Лидия Әхмәтованың «Джазлы Казан» исемле җырлар һәм романслар җыентыгы дөнья күрде

news_35976Иҗат эшчәнлегенә 30 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы филармония джаз оркестрының директоры, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, педагогика фәннәре кандидаты, профессор Лидия Әхмәтованың тәүге җырлар һәм романслар җыентыгы дөнья күрде.

Татарстанның танылган шагыйрьләре сүзләренә язылган җыентык композиторның кырык бер әсәрен үз эченә ала.

«Джазлы Казан» җыентыгы вокал башкару сәнгатен үстерү һәм аңа ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы музыка учреждениеләренә бүләк буларак тапшырылачак. 

matbugat.ru

Просмотров: 702

Комментирование запрещено