ГЭС та төзегән, урман да кискән

Минниса Сагировага1Самара өлкәсе, Елховка районының Алмалы авы­лында туып-үскән, хәзерге ва­кытта Самарада яшәүче Минниса Хисаметдин кызы Сәгыйровага 1 мартта 90 яшь тула.

Апабыз язның беренче аенда дөньяга килгәнгәдерме, кояш кебек ягымлы, игелекле, изге күңелле булып үсә. Ул кечкенәдән эш сөючән булган. «Безнең заман балаларына урамда уйнап йөрергә туры килмәде, хәлебездән килгән эшләрне кушалар иде, без дә карышмый идек», — дип сөйли апабыз.

«Әтигә бронь бирделәр, ул ЧТЗ тракторын йөртә иде. Әни дә, әти дә, җиң сызганып, көн-төн колхоз кырларында эшлә­де­ләр. Гаиләдә беренче бала булганга, бөтен йорт эшләрен миңа алып барырга туры килде.

Шулай вакыт уза торды, акрын гына миңа да мәк­тәпкә барыр вакыт җитте. Үзе­безнең авылда өч сыйныфны тәмамлагач, күрше Тупли мәктәбендә 4-7 сыйныфларны укыдым да колхозда эшли башладым. Мине тракторчы ярдәмчесе — плугарь итеп куйдылар. Искиткеч авыр эш иде. Әгәр сабанны гел чистартып бармасаң, ул тыгыла, җир тирән сөрелми, агроном шелтә белдерәчәк. Коеп яңгыр яуса да, тимер утыргычка утырып, зур тимер калак белән сабанны  чистарта идем. Язгы чәчүдән башлап, тәмам кыр эшләре беткәнчегә кадәр кырда идек без.

1950 елларда Куйбышев гидроузелы төзелә баш­лагач, безнең авылдан дүр­те­безне — Нотфулла абый Мөхетдиновны, Миннеруй Йо­­сы­пованы, Гөлсем апаны һәм мине шул төзелешкә җи­бәр­деләр. Без анда да бик ты­рышып эшләдек. Ул елларда техника юк диярлек, күбесенчә кул көче иде. Бөтен техника  — йөзләгән ат, лом, тачка һәм көрәк. Көрәкнең дә иң зурысы иде. Тачкага яисә носилкага бетон төяп куялар, ә без — япь-яшь кызлар, аны кирәкле урынга илтеп сала идек. Эш искиткеч авыр булды. Берничә ай эшләгәннән соң, авылга озатканда, безне мактап, тырышып эшләгән өчен бүләкләр, күлмәк тек­терергә материя  тапшырдылар. Без авылга кайткач, тирә-күршеләр җыелды, барысы да сораштыралар, без­нең уңышларга шатланалар.

Төзелештән кайтып аз гына авылда эшләдек тә безне, шул ук дүртебезне, урман кисәргә җибәрделәр.

Бүгенгесе көндә Аллаһыга шөкер итеп яшим. Авырлык­ларга бирешмәдек.

1953 елда Идәй авылы егете Гаязга тормышка чыктым. Без биш бала үстереп, аякка бас­тырдык. Кызганычка, тормыш иптәшем 26 ел элек ва­фат булды. Сугышта алган яралары аны гомер буе әрнетеп яшәделәр. Шул тимер кыйпылчыклары теге дөньяга вакытсыз озаттылар аны», — дип искә ала тормыш юлларын кадерле апабыз.

Хәзерге вакытта Минниса апабыз Самарада балалары карамагында яши. Исәнлеге әй­бәт, Аллаһыга шөкер. Күзләре күрә, аяклары йөри. Онык, онык­чыкларына оекбашлар бәйли, догалар укып, якыннарына теләк­ләр теләп яши. «Тормышымнан бик канәгатьмен, балаларыма Аллаһының рәхмәте яусын», - дип еш кабатлый апабыз.

Яраткан апабызны чын күңелдән олы юбилее белән котлыйбыз һәм иң изге теләк­ләребезне юллыйбыз. Кайгы-хәсрәт күрмичә, картаюны сиз­мичә, яшәү дәрте сүнмичә, шатлыкта яшәвеңне телибез.

Яшәү шатлыгы син безнең

                                         өчен,

Яхшылыгың белән үрнәк син.

Авыр чакта сиңа таянабыз,

Безнең өчен һәрчак кирәк

                                           син.

Сабырлык та, түземлек тә

                                     биргән,

Ахры, Ходай сиңа

                             тумыштан.

Шуңа күрә онытылмас

                                    җырдай

Яшисең тәм табып

                           тормыштан.

Иң изге теләкләр белән сеңелләрең Наҗия һәм Сария балалары белән.

«Бердәмлек».

 

 

Просмотров: 881

Комментирование запрещено