Алия истәлеге итеп кабул итегез

Алия 2Бу дөньяга беребез дә мәңгелеккә килмәгән. Әмма якын­нарыбызны, дус-кол­ле­га­ларыбызны югалту ачысы кү­ңелләрдә мәңге төзәлмәс­лек, һәрвакыт үзен сиздереп тору­чы яра калдыра икән. Аеруча, безнең Алиябез кебек яшь, нечкә күңелле, ачык йөзле, талантлы, тормыш сөючән дусларыбызны югалтуы бик авыр. 11 февральдә “Бер­дәмлек” газетасының талантлы һәм перспективалы хәбәрчесе, бүлек мөдире булып эшләгән Алия Арсланованың ара­быздан мәңгелек йортка кү­чүенә бер ел тулды…

Алия авырып киткәндә, “Бер­дәмлек” редакциясе хез­мәткәрләре читтән торып эш­ләү режимына күчкән иде инде. Ул вакытта әле ковидтан саклану чаралары, аны дә­валау ысуллары эшләнеп бет­мәгән, ә вакциналар әле га­мәлгә кермәгән иде. Шуңа күрә ул хастаханәдә дә эш­лидер, менә-менә телефон аша берәр хәбәр җибәрер дә: “Кызлар! Мин терелдем, иртәгә — берсекөнгә шундый-шундый материалларымны җи­бәрермен”, — дип көткән идек. Әмма… Юк, күңел күпме генә ышанмаска тырышса да, чын­барлыкны үзгәртеп бул­ма­ды. Алиянең вакытсыз китүе ре­дакция хезмәткәрләре, газета укучылары, татар җәмә­гать­челеге өчен дә бик зур югалту булды.

Әйдәп баручы журналистны югалту редакция эшчәнлегенә нык тәэсир итте. Безнең башлар чуалган иде. Аларны тәртипкә китереп, берни дә булмагандай, дөнья мәшәкатьләрен, җәм­гыять тормышын чагылдыра башлау бик кыен булды. Шулай да алга таба яшәргә, Алиянең истәлеген саклап, газетабызны бастыруны дәвам итәргә тиеш идек. Көн артыннан көннәр уза торды. Алиябез белән шәхси таныш булган яисә мәкаләләре аша белгән милләттәшләребез, “Бердәмлек”тә, татар сайт­ла­рында матур язмалар басты­рып, аны искә алып тордылар. Ал­лаһының олы рәхмәтләре яу­сын барыгызга да. 

Аның эш урыны әлегә кадәр буш. Ләкин, ул безнең йөрәктә. Яраткан хезмәттәшебезне искә алмыйча бер генә эш көнебез дә үтми. “Алия менә шулай әйтә иде, Алия болайрак эшләгән булыр иде”

Алия “Самар татарлары” журналы һәм сайты белән дә хезмәттәшлек итте, “Туган тел” татар җәмгыяте шура әгъзасы да булып торды, үз көче бе­лән татар балалары өчен “Шатлык” клубын оештырып, нәни милләттәшләребезне ту­ган телебезгә якынайту, го­реф-гадәтләребез белән та­ныштыру өчен күп көч куйган җәмәгать эшлеклесе дә, ре­дакциянең җылы күңеле дә иде ул. Алиянең язмаларын укып барган милләттәшләребез аның искиткеч хикәяләрен дә хәтерлиләрдер әле. Алар Әминә Шиһапова псевдонимы астында бастырыла иде. Ул аларны әле редакциягә эшкә килгәнче үз яза башлаган. Кайчакта, газетадагы “Балалар почмагы”на, яисә Яңа ел номерына кызык-мәзәк мәкалә кирәк булса, ул, оялып кына, өстәл тартмасына күптән инде язып тыккан, әмма беркайда да бастырылмаган хикәясен чыгарып бирә иде. Хәзерге баш мөхәрриребез бу хикәяләрне укыган саен: “Алия, син аларны җыеп бар. Берәр кайчан, олы­гайгач, җыентык итеп бас­тырып чыгарырсың”, — дип әй­теп килә иде. Ләкин Алиягә мәңге яшь булып калырга, ә бу хыялына озак көттермичә генә тормышка ашарга насыйп булган икән. Тик аңардан башка гына.

Тынгы белмәс Алиябезнең милләт үсешенә керткән өле­шен, тырышлыгын искә алып, Самара өлкә “Туган тел” та­тар җәмгыяте президенты, өлкә “Татар эшкуарларына яр­­дәм итү ассоциациясе” рәи­се Ильяс Гомәр улы Шәкү­ровның матди ярдәме белән каләмдәшебезнең “Әмин ма­җаралары һәм башкалар” дип аталган хикәяләре һәм әки­ятләре җыентыгы басылып чыкты. Хикәяләрне “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре һәм гаиләсе җыеп туплады, ә ил­люстрацияләрне Алиянең иге­зәк сеңелесе Лилиянең кы­зы Азалия Шәрәфетдинова яса­ды. Ул Казанның мә­дә­ният инс­титутында укый. Ә авыл­дашы, “Самар татар­лары” сайты мө­хәррире Рим­ма Нуретдинова, аларны бит­ләргә салып, ти­пографиягә тап­шырды.

“Әмин маҗаралары һәм башкалар” — Самара өлкәсендә балалар өчен татар телендә басылып чыккан беренче ки­тап. “Аллаһы Тәгалә ка­ләм­дәшебездән – татар мил­лә­тенә зур хезмәт күрсәткән шәхестән разый булсын иде”, — диелгән китапның кереш өле­шендә. Амин! Татар мил­ләте өчен үзен аямыйча хез­мәт иткән олы йөрәкле хез­мәттәшебезнең җыентыгы бар­лык татар кешеләренең кү­ңелендә Алиябезнең якты ис­тәлеге булып сакланыр, дип ышанабыз.

Китапны укучыларга тәкъ­дим итү кичәсен Алиянең бакыйлык­ка күчүенә бер ел тулган көнне Самараның Ха­лыклар Дуслыгы йортында, туганнарын, якын дусларын, ка­ләмдәшләрен җы­еп уз­ды­рырга теләгән идек. Әм­ма Алиябезне алып кит­кән ко­ронавирус зәх­мәте план­на­рыбызга тагын чик куй­ды. Дөнья хәлләре ях­шы­рып киткәч, Алияне ис­кә алу кичәсе оештырып, ки­тап презентациясен Сама­ра­да да, зур татар авыл­ла­рында да уздырырбыз, өлкә китап­ха­нә­­ләренә тапшы­рыр­быз, дип өмет­ләнәбез.

АлияАлия 2 книга Алии

 “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре.

Просмотров: 1206

2 комментариев

  1. Урыны ожмахта булсын.

  2. Бик җәл,балакайны ,урыны оҗмахта булсын .