Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләренә бару кагыйдәләре үзгәрде / Саудовская Аравия ввела изменения в правила въезда и посещения двух Святынь в Мекке и в Медине

fc658831_da13_47ff_b3f7_bb66ad460380Согуд Гарәбстаны 2022 елның 5 мартыннан гомрә кылырга ниятләүчеләр өчен кайбер чикләүләрне бетерде.

Татарстанның рәсми хаҗ операторы Согуд Гарәбстанына бару, Мәккә һәм Мәдинәдә изге урыннарны зиярат итү кагыйдәләренә кертелгән соңгы үзгәрешләр турында хәбәр итә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте яза.

Согуд Гарәбстаны 2022 елның 5 мартыннан гомрә кылырга ниятләүчеләр өчен кайбер чикләүләрне бетерде. 

Аерым алганда, ПЦР-тестларны тапшыру таләбе гамәлдән чыгарыла, ләкин вакцина ясату мәҗбүри булып кала. Согуд Гарәбстаны ПЦР-тест нәтиҗәләрен таләп итмәсә дә, гражданнарның үзләре өчен ПЦР-тестлар тапшыру мәҗбүри. Тест нәтиҗәләрен аэропортларда очып китү һәм транзит вакытында сорарга мөмкиннәр. Бу хактагы мәгълүматны үзең оча торган авиакомпания операторларыннан ачыклап бетерергә кирәк булачак. 

Шулай ук Согуд Гарәбстанына килеп җитү белән кертелә торган карантин һәм мәчетләрдәге социаль дистанция бетерелә. Биш тапкыр намаз өчен мәҗбүри рөхсәт гамәлдән чыгарыла. Ике яшьтән зуррак балаларга Хәрам мәчетенә һәм Пәйгамбәребез мәчетенә керү рөхсәт ителә. Моның өчен баланың Согуд Гарәбстанында элемтәләрне күзәтү өчен Tawakkalna (Covid-19 KSA) рәсми кушымтасы һәм аның яшел статуслы (Immune) булуы кирәк.

Моннан тыш, «омикрон» барлыкка килгәннән соң элемтә өзелгән илләр белән һава юллары янәдән ачылды.

tatar-inform.tatar

***

Официальный хадж-оператор в Татарстане «ДУМ РТ Хадж» сообщает о последних изменениях в правилах въезда и посещения двух Святынь в Мекке и в Медине. Саудовская Аравия с 5 марта 2022 года отменила ряд ограничений для тех, кто намеревается совершить умру. 

В частности, отменяется требование сдачи ПЦР-тестов, но вакцинация остается обязательной. Несмотря на то, что Саудовская Аравия не требует результатов ПЦР-теста, сдача ПЦР-тестов для самих граждан остается обязательной: результаты тестов могут запросить в аэропортах вылета и транзита, о чем будет необходимо уточнять у операторов авиакомпании, которой совершается перелет.

Также отменяется карантин по прибытии в Саудовскую Аравию и не требуется социально дистанцироваться в мечетях. Отменяется обязательное разрешение (тасрих) для пятикратной молитвы. Детям от двух лет разрешается въезд в Мечеть Харам и в Мечеть Пророка при условии, что у ребёнка есть официальное приложение для отслеживания контактов в Саудовской Аравии Tawakkalna (Covid-19 KSA) с зелёным статусом (Immune). Кроме того, восстановлено авиасообщение со странами, с которыми оно было прервано после появления «омикрона».

dumrt.ru

Просмотров: 734

Комментирование запрещено