Авылы, милләте өчен янып яши

Хайруллина18 февральдә — Транспорт полициясе, ә 11 мартта — Наркоконтроль көнен билгеләп үтәбез. Бу ике профессияне дә берләштерә алган шәхесләрнең берсе — Гөлшат Мидхәт кызы Хәйруллина.

Гөлшат Мидхәт кызы Свердловск өлкәсендә туган булса да, әтисе Мидхәт абый белән әнисе Флюра апа тумышлары буенча Гали авылы кешеләре. Алар яшьрәк чакларында Свердловск якларында яшәгәннәр. Мид­хәт абый хәрби коткару отрядында милиция участогы инспекторы булып хезмәт иткән, ә Флюра апа башта шахтерларны тукландыру буфетында, аннан соң тегүче булып эшләгән.  Гөл­шат җиденче сыйныфны тә­мам­лагач, Гали авылына кайтып, Хәлимулла бабасы һәм Фатыйма әбисендә яшәп, укуын дәвам итә. Ә әнисе белән әтисе бу вакытта хәрби чакыру буенча Магаданга китеп баралар.

Татар телендә сөйләшә белмәгән кыз балага мәктәптә укуы авыррак була. Шулай да сугыш юлларын үткән, русча бик яхшы белгән бабасы ярдәмен­дә бик тиз татарча сөйләшергә өйрәнә, билгеләре яхшырып китә. Бабай белән әби Коръән сүрәләре, хәдисләр укыйлар, Гөлшатка да өйрәтәләр. Шулай, дин, гореф-гадәтләр, ана теле кыз баланың күңеленә сеңә.

Куйбышев педагогия институтында укып диплом ал­гач, Самараның 139 санлы мәктәбендә, аннан Пох­вист­нево районы, Сосновка авылының тулы булмаган урта мәктәбендә эшләү еллары алдагы хезмәтенә юл ача. Ул, яңа туган кызы белән декрет ялында утырган арада, Самарадагы Восточный институтның юридик факультетын тәмамлый. Шуннан соң Гөлшат Мидхәт кызы җиде ел дәвамында Эчке эшләр министрлыгының тимер юл бү­легендә следователь вазифасында эшләде. Аерым мөһим эшләр буенча следователь булган Гөлшат Хәйруллина тәртип бозучы кешеләр белән эшләсә дә, кешелеклелек сыйфатларын югалтмады, игътибарлы, җаваплы хезмәткәр булып танылды. Тормыш тәҗрибәсе дә бай аның.

- Җинаять эшләрен тик­ше­рү елдан-ел катлаулана ба­ра. Тормыш бер урында гына тормый бит, яңа таләпләр куя. Замана тикшерүчеләрдән һәм сорау алучылардан даими әзерлек, катгыйлык таләп итә. Тулаем алганда, полиция хезмәткәрләренә бер адым алда бару гына җитми, алдан йөгерү кирәк, — дип уртаклаша профессия серләре белән әңгәмәдәшем.

Җаваплы хезмәттә зур тәҗ­рибә туплаган Гөлшат Мидхәт кызын Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтенә алалар. Тәлгать Әсхәт улы Хәбибуллин карамагында аеруча мөһим эш­ләр буенча өлкән следователь дәрәҗәсендә хезмәт иткән полиция подполковнигы Гөлшат Мидхәт кызы Хәйруллина мон­да да үзен эшлекле, төгәл хезмәткәр итеп күрсәтә һәм  күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнгән хөрмәтле хезмәткәр буларак лаеклы ялга чыга.

- Хезмәт иткән елларым авыр, җаваплы булса да, кү­ңелемдә якты эзләр калдырдылар, ышанычлы дус­ла­рым күбәйде. Ләкин хез­мәт­тәшләрем белән аралар өзелми, әле дә күрешеп торабыз. Аларның барысына да авыр эшләрендә уңышлар, рух ныклыгы, ышанычлы тыл юлдаш булсын иде, - дип тели ул һөнәри бәйрәм алдыннан.

Гөлшат ханым пенсиядә дә замана белән бергә атлый. Ул яшьтән үк тәвәккәл, тырыш, максатчан һәм белемле кеше булганлыктан, иҗтимагый оешмалар ниятләгән бөтен эшләр­дә дә актив катнашып, булышып, авылдашларының күңелендә иҗат чаткысы кабыза белә. Пох­вистнево районының Гали авылы халкының тормышы күркәм булсын, тирә-як авыллар арасыннан аерылып торсын, элек казанган данын югалтмасын иде, дип янып яшәүче кеше ул.

Гөлшат ханым һәр нәрсәдән хәбәрдар: уңай эшләргә сөенә, җитешсезлекләргә ихластан көе­нә. Туры сүзле, киләчәккә карап фикер йөртә белгән ке­ше авылдашлары белән дә ур­так тел таба. Нәтиҗәдә, хез­мәттәшләре генә түгел, авыл­дашлары, дуслары арасын­да да тирән ихтирам казана, һәр­вакытта да көченнән кил­гән­чә ярдәм итәргә тырыша, һәр эшкә авырсынмыйча алына.

Мәкаләмнең герое хатын-кыз, әни буларак та уңган-булган, аш-суга, кул эшләренә оста хуҗабикә. Өч оныгына — Сөләйманга, Сәлимгә һәм Аязга иң яраткан әбекәй дә ул. Әти-әнисе янында, авылда яшәгән Гөлшат, җәмгыять тормышында да актив катнаша. Мәсәлән, ул Гали авылының “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы әгъзасы. Авылның “Ак калфак” сайтын кем алып бара дисәгез — нәкъ менә Гөлшат ханым инде. Ул авылда үткән төрле чараларны, кичә-бәйрәмнәрне видеога төшереп, репортажлар биреп бара, авыл тарихында калсын дип тырыша.

Менә шулай авылы өчен янып яшәгән ханым, халык өчен гореф-гадәтләребезне, мил­ли йолаларыбызны, мәдә­ния­тебезне саклау, киләчәк буынга калдыру өчен үзенең зур өлешен кертә.

Фәния КӘРИМОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1186

Комментирование запрещено