«Бердәмлектә — көч», ди татар халык мәкале. Узган гасырның 90нчы еллары ахырында «Бердәмлек» Самара өлкә татар газетасын ябылудан нәкъ менә халык бердәмлеге саклап калды. Гап-гади кешеләр, яраткан матбугат басмаларына булышу өчен, кирәкле сумманы ул вакытта тиенләп җыйдылар. Самара өлкәсендә беренче, ә хәзерге вакытта регионда бердәнбер булган милли газета нәкъ менә халык ярдәме белән бүген дә чыгып килә. Ул вакытта Россиядә интернет әле киң таралмаган иде, социаль челтәрләр турында исә әйтеп тә торасы түгел. Ул чорда халыкка мәгълүмат җиткерүнең җиңел булмаганын үзегез дә аңлыйсыз. Әмма газетаның беренче баш мөхәррире, минем әтием Рәфгать Әһлиуллинның шәхси сыйфатлары һәм профессиональ осталыгы ярдәмендә бөтен эшне тиешле дәрәҗәдә оештыра алдылар. Кирәкле акча ярты ел эчендә җыелды. XX гасыр ахырында Самара өлкәсендә әнә шундый халык могҗизасы булып алды.
Вакыт алга аяусыз чаба. Чорлар алышына. Әмма элеккеге кебек үк ихласлык, профессиональлек һәм кешелеклелек зур кыйммәткә ия. Заманча технологияләр – зур мөмкинлекләр. Узган ел ахырында халык бердәмлеге тагын бер могҗиза ясады. Самарада яшәүче бала, ДЦП диагнозы белән туган Булат Кәримовны тернәкләндерүгә биш көн эчендә 950 мең сум акча җыелды. 50, 100, 300, 500 сумлап күчерделәр. Ничә кеше булышканны күз алдына китерәсезме?! Читать полностью →