Искә алу

POhyvZjNYik-300x199Ходай биргән таланты бар иде

Мин бу язмамны Яңа Яр­мәк авылында 40 елдан артык фельдшер булып эшләгән Зөлфия Шиһапованың кызы, укучым Алия Арслановага багышлыйм.

Бер ел элек, 11 февральдә, зәхмәтле ковид авыруыннан 40 яшендә гомере өзелде аның. Алия бик сабыр, тәртипле, тыйнак кеше иде. Тормыш иптәше Рәмис белән ике бала тәрбия­ләп үстерделәр. Ул бик яхшы ана, тугры хатын, әйдәп баручы журналист иде. Аны җитәкчеләре дә, хез­мәттәшләре да яраттылар, хөрмәт иттеләр.

Менә, Алия иркәм, син бакыйлыкка күчкәнгә дә бер ел вакыт үтеп тә китте. Йөрәк сык­рый һаман. “Ул юк инде хәзер”, — дигән сүзләргә күңел ышанмый. Син бар әле, син яшисең кебек, чөнки сине гел искә алабыз, ике балаң, әниең, сеңелең, туганнарың дога кылып торабыз.

Игезәк сеңелең Лилия бе­лән беренче сыйныфка килеп кергәнегез истә калган. Оялып кына матур чәчәк бәйләмнәрен укытучыгызга бүләк иттегез. Лилия кыю иде, ә син — тыйнак. Икегез дә яхшы укыдыгыз. Әниең, әби-бабаң тәрбиясендә бик тәр­типле, тату булдыгыз. Җир йөзендә матур эз калдырдың.

Ходай биргән талант бар иде синдә: “Бердәмлек” битләрендә язмаларың калды, изгелеккә, матурлыкка өнди идең. Ходай биргән сынауларга түзик, әни­еңә Ходай сабырлык бирсен. Урыннарың — оҗмахта, яткан җирләрең йомшак, балаларың исән-имин булсын, онытмасыннар иде әнкәйләренең изгелекләрен!

Галия САБИТОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

***

Күңел һаман ышанмый

Аның йөзе кояштай балкып тора, тавышы йомшак, теле тәмле, үзе тыйнак иде… Иде шул. Алиябезне югалтуга 11 февральдә бер ел булып узды. Ул безнең күңелләрдә мәңге сакланыр, чөнки бигрәк тә әйбәт бала, оста журналист иде Алия Арсланова. Аны бала чагыннан белсәм дә, соңгы елларда гына аралаша башлаган идек. Ярдәмчел, итагатьле, киң күңелле…

Бердәмлеклеләргә Ал­ла­һының рәхмәте яусын. Әл­бәттә, алар Алияне онытмыйлар һәм онытмаслар да. Юксыналар… Аның истәлегенә багышлап, Алиянең язмаларын җыйнап, китап чыгарганнар. “Әмин маҗаралары” — Самара өлкәсендә балалар өчен татар телендә басылып чыккан беренче китап икән. Ул Самара өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе рәисе Ильяс Гомәр улы Шәкүровның матди ярдәме, авылдашы һәм коллегасы Римма Нуретдинованың тырышлыгы белән дөнья күргән.

Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.

Камышлы авылы.

«Бердәмлек».

 

 

 

Просмотров: 915

Комментирование запрещено