Мин сине беркемгә дә алыштырмам (Булган хәл)

параМәхәббәтне урлап бәхет табып булмаган кебек, аны йозакка да бикләп булмый икән. Шәфигулла — авылның иң чибәр һәм акыллы, уңган һәм булган егете. Тракторчы булып эшли, гел алдынгылар рәтендә. Тик сүзгә оста түгел, кыюлыгы юк. Мөхлисә исемле чибәркәйгә күз атып йөри үзе, ләкин сүз катырга ояла. Әллә билгеле бер вакытны көтә, очрашуга җай тапмый. Мөхлисә дә аны хыялында ярата, тик бел­гертми. Менә Шәфигуллага сол­дат хезмәтенә чакыру кәга­зе килеп төшә. Нишләргә? Кызга хисләрне ничек аңлатырга? Бөтен кыюлыгын җыеп, туп-туры Мөхлисәләрнең өйләренә килә. Кыз куркып кала.

- Сәлихәттәй, Мөхлисә­не үлеп яратам. Мин 3 ел хезмәт итеп кайтканчы, зинһар, баш­кага бирә күрмәгез, мине көт­сен! Мин аны бәхетле итәрмен, сүз бирәм! - дип, ризалыгын со­рый.

Мөхлисә, шуны гына көт­кәндәй: “Мин риза, Шәфигулла! Күпме кирәк, шулкадәр кө­тәр­мен”, - дип, озата чыга һәм аңа атап чиккән кулъяулыгын бирә.

Мөхлисә, хыялының чын­га ашуына сөенә-сөенә, кол­хоз­да­гы бөтен эшләргә дә йөри. Кыр эшләре, чәчүләр тәмам, авыл халкы Сабантуена әзерләнә. Шәфигулла да, бәлки ялга кай­тырмын, дип өметләндереп, хат яза. Тик… Кычкырып елап күрше хатыны керә. “Сугыш… Сугыш башланган, Сәлихәттәй, ир­ләрне алсалар, нишләрбез?” — дип такмаклап елый.

Авылдагы ир-атлар сугышка китеп бетә. Тормыш йөге ха­тын-кызлар, картлар һәм ба­ла­лар җилкәсенә өелеп кала. Мөхлисәнең сөйгәненнән хат килә. “Җаным, күрешү насыйп булмады — иртәгә сугышка керәбез. Сугыш уты миңа ка­гылмаса — хат көтегез, үлсәм — бәхил булыгыз”, диелгән була анда. Бу сөйгәненең соңгы хаты була…

Сугыш бетүгә 6 ел вакыт уза, кайтасылары кайтып беткән ин­де.

Ялгыз картаюдан куркып, Мөхлисә сугыштан яраланып кайткан, үзеннән күпкә олы булган Хәйдәр исемле иргә кияүгә чыга. Сәламәтлеге бул­маган ирен, булдыра алган кадәр, тәрбияли. Үләннәр җы­еп, саркып торган яраларын бәйли, бәлки, ярдәме тияр дип, кем нинди дару әйтә, шу­ны табарга тырыша. Колхоз эшен дә калдырырга ярамый, әлбәттә.

Бераздан уллары туа. Ләкин Хәйдәр араларында мәхәббәт булмаганны сизенә. “Ул бит ялгыз калмас өчен генә миңа кияүгә чыкты”, — дип уйлый. Шул ук вакытта үзен аякка бас­тырыр өчен чын күңелдән тырышканын да, бала булгач, яшәргә кирәк булуын да аңлый.

Беркөн Мөхлисә урам кое­сына суга чыга. Ни сәбәпледер кое сиртмәсе өзелгән, ә чиләге коега төшеп киткән икән. Хәй­дәрне чакырмыйча булмас, дип борылып кайтканда,  артыннан кемдер басып җитә һәм аңа исеме белән дип эндәшә. Бо­рылып караса, хәрби киемнән киенгән бер ир басып тора. Ул бөтенесен күреп торган икән. Чиләген тартып чыгарып сиртмәгә тага да, чиләкләргә су тутыра.

- Әллә танымадыңмы, шул кадәр үзгәргәнменмени? — ди солдат.

Бу күршедә генә яшәүче Әх­тәм булып чыга. Әти-әниләре вафат булса да, нигезләре сакланган. Ул үзенең башыннан үткәннәрне, туган йортын яңар­тырга җыенуы турында сөйләп бирә, Мөхлисәнең хәлләрен сораша. Ул бит Шәфигулла бе­лән бер көнне хезмәткә киткән булган икән.

- Әйдә, өйгә керик, ирем белән танышырсың, улымны күрерсең, чәй эчеп чыгарсың, - дип, Мөхлисә ике чиләген ала да өйгә таба юнәлә.

Капканы ачып керүе була, каршысына аксый-туксый ире килеп баса. Ул Мөхлисәнең сөйгәне исән-сау кайткан, дип уйлап, куркуыннан агарып китә. Аңлашкач, ирләр өйгә керәләр, күршеләр бит. Мөхлисә чәй табыны әзерли, барын сөй­лә­шеп утыралар. 

- Нигез бик тузган. Иншалла, беләктә көч барында, Аллаһы ярдәмен бирер, йортны өр-яңадан торгызырмын, — дип чыгып китә Әхтәм.

Табын артында Әхтәм, күзен дә алмыйча, Мөх­ли­сәгә карап утыра. Хәтта Хәй­дәр ни­дер си­зенә. Шу­шы көннән баш­лап, Әхтәм, юк йомышын бар итеп, еш кына кергәләп йөри-йөри, ныклап Мөхлисәгә гашыйк була. Ире, улы бар икәнне белә торып, хисләрен тыя алмый. Ә ире эчтән генә янса да, сиз­дерми, читтән генә күзәтеп йө­ри. Шулай бер көнне Хәйдәр, хатынын сынар өчен, хәйлә табып, базарга китеп бара. Ул китү белән, Әхтәм йомыш табып керә дә эч серләрен Мөхлисәгә чишә башлый:

- Мөхлисә, мин сине үлеп яратам, сине күрмичә бер сәгать тә тора алмам төсле. Ирең үзеңнән күпкә олы, авыру да җитмәсә, тормыш йөген күбрәк үзең тартасың. Мин сине бик жәллим. Әйдә, бергә булыйк. Аңа барысын да үзем аңлатырмын. Малаеңны да үзем­неке кебек яратырмын, тагын бала алып кайтырбыз, Аллаһы кушса, — дип әйтүе була, Мөхлисә кычкырып елап җибәрә:

- Син минем яраткан иремне, баламның атасын кимсетмә! Ул мине бик ярата, мин дә аңа ияләштем, яратам. Ул шундый эчкерсез, беркатлы. Безнең арага керә алмыйсың! Без аның белән бербөтен! Башкача мондый ният белән кереп йөрмә! Бар, чыгып кит! — дип ишеккә күрсәтә. Ә ишек артында ире тыңлап тора икән. Әхтәм чыгып киткәндә, ишек алдында аның белән бәрелешәләр. Оятыннан башын иеп, Әхтәм гафу үтенә.  Кич җиткәч, Мөхлисә Әхтәмнең ни өчен кергәнен Хәйдәргә сөй­ләп бирә.

- Җаным, мин барысын да тыңлап тордым, кичер мине. Аның күптән сиңа күз атып йөрүен сиздем мин. Минем исемгә әйтелгән сүзләрең чын булса — миңа шул җитә. Ул — яшь, чибәр, кулыннан бар эш килә. Әнә, тузган нигезен яңартып, яңа өй салып керде. Ә мин — көчсез, юкка чыккан бер адәм, - дип елап җибәрә. - Мөхлисә, чык син аңа кияүгә. Улыбызны гына миннән аерма, миңа кереп йөрсен, онытма­сын. Аның белән бәхетле яшәр­сең. Бәхиллегемне бирәм, - ди.

Ә Мөхлисә:

- Син мине яратмыйсың икән! Ә мин, тиле, сиңа ыша­нып, мәхәббәтебезне икегә бү­леп яшәдем. Сине — ба­лам­ның әтисен кемгәдер алыш­тырыйммы? Син шулай эшләр идеңме? Мин сиңа икенче мәхәббәт җимешебезне бү­ләк итәргә җыенып йөрим, ә син?! Мин сине беркемгә дә алыштырмыйм! Куасың икән — китәрмен. Балаларым хакына сыенырга урын табармын. Үзем сине уйлап яшәрмен, — дип елый-елый ирен кочаклый.

Ире телсез кала. Сүз әйтергә түгел, йөзенә карарга да курка. Кочаклашып, озак кына аерыла алмыйча утыралар алар. Шул вакытта, “Мин дә бар бит әле монда” дигәндәй, карындагы сабый тибеп куя.

Бераздан кызлары туа. Хәй­дәр, шушы зур мәхәббәт ха­кына, аягына баса. Чын бәхет менә нинди була икән дип, үрнәк пар булып гомер итәләр алар. Ә Әхтәм, өен сатып, хисләрен бикләп, авылдан чыгып китә.

Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда хатын-кыз мәхәббәте гомерлек булган сүз хак ул. Хәзерге яшьләргә үрнәк бу­лыр­лык.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы, Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1228

Комментирование запрещено