«Без әнкәйнең биш баласы идек»…

Энисэ апа

Рәмзия (сулдан уңга), Әнисә апа, Сания һәм Дания

1936 елның чәчәкле язында Әминә апа белән Гата ага Шәймәрдановлар гаиләсе кү­гендә тагын бер йолдыз кабына — икенче бала булып кызлары якты дөньяга аваз сала. Сабыйга Әнисә дип исем куштыралар. Тулы гаилә булып бәхетле генә яшәп ятканда, 1941 елгы сугыш башлана. Канлы күз яшьләре түгеп, гаилә башлыгын сугышка озаталар.

Өч балага да әниләренең кул астына бик иртә керергә туры килә. Алар эшкә ярый баш­лагач, Әминә апага да җиңелрәк булып китә, әлбәттә. Әнисәсе дә бик тырышып кер-идәннәр юа, сеңлесен карарга, башак жыярга ярдәм итә.

Ниһаять, башыннан азагына кадәр дәһшәтле сугыш юлларын үткән Гата ага, яралы булса да, Яңа Ярмәгенә, гаиләсе янына әйләнеп кайта.

Гата Балыклы МТСна эшкә урнаша һәм гаиләсе белән шунда күченеп китә. Комбайнчы булып эшләгән әтисе янында 16 яшьлек Әнисә дә бөтерелә, бераздан аны әтисе янында штурвалчы итеп билгелиләр.

Көне-төне эштә булган кыз өлгереп җиткәнлеген сизми дә кала. Шулай да табигать үзе­некен итә: кышын аулак өй­ләргә, кич утыруларга йөри башлый. Ниһаять, беренче мә­хәббәтен — Мөхтәбәрне очрата. Озын-озакка сузмыйча, җиләкле җәйнең матур бер көнендә гашыйклар кушылырга сүз куешалар. Чәчләрен-чәчкә бәйләп, никах укытып, матур гына гаилә корып җибәрәләр.

Көн артыннан көн туа, айлар, еллар үтә. Әнисә белән Мөхтәбәрнең мәхәббәт җи­мешләре — биш балалары: Сания, Мәҗит, Дания, Рәмзия, Мөх­тәр якты дөньяга аваз салалар. Шулай матур гына яшәп ятканда, Мөхтәбәр ага 37 яшендә фаҗигале рәвештә мәңгелеккә якты дөнья белән хушлаша. Биш нарасыен кочаклап, күз яшьләре коя-коя, Әнисә тол кала. Бәхетенә, әти-әнисе сау-сәламәт була әле. Алар, кызларына терәк булып, биш оныкларын үстерергә булышалар.

Сугыштан соңгы юклык елларында биш бала үстерүе никадәр кыен булганын һәркем белә. Ул вакытларда кием-салым да, тегү, кер юу машиналары да юк иде. Башта су ташырга, аннары түгәргә, кышкы салкын көннәрдә чишмәгә барып кер чайкарга кирәк иде. Балаларны мәктәпкә озатканчы, иртән-иртүк мич ягарга, юктан бар ясап, ашарга пешерергә, малларга салырга һәм колхоз эшенә торып чабарга…

Көндезләрен биш бала ана­сы колхоз станнарында пешекче булып эшли. Пенсионер комбайнчылар бүген дә Әнисә апа пешергән тәмле ашларны, шифалы чәйләрне искә алып, сагынып сөйлиләр.

Кичләрен ул колхоз правлениесен җыештырган, идәннәрен юган. Биш баланы аякка бастырырга — киендерергә, ашатырга, бишесенә дә мәктәп формасы кидереп, букчаларын тутырып, ипи кисәге куеп, мәктәпкә озатырга…

Әнисә апа үзе беркайчан да укымаган. Шуңа күрә балала­рын укытып, белемле итү турында хыялланган. Ходайдан кешелек­ле, бәхетле, укымыш­лы, озын гомерле булып үссеннәр дип сораган. Һәм, Аллаһыга шөкер, теләкләре кабул булган да. Ике кызы — Сания белән Рәмзия, университет тәмамлап, физика-математика белгечлеге буенча дипломнар алганнар. Саниясе хезмәт юлын укытучы булып башлаган, ләкин, өч ел укытканнан соң, милициягә күчкән, балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлегендә озак еллар хезмәт итеп, подполковник дәрәҗәсендә тик­шерү бүлеге җитәкчесе вазифасын башкарган. Бүгенге көндә ул лаеклы ялда. Алай да бер генә минут та тик тормый. Бөтен район халкына юридик яр­дәм күрсәтүен дәвам итә. Бик белемле, тәҗрибәле белгеч. Гаиләсе дә бәхетле. Тормыш иптәше Нәҗип — аның ышанычы һәм таянычы. Улы Замир, килене Гүзәл, оныгы Дамир да әнекәйләрен-әбекәйләрен шатландырып торалар.

Улы Мәҗит, кызганычка, фаҗигале рәвештә вафат булды, бик күп еллар инде жир куенында. Аның тормыш иптәше Зөһрә, балалары Алисә белән Альберт әбиләре, туганнары белән аралашып, тату яшиләр.

Рәмзия кызы, гаиләсе бе­лән, Байтуган авылында яши. Тормыш иптәше Тәлгать белән өч бала үстерделәр — Илдар, Илнар һәм Алия. Алар Байтуган мәктәбендә укытучы булып эшлиләр. Өч баласы да тәртипле, үз гаиләләре бар.

Даниясе бүгенге көндә лаек­лы ялда булуына карамастан, ПУ-40 училещесында хисапчы вазифасын башкара. Тормыш иптәше Фидаил ага белән ике баласына да – Ләйлә белән Рамилгә, югары белем бир­деләр. Әмма ире 55 яшендә бик авыр чирдән үлеп китте. Ә Да­ния бер дә тик тормый. Туып-үскән өендә әнисе белән бергә очрашулар оештыралар, тәм-томнар, сый-хөрмәтләр әзер­ләп, барлык туганнарын бергә җыеп, самавырдан шифалы чәйләр эчереп, бер-берсенең шатлыкларын, куанычларын ур­таклашып утырырга яраталар. Туган-тумачаларга, кода-кодагыйларга — һәрвакыт якты йөз, ачык ишек.

Ә Рәмзия — минем якын дус­тым. Шул ишле гаилә арасына мин дә сыйдым. Каникулларда кунакка килә идем. Ачык йөз белән каршы алып, капка төбенә кадәр чыгып, озатып калалар иде. Әнисә апа — биш баласына да, авыл халкына да үрнәк. Төпчек улы Мөхтәр ДЭУда шофер булып эшли. Әнисенең ныклы терәге булып, үз гаиләсе белән авылда яши.

Әнисә апа! Син акыллы, уңган-булган, зиһенле, укы­мышлы, математик ба­лалар үс­тергәнсең. Барлык ба­ла­ла­рың сиңа зур рәх­мәт­ләрен бел­дерәләр. Ихлас кү­ңелдән Халыкара хатын-кыз­лар, әни­ләр бәйрәме белән котлыйм. Иман байлыгы телим. Укыган догаларың, намазларың, тоткан уразаларың кабул булсын. Ходай биргән гомерләрне тагын да шулай үрнәк ана булып яшәргә насыйп булсын.

Энисэ апа

Рәмзия (сулдан уңга), Әнисә апа, Сания һәм Дания

 Жәмилә МИНЕГАЛИМОВА.

Камышлы авылы.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1172

Комментирование запрещено