Җирнең гүзәллеге — хатын-кызларда

IMG_20220307_164524Көннең яктылыгы — кояшта,
Күкнең матурлыгы — йолдызларда,
Җирнең гүзәллеге — хатын-кызларда.

Менә тагын барыбыз да түземсезлек белән көткән 8 Март — чәчәкле яз бәйрәме җитте. Шушы уңайдан Яңа Ярмәк авылы клубында китапханә белән берлектә «Язлар матур хатын-кызлар белән!» исемле бәйрәм кичәсе узды. Кичә җыр-биюләр, төрле татар халык уеннары, табышмаклар, кызыклы сораулар белән үрелеп барды.

Борынгыдан килгән йолалар һәрвакыт төрле ырымнар, серле тылсымлы такмаклар яки җырлар белән үрелеп бара һәм алар шул йолаларның аерылмас бер өлеше, аның бер бизәге булып та торалар. Аларда халыкның борынгыдан килгән ышанулары һәм күзаллавы чагыла. Ел фасылларына караган, кеше гомеренә, көн-күрешенә, балалар дөньясына багышланган бик күп йолалар гореф-гадәтләр саклый халкыбыз.  Без дә кичә барышында борынгы йолаларны искә төшереп үттек: татар халкының милли ашларын, мәкаль-әйтемнәрен, кичке уеннарын. Гафурова Гөлсинур апай йон эрләү буенча, Хәмәдиева Тамара апай чигү буенча мастер-класс үткәрделәр.

????? ????? ????? IMG_20220307_164524

Хөрмәтле гүзәл затлар! Сезне бөтен җир йөзен бизәгән язның беренче бәйрәме — 8 Март белән тәбрик итәбез! Табигатнең суыктан җылылык чорына омтылган мизгеленә туры килгән бәйрәмебез һәрвакыт җылы, матур истәлекләр генә калдырсын!

Яңа Ярмәк авылы клубы мөдире  А.Г.ХӘМИДУЛЛИНА, китапханәче А.М.ҖӘЛӘЕВА.

Камышлы районы.

Просмотров: 856

Комментирование запрещено