Иске Ярмәктә Мөхәммәтнур Шириязданов исемендә чаңгы ярышлары үтте

i (1)Иске Ярмәк авылында сугыш һәм хезмәт ветераны, физкультура укытучысы мәрхүм Мөхәммәтнур Шәһимәрдан улы Шириязданов исемендә чаңгы ярышлары үткәрелеп килә. Быел да, 5 мартта, Юкәле тау каршында - Сок елгасы буенда, Мөхәммәтнур абый балаларының матди ярдәме белән, спортив чара үтте.

Мәктәп укучылары, яшьләр һәм олылар  бер-бер артлы чаңгы трассасына ыргылдылар. Иң олы ярышчы Шаһиев Ришат булса, иң яше Хәмидуллин Радель иде. «Иң спортив гаилә»    номинациясендә җиңүчеләр - Әбдерәхимовлар.

Кышкы көн салкын булса да, спорчылардан, җанатарлардан бөркегән җылылык, дустанә мөнәсәбәт күңелләрне эретте. 

i (5)i (1) i (2) i (3) i (4)11 i (6) i (7)11 i (8) i (9) i

Иске Ярмәк авылы җирлеге.

Камышлы районы.

Просмотров: 745

Комментирование запрещено