И, хатын-кыз! Сүнәр иде тормыш, син булмасаң әгәр дөньяда!

Нурия ЯкуповаЧыннан да шулай бит. Бә­хет­ле яшәешне гүзәл затлар­дан башка күз алдына да ки­тереп булмый. Хатын-кыз – ул яңа тормыш бүләк итүче дә, йорт­ка ямь, нур, җылылык өс­тәүче дә, сабые өчен — назлы әни дә, ир-ат өчен — сөекле ха­тын да.

Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләр­гә кушылып, язның беренче бәйрәме – 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне якын­ла­шып килә. Бу көнне шулай ук әниләр бәйрәме дип тә атый­быз. Чөнки 8 Март көн­не барыбыз да иң элек әни­лә­ребезне шатландырырга ашы­габыз.
 

Бүгенге мәкаләмнең герое Нурия Дәүләтша кызы Якупова улы Тимур өчен генә түгел, йөзләгән укучылары өчен дә икенче әни кебек. Элек ул — Самараның “Яктылык” татар мәк­тәбендә, ә хәзерге вакытта Южный город мәгариф үзәген­дә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли.

- Самарага күчеп килгәч, “ба­лам яңа тормышка ничек күнегер”, дигән сорау бик нык борчыды. “Яктылык” мәктәбе турында белеп алгач, шатлыгым чиксез булды. Тимурның тиз арада сыйныфташлары бе­лән дуслашып китүен, тырышып укуын күрү минем өчен иң зур бәхет иде, — дип искә ала әңгәмәдәшем. - Улым инде үсеп җитте, башта фармацевтика, аннан соң реклама белгечлегенә укып, дипломнар алды. Үз көнен үзе күрә хәзер. Ә мин һаман мәктәптә, башлангыч сыйныфларны укытуымны дәвам итәм. Быел да чираттагы беренче сыйныфымны җыйдым.

Нурия Якупова бүгенге көн­дә Южный город мәктәбендә татар теле буенча факультатив дәресләр дә алып бара, укучыларын төрле олимпиадаларга, бәйгеләргә әзерли. Алар өчен төрле уеннар, ярышлар оештыра. Шул арада үзе дә семинарларда, конференцияләрдә катнашырга өлгерә. Менә әле күптән түгел генә узган «Башлангыч гомуми белем бирү дәрәҗәсендә тышкы эшчәнлек: нәтиҗәле практика, пробле­ма­лар, перспективалар» дип атал­ган һөнәри осталык он­лайн-конкурсында катнашып, II дә­рәҗә диплом белән бү­ләк­ләнгән. Аның укучылары да һәрвакыт җиңүчеләр арасында.

- Нурия ханым, сез ничек барысына да өлгерәсез? Буш вакытыгыз турында сора­ма­сам да буладыр инде, чөнки ул юктыр, дип уйлыйм.

- Теләк булса, өлгереп була инде ул, төннәр озын, — дип елмая мөгаллимә. — Балалар белән эшләү — үзе зур бәхет бит ул. Алар миңа көч-куәт бирә. Укучыларымның ышыныч тулы эчкерсез күз карашын мин бернәрсәгә дә алыштырмас идем. Алар һәрберсе үзенчә талантлы, һәрберсенең эчке дөньясы бар һәм аларның һәрберсенә укытучы игътибары кирәк.

Татар теле дәресләренә йө­рүче ике укучым быелгы “Мирас” Халыкара фестивалендә катнашырга җыеналар. Бу алар өчен беренче зур чара, беренче тапкыр зур сәхнәгә чыгачак­лар. Билгеле, бик нык дулкынланалар. Өстәвенә, икесенең дә музыка укытучылары рус кешеләре. Мин бу талантлы балаларга хәлемнән килгән кадәр ярдәм итәргә тырышам, әлбәттә. Җырчы кыз белән татарча сүзләр яңгырашы өс­тендә эшлибез. Ә икенче кыз домбрада татарча көй уйнарга әзерләнә. Мин аларның милли мәдәниятебезгә тартылулары­на бик шатмын. Ничек шат­лан­мыйсың ди инде? Алар бит миңа үз балаларымдай якын.

Укучылары турында сөй­лә­гәндә әңгәмәдәшемнең тавышы йомшара, ул бәрхет сыман, аннан җылылык һәм ана мәхәббәте сизелә, ә йөзендә, күзләрендә бәхет чагыла. Менә шушы тавыш кына да укытучының икенче әни булуын раслый, минемчә.

- Тиздән 8 Март бәйрәме җитә. Бу бәйрәмне көтеп ала­сызмы? Сезнең өчен иң кадерле бүләк нәрсә ул?

- Мин, гомумән, язны яра­там һәм көтеп алам. Язын бөтен табигать яшәрә, җанлана, чә­чәк ата. Яз — безнең тормышыбызга яңа көч, дәрт, яңа омтылышлар һәм ышанычлар алып килә торган вакыт. Гүзәл затларга да яз бик нык тәэсир итә кебек. Хатын-кызлар тагын да матуррак, сөйкемлерәк булып күренәләр. Ә бүләкләргә килгәндә, мин, күпчелек хатын-кызлар кебек үк, чәчәкләр яратам. Тормыш иптәшем ел саен 8 Март көнне мин йокыдан уянганчы өстәлгә чәчәк бәйләме китереп куя. Ә Тимурым минем өчен нинди дә булса оригиналь бүләк әзерләргә тырыша. Бәйрәм көнне иртән сыйныфка кергәч, тактага акбур белән тигезле-тигезсез хәрефләр бе­лән язылган котлау сүзләре дә күңелем түрендә озак сак­ланалар. Кыскасы, бүләкнең, котлауның ихлас булуын белү — барысыннан да мөһимрәк.

- Нурия ханым, бәхетле булуның сере нәрсәдә?

- Бу бик киң тема, — дип җавап бирде әңгәмәдәшем, бе­раз уйланып торганнан соң. — Җыеп кына әйткәндә, исән-сау булып, яраткан эшең белән шөгыльләнеп, үзеңнең кем­гә­дер кирәк булуыңны тоеп, яра­тып һәм яратылып яшәүдә, минемчә.  

Бөтен хатын-кызларны да якынлашып килүче бәйрәм бе­лән тәбрик итәм. Яз сулышы гаиләләргә муллык алып килсен, күңелләрегезгә сабырлык, барчагызга да сәламәтлек китерсен.

- Амин! Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт сезгә, Нурия ханым.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА язып алды.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 749

Комментирование запрещено