Бердәмлектә бит көч!

Кәримовлар Булан Гөлфия (1)«Бердәмлектә — көч», ди татар халык мәкале. Узган гасырның 90нчы еллары ахырында «Бердәмлек» Самара өл­кә татар газетасын ябылудан нәкъ менә халык бердәмлеге саклап калды. Гап-гади кешеләр, яраткан матбугат басмаларына булышу өчен, кирәкле сумманы ул вакытта тиенләп җыйдылар. Самара өлкәсендә беренче, ә хәзерге вакытта регионда бер­дәнбер булган милли газета нәкъ менә халык ярдәме белән бүген дә чыгып килә. Ул вакытта Россиядә интернет әле киң таралмаган иде, социаль челтәрләр турында исә әйтеп тә торасы түгел. Ул чорда халыкка мәгълүмат җиткерүнең җиңел булмаганын үзегез дә аңлыйсыз. Әмма газетаның беренче баш мөхәррире, минем әтием Рәфгать Әһлиуллинның шәхси сыйфатлары һәм про­фессиональ осталыгы ярдә­мендә бөтен эшне тиешле дә­рәҗәдә оештыра алдылар. Ки­рәкле акча ярты ел эчендә җыелды. XX гасыр ахырында Самара өлкәсендә әнә шундый ха­лык могҗизасы булып алды.

Вакыт алга аяусыз чаба. Чорлар алышына. Әмма элеккеге кебек үк ихласлык, профессиональлек һәм кешелек­лелек зур кыйммәткә ия. Заманча технологияләр – зур мөм­кинлекләр. Узган ел ахырында халык бердәмлеге тагын бер могҗиза ясады. Самарада яшәүче бала, ДЦП диагнозы белән туган Булат Кәримовны тернәкләндерүгә биш көн эчендә 950 мең сум акча җыелды. 50, 100, 300, 500 сумлап күчерделәр. Ничә кеше булышканны күз алдына китерәсезме?!

Булатның әнисе Гөлфия ул көннәрне искә төшереп болай сөйли: «Күчерелгән акчалар, репостлар, ярдәм дулкын кебек, цунами кебек килде. Ки­рәкле сумма шундый тиз арада җыелды… Гаҗәеп хәл бу! Без әле дә бу могҗизага ышанып бетә алмыйбыз».

Әлбәттә, бернәрсә дә очрак­лы түгел. Бу, беренче чиратта, Гөлфия Кәримованың үзенең зур эше. Ике ел дәвамында һәр көнне инстаграм-каналында    @karimovagulfiya ул үзләренең катлаулы тормышы турында сөйли. Ачыктан-ачык, эчкерсез итеп.

Гөлфия үзенә язылган инстаграм-дуслары турында бик җылы итеп, хәтта тетрәнеп сөйли: «Язылучыларыбыз без­нең тормыш белән яши. Кыен һәм авыр булганда, безнең белән бергә елыйлар. Булат өчен, аның уңышлары өчен шат­ланып та безнең белән бергә елыйлар. Кайчакта, ин­де алга барырга бөтенләй хәл калмаган кебек булганда, алар­ның ярдәме һәм рухландыргыч сүзләре дәртләндереп, яңа сулышны ачып җибәрә».

Чынлап та, ике ел реабилитация барышында Булатта алга китеш шактый зур. Ә бит балада ДЦПның иң катлаулы төре – барлык очлыкларның параличы. Табиблар  да  әти-әнисенә: «Аны беркая да сөй­рәп йөрмәсәгез дә була, барыбер бернәрсә дә килеп чыкмаячак», - дип әйткән булганнар. Ә Булат, бернинди фаразларга да карамыйча, максатына таба бара. Иң зур хыялы – йөрергә һәм сөйләшергә өй­рәнү.

1500 язылучысы булган блог өчен тагын бер шаккатыргыч сан. Биш көн эчендә Булатның тарихы белән 160 меңнән артык кеше танышкан. Бу гаять зур мәгълүмати яр­дәм нәтиҗәсе. Самара, Казан, Мәскәү блогерлары кушылды.  Алар арасында татарның танылган кешеләренең исемнәре күп – артистлар, телевидение алып баручылары, җырчылар бар. Дөньядагы иң кыйммәтле нәрсә – кеше гомере турында сүз барганда, шулай берләшү ничек мөһим.

- Йөзләгән дулкынландыргыч хәбәрләр килде, аларны игъ­тибарсыз калдырып булмый. Менә шундыйларның бер­се: «Сеңелем, мин пенсионер ке­ше, әз генә булса да ярдәмем тисен дигән идем. Ходай сезгә түземлек бирсен, исәнлек. Терелсен балакай, догаларда яшәгез». Күңелләргә үтеп керә! Шәфкатьле һәм кешелек­ле булганнары өчен үзләренә Аллаһының рәхмәте яусын.

Биш көн эчендә ике шактый зур сумма килде — 31 мең һәм 150 мең сум. Акча җыюның соңгы көне булган изге җомгада аларны безгә таныш булган ике гаилә күчерде. Исемнәрен әйтмәвебезне  сорадылар, - дип сөйли Гөлфия.

Менә шулай, үз кулларыбыз белән зур гына могҗизалар эшли алабыз. Бөтен нәрсә дә халык кулында. Бары иге­леккә, кешелеклелеккә, ярдәм­челлеккә ышанырга гына кирәк. Булатның тарихы дәвам итә. Без аның уңышларын  күзәтеп торачакбыз. Әгәр инде кирәк булса, тагын ярдәм кулы сузарбыз. Бердәмлектә бит көч!

Булат КәримовКәримовлар Булан Гөлфия (1)

Тәнзилә ӘҺЛИУЛЛИНА.

(Инстаграм канал agliulin63berdemlek)

«Бердәмлек».

Просмотров: 1016

Комментирование запрещено