Авылыбызның тырыш халкы
Матур тормыш кичерә.
Якты сагышлы уйларым
Ерак елларга күчә.
Күренекле күп шәхесләр
Туган безнең авылда.
Халик Садри, Зыя Ярмәки
Илһам чыганагы алган монда.
Аларның гүзәл иҗатында -
Халкыбызның күргәне,
Гасырлардан-гасырларга
Күчәрлек тормыш яме.
«Ак каен» җыры гына да
Дөньяны бизәп яши.
Шул исемдәге ансамбль
Авылыбызда эшли.
Алар биегән «Ярмәк вагы»
Күпләрне таң калдыра.
Күп уңышка ирештеләр,
Алардан үрнәк алырга.
Атаклы гармун ясаучы -
Гәрәев Гали абый,
Аның ясаган гармуннарын
Бар дөнья халкы таный.
Авылыбызның йөзек кашы -
Шамкаев Рәшит абый.
Атказанган артист булды,
Аңа сокланмый булмый.
Авылның данлы кешеләрен
Санап та бетермәслек.
Авыл халкы — барысы да -
Яшиләр үкенмәслек.
Әле кайбер төбәкләрдә
Андый кешеләр сирәк.
Халкыбызның үткәнен
Мәңгеләштерү кирәк.
Менә шундый максат белән
Авылга музей кирәк.
Күптәнге якты хыяллар
Инде тормышка ашсын тизрәк.
Безнең өчен зур сөенеч -
Авыл музее булу.
Нинди олы бәхет бит -
Мәдәни учак туу.
Музейдагы әйберләрдә
Чагыла халкыбызның үткәне.
Авыр еллар хатирәсе булып
Безнең көнгә җиткәне.
Әби-бабайлар тормышыннан
Безгә үрнәк алырлык.
Аларның якты истәлеген
Мәңге саклап барырлык.
Музейны оештыручыларга
Олы рәхмәт, изге теләк.
Авыл халкын шатландырып,
Ясарсыз сез зур бүләк.
Киләчәктә зур уңышлар
Сезгә телисе килә.
Музейның чәчәк атканын
Шатланып күрәсе килә.
Гөлсем ХӨББӘТОВА.
Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 1241
Бик кирәк шул. Халикъ Садри, Зыя Ярмәки, Гали Гәрәев, Рәшит Шамкаев кебек атаклы шәхесләрне мәңгеләштерүнең тагын бер чарасы булыл иде ул.