Якты истәлекләрне саклау — элгәредән килгән изге гадәт

5Тормыш барышында без еш кына артка карап, үткәннәргә әйләнеп кайткандай булабыз. Хәзерге тормыш алга киткән саен, элгәреге юклык, авырлыклар заманындагы энтузиазм һәм анда булып узган хәлләр безне сокландырып, әлегәчә үрнәк булып торалар.

Ул заманнардагы оптимизм, күңел күтәренкелеге һәм киләчәккә ышаныч белән яшәү – гаҗәп һәм серле бер күренеш булып, безнең хәтерләрдә саклана. Бу уңайдан мисалга 1950нче еллар башындагы Иске Ярмәк авылында барлыкка килгән кышкы спорт бәйрәмнәре үткәрүне алырга була.

Бу бәйрәм чын мәгънәсендә халык бәйрәменә әверелде. Аны хөкүмәт тә, партия райкомы һәм райисполком да – беркем дә мәҗбүр итмичә, халык үз ирке белән чатнама суыкларда Юкәле Тау яннарына җыела иде.

Кышкы спорт бәйрәме алдыннан ярышларга әзерлек барганда Юкәле Тау буенда салынган чаңгы эзләрен бернинди кар да, буран да күмеп китә алмый иде. Физкультура дәресләрендәге, дәрестән соңгы күнегүләр — һава шартларының нинди булуына карамастан, бервакытта да туктамадылар.

Ул чактагы трамплиннан сикерүләр бәйрәмнең үзәге һәм иң зур тамаша рәвеше булганга, күрше авыллардан чувашлар, мукшылар да атларда килеп, бу хәлләргә хайран калып китәләр иде.

Итекләргә бау белән чаңгы тагып шуган ярышларда җиңүчеләр спорт командасына кертелә һәм аларга ботинкалы чаңгылар бирелә иде. Никадәр дәрәҗә һәм горурлык тудыра иде бит ул мәктәп укучыларында! Спорт формасында урамнан шуып узган оста чаңгычыларга һәркем сокланып, хөрмәт белән карады ул чакларда.

Колхозчы авыл яшьләре арасында спортның популяр булуы да гаҗәп бер хәл иде. Чабата киеп ярышсалар да, авыл яшьләре спорт командасына кереп ботинкалы чаңгы алу өчен бар куәткә тырышып ярыша иделәр.

Тормыш авыр, җитешмәүчелек заманында физкультура һәм спортның шундый югары дәрәҗәдә булуы – ул үзеннән-үзе барлыкка килмәгән. Олы тормыш юлы үткән ветераннар ул елларны сагынып һәм спортта ирешкән үңышлары белән горурланып түбәндәгеләрне сөйләделәр:

Рәхимҗан Абдуллин – хәрби хезмәт ветераны, отставкадагы майор, кайнар нокталардагы сугышларда катнашкан офицер:

- Спорт – ул минем үз гомеремә төп таянычым булды. Иң авыр, чарасыз калган чакларда да, спорт миңа көч-куәт һәм түземлек, чыдамлык бирде. Мәктәп елларында туган спортка карата булган мәхәббәтне мин солдатларга да җиткердем. Хәтта үз гомеренә кар күрмәгән, Урта Азиядән килгән егетләрдә дә спортка кызыксыну уятып, бер ел эчендә үзләрен оста чаңгычылар булырлык дәрәҗәгә җиткерә алдым.

Авыл мәктәбендә физкультура һәм спортка зур әһәмият бирелүе турында күп мисаллар китерергә була.

Бервакыт март аенда һава җылынгач кар җепшекләнгән иде. Шуып булмас дип уйлап, мин дәрескә чаңгысыз бардым. Дәрес башлангач моны күреп, укытучыбыз Мөхәммәтнур абый Шириязданов ничәдер минут вакыт бирде һәм мин җан фарманга авылның икенче башына кадәр чабып кайтып, чаңгыларны алып килдем. Бу гомерлеккә истә калды.

Укытучыбыз чаңгы шуганда, турникта, брусьяда күнегүләр ясарга өйрәткәндә инде олы яшьтә булса да, күнегүләрнең барысын да үзе күрсәтә иде. Шәхси үрнәге белән ул бездә шулай итеп көчле дәрт һәм спортка омтылыш тудырды. Махсус спорт залы булмаса да, катлаулы гимнастика күнегүләре ясаганда ул ничек тә травматизм булдырмаска тырышып, як-яка укучыларны страховкага бастыра һәм үзе дә һәрчак көтелмәгән хәлләргә әзер тора иде.

Армия сафларында хезмәт иткән укучыларыннан аңа рәхмәт хатлары килгәч, шуларны строй алдында зур горурлык белән безгә дә укый иде. Анда аларның спортта ирешкән уңышлары турында язылган була иде.

Ахырда мин дә үз гомеремә аңа рәхмәтле булып яшәдем. Әле хәзер, җитмеш яшькә якынайганда да, чаңгыда шуам һәм исәнлекне саклап, аның кадерен белеп, укытучыбыз Мөхәммәтнур абыйга рәхмәтле булып яшим.

Равилә Йосыпова – табиб, хезмәт ветераны:

- Спортка карата мәктәп елларында туган мәхәббәтне мин үз гомеремә кадерләп саклыйм. Студент елларында спорт өлкәсендә шактый уңышларга ирештем, хәтта өлкә һәм зона ярышларында да катнашып, призлы урыннар яуладым. Үземдәге спортка карата булган хөрмәтне балаларыма, хатта оныкларыма да җиткерергә тырышам.

Ришат Шаһиев – укытучы, хезмәт ветераны:

- Авылыбыздагы физкультура һәм спорт үсешенең күп өлеше минем күз алдында үтте. Әле сугыштан соңгы авырлыклар узмаган, җитешсезлек заманында да без зур өметләр белән яшәдек. Шул елларда спорт безгә яшәү көче, киләчәккә ышаныч биреп, күпләрне канатландырды һәм олы тормыш юлына басарга куәт бирде.

Халык ачлы туклы килеш, ямау өстенә ямау салган кием киеп яшәгән заманнарда трамплин төзелүе, ботинкалы чаңгылар, турник, брусья, штанга, герләр һәм башка спорт снарядлары булдыру – ул фантазия өлкәсендәге кебек, авыл тарихында гаҗәп бер күренеш иде.

Башка мәктәпләрдә мондый мөмкинлекләр күпкә соңрак барлыкка килде. Ә Иске Ярмәктә элгәредән үк күп кенә данлыклы спортчылар тәрбияләнде. Моны Мөхәммәтнур абый Шириязданов обкомга, облисполкомга кадәр җитеп, күп көч куеп булдырды.

Миңа да мәктәпнең спорт командасы составында район ярышларында катнашырга туры килде. Һәр көнне Юкәле Тау янында чаңгы шуып, еш булган ярышларда катнашканга, бездәге чыныгу аеруча ныклы иде.

Мәсәлән, унлап укучы райондагы чаңгы ярышына барганда без караңгыдан ук кыр буйлап турыга ун чакрымны узып, сәгать тугызга барып җитәбез һәм ярышта катнашкач, шул рәвешчә кайтып та китә идек.

Мөхәммәтнур абзый белән миңа ун еллап бергә эшләргә туры килде. Ул һәрвакытта миңа остаз һәм киңәшче булды. Аның үрнәгендә мин әле сиксән яшькә якынлашканда да чаңгыда шуам, җәен велосипедта йөрим. Аның хөрмәтенә мондый чаралар үткәрү — ул изгелек рәвеше дип саныйм, диде Ришат абый Шагиев.

Менә быел да, һава шартларының кырыс булуына карамастан, Иске Ярмәктә спорт үсешенә ныклы нигез салган укытучы Мөхәммәтнур Шириязданов истәлегенә багышланган чаңгы ярышлары оешкан төстә һәм уңышлы рәвештә узды.

Мәктәп укучылары арасында аерым номинацияләр буенча үткәрелгән ярышларда җиңүчеләр билгеләнеп, аларга грамоталар, медальләр, кубоклар һәм бүләкләр бирелде.

Укучы ир балалалар арасында төрле яшьтәге төркемнәрдә беренчелекне:

Хәмидуллин Радель, Сунагатов Адель, Ганиев Әнвәр, Сунагатов Ислам, Кәлимуллин Рәсүл яуладылар

Укучы кыз балалар арасында беренчелекне:

Ибраһимова Азалия, Бадретдинова Алина, Сунагатова Радмила, Шәрәфутдинова София яуладылар.

Олылар арасында: Мөршитов Данияр, Шәрәфетдинов Илдар, Абдуллин Рәхимҗан, Мингалимов Искәндәр һәм Шаһиев Ришат яуладылар

Хатын-кызлар арасында: Әбдерәхимова Лилия, Йосыпова Равилә беренчелекне яуладылар.

Иң яшь ярышчы – Хәмидуллин Радель,

Иң олы яшьтәге ярышчы — Шаһиев Ришат,

Иң актив катнашкан гаилә – Әбдерәхимовлар гаиләсе булды.

Әтиебез Шаһимәрдән улы Мөхәммәтнур Шириязданов истәлегенә багышланган тантаналы чараны оештырган һәм анда катнашкан авылдашларыбызга олы рәхмәтләребезне белдерәбез.

25 27 На тренировке Подготовка к соревнованиям Сборная команда в Камышле Чемпион области Гамил Ахметгалиев и Асхат Нуриев DSC_0134 77 DSC_1707 DSC_1714 DSC_1734 DSC_1735 ?????????? DSC_0116 60 DSC_0165 23

Балалары: Фәрид, Фәнис Һәм Кадрия ШИРИЯЗДАНОВЛАР.

Иске Ярмәк — Самар.

Просмотров: 908

Комментирование запрещено