Иске Ярмәктә 8 Мартка багышланган волейбол ярышлары үтте

Ctc3yFPNZ8U6 мартта Иске Ярмәк авылы спортзалында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган волейбол буенча ярышлар үткәрелде.

Барлыгы дүрт команда катнашты. Аларның составында дүртешәр ир-ат һәм икешәр хатын-кыз ярышты. 

Беренче урынны яшьләр — студентлар командасы яулады. Икенчене ветераннар командасы алды. Өченче урын — Иске Ярмәк урта белем бирү мәктәбенең укучыларыныкы.

Җиңүче һәм икенче, өченче урыннарны алучы командалар грамоталар һәм акчалата призлар белән бүләкләнделәр.

Ctc3yFPNZ8U

Иң яхшы һөҗүмче исеменә Шишкова Эльмира, иң яхшы саклаучы исеменә — Мәрданова Резедә. иң яхшы уенны оештыручы исеменә Әхмәдуллина Гөлнара лаек булдылар. Калган кызларыбызга (Шәрәфетдинова Диана, Нуриева Алина, Яруллина Ляйсән һәм Шәрәфетдинова Софья) иң өметле уенчы исемнәре бирелде. Барысына да аерым призлар тапшырылды.

Ярышны оештыруда катнашкан судьяларга рәхмәтләребезне белдерәбез.

Иске Ярмәк авылы җирлеге.

Камышлы районы.

Просмотров: 1360

Комментирование запрещено