Мәчәләй авылының «Восток» оешмасы хезмәткәрләренең һәм җитәкчеләренең авыл халкына ярдәм итеп торулары турында шактый яздым инде. Һәм тагын да язармын, Аллаһы теләсә. Чөнки без, авыл халкы, аларга бик рәхмәтле.
Мәсәлән, быел, кар бик күп булуга карамастан, “Восток” егетләре кибетләргә, мәчетләргә һәм Подбельскига бара торган юлларны гел чистартып тордылар, рәхәтләнеп кыш буена машиналарда йөрибез. Кайвакыт авылдашларыбыз «Восток» җитәкчесе Ренат Искәндәровка шелтә белдереп тә куялар: «Менә капка тирәләрен көрәп кына куйдым, тагын трактор юлны чистартып узган да карны сукмакка ишеп киткән», — дип зарланалар. “Хәзер нишләргә инде, трактор-погрузчик җибәреп, өйгә керә торган сукмакларны да чистартып торырга туры килер инде”, — дип елмая Ренат.
Әйе, авылның бөтен көнкүреше «Восток» җилкәсендә бара. Бүгенге көндә ягулыкның бер литры 53 — 54 сум тирәсе. Акчадан тыш, алар үз хезмәтләрен дә куеп, инвалидларга, пенсионерларга булышып торалар. Без көн саен шушы эшләренә дога кылып, үзләренә исәнлек-саулык теләп торабыз.
«Восток» оешмасы фермада мөгезле эре терлек, сарыклар да үрчетә. Ферма җитәкчесе Хәлиулла Мәкъсутов та үз эшен яхшы белеп, бик тырышып эшли. Малларны ярата, җәен печән-салам әзерләп куялар, комбикормны да үзләре әзерлиләр.
Хәлиулла тормыш иптәше Зөлфирә белән менә инде 41 ел бик тату яшиләр. Кызлары Эльмира һәм уллары Марат Самарада югары уку йортларын тәмамладылар. Ике оныклары үсеп килә.
Хәлиулла Сабантуйларында, Орловский токымындагы атлар белән чабышларда катнашып, гел беренче урынны алып тора иде. Яшь вакытында тракторда да, шофер булып та күрше совхозда эшләде. Гел алдынгылар рәтендә булды, бик күп Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Аның фотосурәте әле дә район Мактау тактасында эленеп тора. Оешма җитәкчесе Ренат Искәндәров та аны һәрвакыт мактап: “Хәлиулла — бик булдыклы һәм тырыш эшче. Барысын да профессиональ белдеклелек белән эшләп килә. Бик актив, эшенә яңалыклар кертергә ярата. Мин кайвакыт аңа күренмәскә дә тырышам, чөнки шундук бәйләнә, тагын менә шуны-шуны эшләргә кирәк иде, дип бер дә тик тотмый. Маллар яхшы кулда дип уйлыйм”, — ди.
Киләчәктә дә Восток эшчеләренә яңа уңышлар телибез, ә инде аның җитәкчеләренә рәхмәтләр әйтәбез, барысы да исән-сау булсыннар.
Безгә түрә – кол боҗрасыннан чыгырга вакыт. Бөтенесе шушы «Восток» хуҗалыгында эшләүче кешеләр кебек, үз илен саклап, җирен таламыйча, табигатен пычратмыйча, кан кардәшен, дин кардәшен измичә, кеше хакына кермичә, яшәсеннәр иде. Ислам икътисады буенча гына без җиребезгә тулы хокуклы хуҗа һәм хәләл милек иясе була алабыз.
Шамил МАМЫШЕВ.
Мәчәләй авылы, Похвистнево районы.
Просмотров: 1112
Яшәрсең бу бәяләр белән … эшләгән кеше үзе генә белә.