Гакыйль Сәгыйровны онытмыйбыз!

БезымянныйКаhарман якташыбыз — язучы, шагыйрь, рәссам Гакыйль Сәгыйровның бүген туган көне. Ул​ ​ 1938 елның​ ​ 16 февралендә​ ​ туа.

«Тормыш җиле», «Айбагарлар», «Кабатланмас моң», «Неповторимая мелодия», «Ике кояш», «Шатлыклы иртә», «Йөрәк сере» шигырьләр һәм рәсемнәр җыентыклары татар ​ дөньясында мирасыбызны баеткан кадерле китапларга әверелде.

2018 елда Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе һәм “Өмет” газетасы редакциясе тырышлыгы белән Гакыйль аганың «Шатланам мин жырлар булып калуыма» исемле​ ​ китабы дөнья курде. Анда шагыйрьнең әле моңа кадәр беркайда да басылмаган әсәрләре керде.​

Гакыйль Сәгыйров​ ​ — Шәйхи Маннур,​ ​ Сәхаб Урайский,​ ​ Гаяз Исхакый​ ​ исемендәге әдәби премияләр, рәсемнәре өчен халыкара «Филантроп» бүләге лауреаты.

Җырлар язам, хатлар язам, китап язам,

Ак кәгазьне сүзләр белән сырлап салам;

Күпме көрәш китә аның һәр юлына! -

Шатланам мин җырлар булып калуыма.

​ ​
               Әнкәйгә

Һәр кешенең җаны булган кебек,

Һәр кешенең була анасы.

Нинди генә тормыш кичермәсен,

Йөрәгендә — газиз баласы.

Әнкәй, әнкәй, синең күңел җылың

Дәва булды һәрбер зарыма.

Минем өчен күргән кайгыларың

Дәрьяларның сыймас ярына.

Бу йөзкәең күпме еллар буе

Шатлык нуры күрми интеккән,

Мин бәхетсез иттем, әнкәй, сине,

Кичерерсең микән, юк микән.

Мин үтенәм синнән — кичер мине,

Хыялыңа хыянәт итмәдем,

Канатларым көйде — үталмадым

Язмыш куйган утлы чикләрне.

Бик яшисем килә җаным-тәнем

Белән тоеп заман сулышын.

Әй, сокланыр идең очышыма,

Шатландырыр иде уңышым.

Ә мин ятам — яраланган бөркет,

Яшәвемнән хәтта оялам.

Була кайчак, яшен кебек ярсып

Атылырга уйлыйм кыядан.

​ ​

​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ***

… Кайсыгыз анда туйган яшәүдән?-

Тыгыз уйлардан, мәшәкатьләрдән,

Тынгысызлыктан, кыен эшләрдән

Һәм тирләп — пешеп, янып эшләүдән?

Кайсыгыз анда туйган сөюдән,

Башкалар өчен янып — көюдән,

Мәхәббәт хисен туң- кырау алган

Һәм йөрәкләре гел бушап калган?..

Кайсыгыз анда туйган барысыннан:

Кошлар җырыннан, чишмә тавышыннан,

​ ​ Якын дустыннан, елмаюлардан,

Җил — давыллардан, ерак юллардан?

Килегез әле минем яныма!

Килегез әле минем яныма,

Ятыгыз әле минем урыныма,

Бирегез миңа аяк-кул гына!

«Өмет» газетасының инстаграмдагы рәсми аккаунты.

Ульяновск өлкәсе.

Просмотров: 786

Комментирование запрещено