Рөстәм Миңнеханов Айдар Галимовның юбилеена зур бүләк ясаган

news_35974Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов 55 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Шул уңайдан Айдар Галимов Татарстан Республикасының мәдәни-рухи мирасын саклауга һәм баетуга зур өлеш керткәне өчен, Президент Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә, «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән бүләкләнде.

Дәүләт бүләген җырчыга Бөтендөнья татар конрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров тапшырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Фото: соцчелтәрләр 

matbugat.ru

Просмотров: 762

Комментирование запрещено