4 мартта Самара филармониясендә җыелган хатын-кызларны губернатор Дмитрий Азаров халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.
Тамаша залына керә торган бөтен ишекләр янында да аларны кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре күтәргән егетләр каршы алып, һәрберсенә дә роза букетлары бүләк иттеләр. Фойеда бәйрәмчә атмосфера хөкем сөрә: һавада роза исләре таралган, матур киенеп килгән хатын-кызлар елмая. Мондый игътибардан йөзләр алсуланып, күзләр очкынланып китә, әлбәттә. Губернаторның сүзләре дә күңелләренә бик тә ятышлы булды:
- Кадерлеләребез һәм ягымлыларыбыз, чибәрләребез һәм киң күңеллеләребез, җаваплыларыбыз һәм хезмәт сөючәннәребез – бу эпитетлар барысы да Самара өлкәсенең гүзәл затлары турында. Сезгә төрле һөнәрләр генә түгел, тармаклар да буйсына. Бүген бер генә өлкәне дә хатын-кыз хезмәтеннән башка күз алдына китереп булмый, - диде ул.
Дмитрий Азаров хатын-кыз хезмәтен бик югары бәяләде – туганнарына һәм гаиләләренә генә түгел, бәлагә тарган бөтен кешеләргә дә ярдәм итәргә көч һәм күңел киңлеге таба белүләре өчен губернатор рәхмәт сүзләре белдерде.
- Бүгенге авыр халәттә, ут гарасатыннан качып килергә мәҗбүр булган Луганск һәм Донецк качкыннарын кабул итүдә, урнаштыруда һәм яңа тормышка яраклаштыруда ярдәмгә хатын-кызларыбыз алындылар һәм үз артларыннан башкаларны да иярттеләр, — дип сөйләде губернатор. — Бүген мин иҗтимагый оешмаларга аерым рәхмәтләремне белдерәм, чөнки күпчелегендә җитәкче булып хатын-кызлар эшли. Алар тынычлык урнаштыру инициативасы белән чыккан президентыбызның изге ниятен хупладылар һәм ярдәмгә ашыктылар.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүче хатын-кызларга губернатор аерым рәхмәтләрен белдерде:«Соңгы ике елда – коронавирус пандемиясе вакытында, өлкә халкының сәламәтлеген саклап калу бурычы аларның җилкәсенә төште.
Сез бөтен авырлыкларны да лаеклы җиңеп барасыз. Һәркемгә күңелегезнең бер өлешен кызганмыйсыз, вакытыгызны һәм җылы сүзләрегезне жәлләмисез, югары профессиональлегегез нәтиҗәсендә авыруларга сәламәтлек бүләк итәсез», — диде ул.
Ул бер төркем сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә бүләкләр дә тапшырды. Милләттәшебез, Кләүле Үзәк район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм фельдшеры Альбина Минәхмәт кызы Чувикова да губернаторның югары бүләгенә ия булды.
– Ул үз эшенең белгече һәм намуслы хезмәткәр. Фельдшер эшенең бөтен нечкәлекләрен дә белә, врач килгәнче тиешле булган медицина ярдәме күрсәтә ала, шулай ук коронавируслы авырулар белән эшләүче махсус бригада составында авыруларның өйләренә бара. Шушы ике ел эчендә ул 267 авыруга ашыгыч ярдәм күрсәткән. Авырулар да аның турында яхшы сүзләр генә әйтәләр, — дип сөйләп торды алып баручы губернатор бүләк тапшырганда.
– Дмитрий Игоревич, хезмәтебезгә шундый зур бәя биргәнегез, авырлыгын аңлаганыгыз, һәрвакыт ярдәм итеп, канатландыра белгәнегез өчен мең рәхмәт! – диде Альбина бүләкне алганда һәм, залда утырган бөтен хатын-кызларга да мөрәҗәгать итеп, бәйрәм белән котлады.
Айгөл МИНАСТИНОВА.
(tatar-duslyk.ru)
Просмотров: 823