллана белде.

Без башта алтау: әти, әни, без өчәү һәм әтинең әнисе Бәдәр әби — бәләкәй генә йортта яшәдек. Абзый белән әби­нең сандыгына яшереп куй­ган җимешләрен урлап аша­ганнарым бүгенгедәй исемдә. Бигрәк тәмле булып тоелганнар инде. Нишлисең бит, малай-шалайларга хас шуклык безне генә урап узмаган инде. Яңа өй салып, башын ябып бетергәч, мин бура эчендә шактый гына җыелган йомычкалардан учак якканмын. Әле ярый күр­ше­ләр күреп алып, әти-әни­гә әйткәннәр, зур бәла-каза чык­маган, сүндереп өл­гер­гән­нәр. Учак ягуымны ачык хә­тер­ләмим, чөнки миңа булса 4 — 5 яшьләр чамасы булгандыр, ә менә әнинең кычыткан белән арт сабагымны укытканы бик нык истә калган. Искә алганда, хәзер дә шул урын әрнеп куя сыман, — дип елмая Гакыйль ага.

Балачакта малайлар, го­мумән, шук була. Нинди генә шуклык эшләсәк тә, зыян кылсак та, уйнасак та, су коенсак та, күршем Хәлил Бикташев белән бергә идек. Без аның белән сигезенче сыйныфка кадәр бергә укыдык.

Мәктәп елларын искә ал­ганда, 1959 елда беренче тапкыр мәктәпкә барган кө­нем искә төшә… Ул вакытта портфель дигән нәрсә юк иде бездә. Әни бөтен китап-дәфтәрләремне яулыкка тө­енләде дә, мин мәктәпкә кит­тем. Дәресләр тәмамланып, өй­гә кайтып барганда, төенем чи­шелеп китмәсенме! Бөтен уку әсбапларым юлда таралып ята, җыеп алып бәйләп кенә булмый бит яулыкка. Аптырадым, ча­расызлыктан елап та алдым… Әйе, хәзер искә алуы кызык, ә ул чакта кәефем бөтенләй тө­шеп кайтып кергән идем.

Мәктәп еллары белән бәй­ле тагын бер хатирәне ис­кә алмыйча булдыра ал­мыйм. Өченче сыйныфта укы­ганда без­не пионерга ка­бул ит­те­ләр. 19 май көнне, тан­та­налы линейкага җыеп, пио­нер­во­жа­тый апа безнең му­ен­на­рыбызга кып-кызыл ефәк гал­стуклар бәйләп чыкты. Әй ул минем шатланганны белсәгез! Шундый куанычымны, һич ки­чектермичә, әниемә дә сөй­ли­сем килде. Озын тәнәфес җи­тү белән өйгә йөгердем. Кайтып кергәндә битем дә галстук кебек кызыл булгандыр. 20 минут эчендә 1 километр араны ике тапкыр узып, икенче дәрес башланганчы мәктәпкә килеп өлгердем бит, әй!

Алтмышынчы елларда бө­тен ашарга пешерү мич ти­рәсендә иде бит. Көн саен мич ягыла, чуенда төшке аш пешә, ипи салына, тавыкларга вак бәрәңге пешерәләр. Әни бик тәмле өчпочмаклар пешерә иде. Мичтән чыгу белән ул аларны, суынмасыннар дип, сөлгегә урый да, мәктәпкә алып килеп, безне ашатып китә иде. Үзебез никтер оялабыз, үзебез пешә-пешә ашыйбыз. Хәлил дустым да безнең белән ашый. Менә шулай кадерләп, тәмле ашатып, мәхәббәткә күмеп үстерде безне әниебез. Әти күпчелек утын әзерләү, печән чабу, мал-туар карау, көтү  белән мәшгуль булганлыктан, без­нең белән вакытын аз узды­ра иде. Мал-туар күпләп асрадык, ә көтүне чиратлап көтә идек. Җәенә өч тапкыр туры килә иде көтәргә. Чират җиткәч, без өчәү — әти, мин, абзый чыгабыз. Балачакта иртән сәгать дүрттә торуы бик авыр иде. Төшке аш вакытында сыерларны су буена алып төшәбез, ан­да алар 3 — 4 сәгать күшәп яталар. Менә шул вакытта әти безне дә йоклата иде. Эх, шул йокының тәмлелеге! Яшь кияү йокысыннан да татлырактыр, мөгаен.

Авылдагы сигезьеллык мәк­­тәпне тәмамлагач, Га­кыйль Шен­талы район үзә­ген­дә фа­­тирда торып урта мәк­тәп­не тәмамлый. Ә кайбер сый­ныф­ташлары, шул исәптән Хә­лил дусты да, укуларын Кләүле районының Карасу авылы мәк­тәбендә дәвам итәләр.

- Хәзерге вакытта сый­ныф­ташларымның яртысыннан ар­тыгы мәңгелеккә күчтеләр инде. Мин аларның барысын да бик сагынам, юксынам. Исәннәре белән элемтәдә булырга, ара­лашырга тырышам, — дип авыр сулап куйды Гакыйль абый.

- Гакыйль ага, мәктәпне тә­мамлагач, кая укыдыгыз? Нинди һөнәр сайладыгыз?

- Лаеклы ялга чыгар ал­дыннан әти берникадәр вакыт урманчы булып эшләгән иде. Шул вакытта мин киләчәгемне ур­ман хуҗалыгы белән бәйләр­гә карар кылдым. Мәктәпне тә­мамлаганнан соң, Йошкар-Ола институтына укырга кердем. Анда хәрби кафедра юк иде, шуңа күрә югары белем алып чыккач, бер ел армия саф­ларында хезмәт итәргә туры килде. Куйбышевка кайткач, Пригородное урманчылыгына эшкә кердем. Анда миңа лес­хоз директоры Владимир Ми­хайлович Бубнов, баш урманчы Василий Михайлович Шаров, Геннадий Иванович Колонов, Виктор Иванович Губанов кебек ярдәмчел, мәрхәмәтле кешеләр белән эшләп, кыйммәтле тор­мыш тәҗрибәсе тупларга на­сыйп булды. Алар башлаган эшне җиренә җиткереп баш­карырга, соңга калмаска, тө­гәл булырга өйрәттеләр. Мин аларга бик рәхмәтлемен. 

Анда 9 ел эшләгәннән соң мине Куйбышев Башкарма ко­митетының яшел төзелеш ида­рәсенә баш инженер итеп куй­дылар. 5 ел дәвамында 600дән артык кеше белән идарә итәргә туры килде. Туксанынчы ел­ларда үземә шәхси оешма ачтым. Берникадәр вакыт эш­ләгәннән соң, танышым Ни­колай Владимирович Ко­лес­ников мине “Самарское на­родное движение” дип атал­ган оешмага сайлаулар оеш­тыру белән шөгыльләнергә ча­кыр­ды. Шулай, 1996 — 1997 ел­ларда Георгий Лиманскийны шәһәр башлыгы итеп сайлауда катнаштым. Сабантуй, Нәү­рүз кебек татар халык бәй­рәмнәрендә аны халык бе­лән татарча исәнләшергә, тәб­рик­ләргә өйрәттем. Татарлар белән очрашканда, аның өчен бу бер-ике җөмлә бик отышлы иде. Татарча сүзләрне әйткәч, ул миңа күз кысып куя иде.

Сайлаулар уңышлы тәмам­ланганнан соң, мин 9 ел буе Красноглинский районында ха­кимият башлыгының беренче урынбасары булып эшләдем. Аннан соң Пенза өлкәсенең Колышлей районында хакимият башлыгы булып тордым. Бу эш урыны минем күңелемә бик хуш килде. Ә лаеклы ялга мин, Самара өлкәсенең Урман хуҗалыгы министрлыгында эш­ләп, дәүләт хезмәте буенча ста­жым тулып чыктым. 

- Тормыш барышында сез­нең өчен үрнәк булган, сез ох­шарга тырышкан кешеләр күп булдымы?

- Мин һәрвакытта да үзем аралашкан кешеләрнең яхшы сыйфатларына игътибар итә идем һәм үземдә дә тәрбияләр­гә тырышам. Әти-әниемнән дә күп яхшы сыйфатларны ала алганмын, дип уйлыйм. Без­нең әти бик гади кеше иде. Ул сугыш ветераны, ике тапкыр пленнан качкан. Әмма ул турыда сөй­ләргә яратмый иде. Бик йом­шак күңелле, юмарт кеше бул­ганлыктан, безне беркемнән дә рәнҗеттермәде, үзе дә бер­кайчан да кыерсытмады. Мин институтта укыганда, әни 30 сум акча салырга җыенса, әти арттырып сала иде. Әти­емнең бу сыйфатларын үзем­дә дә күрәм. Ә тырышлык, тәвәккәллек, аралашучанлык, ярдәмчеллек — әнидән. Берәр туганыма, күршемә яисә бер дә таныш булмаган кешегә ярдәм итә алсам, чын ләззәт алам. Олы яшькә җиткәч, бу аеруча нечкә сизелә икән.

- Гакыйль абый, әйдәгез, та­гын яшьлеккә кайтып килик әле. Тормыш иптәшегез, ба­лаларыгыз, оныкларыгыз ту­рында да сөйләшеп алыйк.

- Мин бик яраткан башкорт халык җырында менә шундый сүзләр бар:

Агыйделдән китеп барам,
Яшьлектән үтеп барам.
Әкрен генә яшьлегемнең
Йомгагын сүтеп барам…

Шулай миңа да өйләнергә вакыт җитте. 1977 елның 15 июлендә Гөлсирә белән миңа никах укыдылар. Гөлсирә — минем авылдашым, укытучылар кызы. Өйләнешкәнче ике ел очраштык дисәм дә була. Чөнки бер ел мин армиядә хезмәт иттем – ул көтте, бер ел ул Казанда медицина иститутының соңгы курсында укыды — мин көттем. Гөлсирә диплом алуга, әниләрне кыз сорарга җибәр­дем, ә үзебез Куйбышевта ЗАГСка гариза биреп йөрибез. Әтинең ике олы абыйсы да, әти үзе дә икенче никах белән яшәгәнгә, Гөлсирәне миңа би­рергәме-юкмы дип, әниләре икеләнеп торалар икән. Габ­дел­ислам бабабыз бик төпле кеше иде. “Исмәгыйль абзый, Мөгаззәмә астай, сезнең улыгыз безнең кызга өйләнергә тели, ә безнең кыз сезнең малайга кияүгә чыгарга тели икән, каршы килеп булмас инде”, — дип, ризалатты. Ул вакытта миңа — 25, Гөлсирәгә — 23 яшь иде, җәйнең иң матур чагында гөрләтеп туй уздырдык. Куй­бышевта язылыштык та, 3 машинага утырып, туй күл­мәк­ләре киеп, кунаклар белән авылга кайтып төштек. Мондый туй авылда беренче тапкыр булды. Без кайтып туктауга, күр­ше Габделәхәт абый Бик­ташев, киленнең җеннәрен куар өчен, көпшәле мылтыктан атып җибәрде.

Аллага шөкер, быел аң­лашып, хөрмәт итешеп яшә­ве­безгә 45 ел тула. Ике алтын баганабыз бар — ике малай үстердек. Алар татар кызларына өйләнеп, үз гаиләләре белән яшиләр. Дүрт оныгыбыз — Алия, Шамил, Диләрә, Дания үсеп киләләр. Мин аларны яраткан кебек башка бабайлар бармы икән бу дөньяда?

Үзләре дә, җан кисәкләрем, “бабай-бабай” дип өзелеп то­ралар. Аларны итә­гемә утыр­тып назлау, әки­ятләр сөйләү — бик зур бәхет икән. Кода-кодагыйларыбыз бе­лән дә бик тату яшибез. Ба­лалар һәр ял көнендә ки­леп, әниләре пе­шергән тәм-том­нар­ны ашап, мунча кереп ял итеп китәләр. Берәр эш эшлисе бул­са, бер­гәләп эшләп тә ала­быз. Ул­ларыбыз кул астына керә баш­лагач, гел минем янда бу­лырга тырыштылар. Шәһәрдә яшәсәләр дә, тормышта кирәк эшләрне күреп, өйрәнеп үс­теләр. Балачактан машина, тех­ника яраттылар. 

Үзебезнең аерым фатир булгач, әти белән әнине үзебез­гә алып килдек. 33 ел бер гаилә булып, бер-беребезне хөрмәт итеп яшәдек. Гөлсирә эшкә чыккач, балаларны әни карады. Ул аларны башта балалар бакчасына, аннары мәктәпкә йөртте, дөрес тәрбия бирде, татар телен өйрәтте. Балалар бакчасына барганда, малайлар бер сүз дә русча белмиләр иде. Бер-ике атнадан гына русча сөйләшә башладылар. 

Төрле чаклар булгандыр, әмма Гөлсирәм белән әни бер­кайчан да миңа бел­герт­мә­де­ләр. Мине һәрвакыт елмаеп каршы ала иделәр. Ул минем туганнарым белән дә тату яши. Сабырлыгы өчен Гөлсирәгә бик зур рәхмәт. Әти белән әни дә аңа бик рәхмәтле булып, бә­хиллекләрен биреп киттеләр. Хәзер без алар рухына са­дакалар биреп, Коръән мәҗ­лесләре уздырабыз. Гомумән, тормыш иптәшем бик уңган минем. Хәзерге вакытта да, нәрсә пешерим, нәрсә ашый­сың килә, дип, мин теләгән ри­зыкларны пешерергә тырыша.

- Тормыш иптәшегез бик сабыр дисез, ә сез кызу кан­лымы? Ачуланышкан ва­кыт­ларда кем беренче сүз куша?

- Бик кызучан да, сабыр да, дип әйтә алмыйм. Күпчелек татар ир-атлары кебек инде, — дип елмая Гакыйль ага. -  Дилбегә, дирижер таякчыгы минем кулда инде. Шулай бу­лырга тиеш тә. Гаиләне кирәк-ярак белән тәэмин итү — минем вазифа. Исәнлек кенә булсын, эш эшләү шатлык кына бит ул.

Ә бераз ачуланышсак, 50/50, кайчан ничек туры килә. Ал­лаһы Тәгалә: “Кем, үзе хаклы булып та, беренче гафу үтенсә, шундыйларны үземә якын итәр­мен”, — дигән. Менә шуңа ом­тылырга кирәк. 

- Гакыйль абый, сез дин юлына күптән бастыгызмы?

- Әти — 75 яшендә, әни 87дә бакыйлыкка күчтеләр. Әти озак авырмады, яман шештән үлеп китте. Газиз әнием үзен белгәннән бирле ел саен ураза тоткан, 5 вакыт намазны калдырмыйча укып барган. 2013 елда әни мәңгелеккә күчкәч, намаз укылмагач, өйдә ямь дә, нур да калмады кебек. Шул елда мин беренче тапкыр ай буе ураза тоттым, мәчеткә тәравих намазына йөрдем, намаз укырга өйрәндем. 2014 елда Аллаһы Тәгалә ярдәме белән хаҗ кылып кайттым. Менә шуннан бирле диндә.

Ел саен гает намазларына улларым белән мәчеткә бер­гә барабыз. Намаздан соң, Мех­завод бистәсендәге зи­ратка барып, әнинең каберенә зиярәт кылабыз. Пандемия баш­лан­ганчыга кадәр һәр атна саен җомга намазына мәчеткә йөри идем. Хәзер намазларны өйдә укыйбыз. Аллаһы Тәгалә разый кылсын. Ике ел Самараның Җәмигъ мәчете каршында эш­ләп килүче мәдрәсәдә гый­лем алдым. Гөлсирә Рәбига абыстайда укыды. Аллаһыга шө­кер, икебез дә Коръәнне гарәп телендә укыйбыз. Ике ай ярымнан изге Рамазан ае башлана. Аллаһы Тәгалә яр­дәме белән уразаларыбызны дөрес итеп тотарга насыйп булсын һәрбарчабызга да.

- Оныкларыгызны татар халкының гореф-гадәтләре, йо­лалары, ислам дине белән та­ныштырасызмы? Туган тел­не өйрәтәсезме?

- Иң олы оныгыбыз Алиягә — 16, Шамилгә — 8, Диләрәгә — 5, Даниягә — 2 яшь. Балаңның баласы балдан татлы, диләр. Үзем бабай булгач, бу сүзләр­нең дөреслегенә инандым. Оныкларымны балаларымнан да ныграк яратам. Алия белән Шамил, безгә телефоннан шал­тыратып, көн саен диярлек хәл­ләребезне сорашып то­ралар. Әбиләре пешергән мил­ли ризыкларны — өчпочмак, вак бәлеш, пәрәмәчләрне бик яратып ашыйлар. Берәр мәҗ­лес уздырсак, алар иң бе­ренче булып киләләр. Шул рәвешле алар табын әзерләргә, гадәтләрне, йолаларны күреп, өйрәнеп үсәләр. Шамил улым безгә килеп керү белән башына түбәтәен киеп куя.

Ә менә туган телгә килгәндә, кызганычка, бик үк уңышлы түгел. Мин үзем татар телен бик яхшы беләм. Хәтта, 2015 елда “ТНВ-планета” каналында чыгып килүче “Переведи” тап­шыруында да катнашып, Әл­мәттән килгән чын Татарстан та­тарын да җиңеп кайттым. Анда бүләк иткән «Татар те­ле — күңелем теле» дигән уку-укыту китабын бик кадерләп саклыйм. Өйдә татарча сөйләшергә ты­рышабыз. Ләкин мохит дигән нәрсә балаларга бик нык тәэсир итә, аяк чала. Бүгенге көндә авылларда да шундый күренеш күзәтелә. Шәһәр балалары кайталар да, авыл балалары алар белән ватып-җимереп рус­ча сөйләшергә тырышалар. Го­мумән, бу бик җитди мәсьәлә. Шәһәребездә мәрхүм Илгиз абый Колючев, Шамил абый Баһаутдинов, Идеал абый Га­ләветдинов, Фәхретдин Ка­ню­каев, Минәхмәт Хәлиуллов, Рифкать Хуҗин, Радик Газизов, Җәмил абый Вәлиуллин, Әнвәр Горланов, Ильяс Шәкүров, Мид­хәт Әминов, Эльмира Шә­вәлиева, Разия апа Әюпова, Талип хәзрәт Яруллин, Иршат хәзрәт Сафин, Усман Илингин, Искәндәр Әхмәтов, Хәбил Бикташев кебек татар теле өчен ихластан янып яшәгән милләттәшләребез күбрәк бул­са, телне саклап булыр, дип ышанам.

- Сез бәхетлеме? 

- Һәр көнне дөньяда 166 мең кеше үлә. Иртән исән-сау күземне ачуга Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтемне әйтәм. Якыннарың, туганнарың арасында чир-сырхаулы кеше юк икән — бу да бәхет. Бүгенге көндә, Аллаһыга шөкер, биргәнеңә мең шөкер, дип, риза, канәгать булып яшим. Тормыш иптәшем, ба­ла­ларым, киленнәрем, онык­ларым, туганнарым сау-сә­ла­мәт, торыр урыныбыз, эш урын­нарыбыз бар, укырга те­ләү­челәргә уку мөмкинлеге бар, әлхәмдүлилләһ!  

Туфан Миңнуллин: “Дөньяда иң начар, иң әшәке, иң пычрак әйбер — акча”, — дигән. Ләкин ансыз яшәп булмый. Гөлсирә дә, мин дә бик әйбәт пенсия ала­быз, көнкүреш алып барырга җитә, әлхәмдүлилләһ! 

Менә шулай. Яшьлек, ур­та яшь йомгакларын сүтеп бе­тереп, картлык йомгагын сү­тәргә тотындым. Үткән гомергә әйләнеп караганда, бәхет мине уратып үтмәде, дип әйтә алам, үземне бәхетле кеше, дип саныйм.

Һәрбарчагызга да Алла­һы­ның рәхмәте, бәрәкәте, җәннә­те насыйп булса иде.

Әңгәмәдәш - Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек». 

 

Просмотров: 1079

Комментирование запрещено