(Дәвамы)
“Орленок” белән саубуллашырга да вакыт җитте. Яңа гына килгән кебек тоелса да, кырык көн үтеп тә киткән иде инде. Күпме күңелле кичәләр, отряд җыелышлары, пионер учаклары, кызыклы дәресләр артта калды. Дуслары да күбәйде Айсылуның. Алар да шушы бәләкәй генә буйлы, озын сары чәчле башкорт кызын якын күрделәр, шатлыкларын да, кыенлыкларын да бергә җиңделәр.
Ә бит башта Айсылуның бик тә өйгә кайтасы килә иде. Иптәшләре аңа ярдәм кулы суздылар: төрле пионер эшләренә җәлеп итәргә тырыштылар. Аларга Айсылуның башкорт кызлары биюе, җырлары бик ошады. Ул мәктәптә дә гел яхшы билгеләргә генә укыды. Монда ул пионер линейкалары, җыелышлар үткәрергә өйрәнде. Мәктәпләренә кайткач, барабанчылар клубы оештыру турында да уйлап куйды инде ул. Төрле уеннарны укучылар белән тәнәфес вакытында уйнап була, җырларны дружина белән бергә өйрәнербез инде дип, уенда гына булса да, кайткач нинди эшкә тотыначагын уйлый иде ул.
…Соңгы пионер учагы. Отряд пионерлары түгәрәк ясап утырганнар. Нәкъ уртадагы ялкын аларның йөзенә җылылык, яктылык сибә, дулкынланудан болай да кызарган йөзләрен, муеннарына таккан галстук кебек, кызыл итеп күрсәтә.
Вожатыйлары Саша һәм Оля пионерлары арасында: “Сезнең белән саубуллашуы безгә ничек кыен икәнен белсәгез иде”, — дигән кебек моңсу гына утыралар.
Бер пионер үзенең иптәше турында сөйли: ул үзен “Орленок” исеменә тап төшермәслек итеп күрсәттеме, ул исемгә лаек була алырлыкмы? Бүген шушы соңгы пионер учагында менә нәрсә турында сөйләшә иде алар. Айсылуга да чират җитте. “Кемнән үзем турыда сөйләргә үтеним икән”, — дип уйлап торгач, ул вожатыйда тукталды. Оля сүз башлады… Ләкин Айсылу каушавыннан, дулкынлануыннан аны тыңлый алмады. Оля дәвам итте:
- Безнең Айсылу беркайчан да “Орленок” исеменә тап төшермәс, аңа значокны без ышанып тапшырабыз. Шулаймы, пионерлар? — дигән сүзләрдән соң гына ул, йокысыннан уянган кебек, дерт итеп куйды. Бу вакытта икенче вожатый Саша кызның күкрәгенә значокны кадап өлгергән иде инде.
Куанычыннан Айсылуның йөрәге шулчаклы нык тибә иде, аны башкалар да ишетә кебек тоелды. Ул әле һаман иптәшләренә күтәрелеп карарга оялып, башын түбән иеп утыра бирде.
* * *
“Безне онытмагыз, хат языгыз! Хәерле юл сезгә!” дигән тавышлар һаман Айсылуның колак төбендә яңгырап тора әле. Көн буе иптәшләрен озаттылар, ә аларга төнлә генә, иң соңгы булып китәргә туры килде. Әллә шуңамы, вожатыйларын гына калдырып китүе дә кыен булды аңа, хәтта елап та алды. Тагын беркайчан да, беркайда да күрә алмасмы икән инде ул аларны?
Ә нинди кешелекле, чын йөрәкле булдылар бит алар! Һәрбер минутның кадерен белергә өйрәтмәдемени алар? Аңа бигрәк тә вожатыйларның балаларны яратуы, игътибарлы булуы ошады. “Эх, мин дә тиз генә үсеп, алар кебек тәрбияче булсам иде!” — дип уйлап куя иде Айсылу сокланып. Хәзер аларны сагынып искә аласы гына калды инде.
“Сау бул, “Орленок”! Мин сине бер дә онытмам! Тәрбияң, күрсәткән яхшылыгың өчен зур рәхмәт сиңа. Җырларың мәңге минем колагымда яңгырап, яңарып торыр. Син дә дусларыңны онытма!”
6
Яшь кызлар кебек зифа буйлы ак каеннар… Җырларда җырланып макталган, рәссамнар яратып эшләгән нәзек билле, ак ефәк күлмәк кигән, башына җилбәзәк яулык бәйләгән ак каеннар… Әнә шул яфракларның тибрәлүе бер-берсе белән сөйләшүе кебек тоела.
- Айсылу! Кызым! Кил әле монда!
“Тукта, әни кычкыра түгелме?” Ул тавыш килгән якка таба йөгерде. Әнисе нәрсәдер җыеп маташа иде. Хәзер җиләк вакыты үткән инде, нәрсә җыя икән? Игътибар белән караса — яфраклар астына яшеренеп үскән кып-кызыл бөрлегәннәрне күрде.
- Менә, кызым, күпме җыеп өлгердем инде. Җый, әйдә, син дә. Бәлки, варенье кайнатырбыз әле, — дип чакырды әнисе.
Чыннан да, өлгергәннәр! Ә алар бит бүген урманга каен себеркесе әзерләргә килгәннәр иде. Дәү әнисе дә монда. Ул Айсылу белән әнисе җыйган ботаклардан себерке бәйләп утыра.
Менә машина тавышы килә, әйе, әтисе килә ахры. Айсылу, җыйган бөрлегәннәрен алып, әнисе янына китте. Дәү әнисе себеркеләрне бәйләп бетергән иде инде, ә әнисе җирдә, себеркеләргә башын куеп ятып тора иде.
- Әни, җыйган бөрлегәнеңне кая куйдың?
- Сумкада, кызым, үзеңнекен дә шунда куй. Башым нигәдер авыртып тора бит әле, — дип әнисе, машина килгәнне күреп, торып утырды.
Менә әтисе төшәр дә: “Тиз булыгыз, эшкә ашыгам!” — дип ашыктыра башлар хәзер. Ләкин Айсылу аның йөзендә моңа кадәр бер дә булмаган моңсулык күрде. Ул тыныч кына себеркеләрне машина башына төяде дә, барысы да утырып беткәч, кузгалып китте.
Машина әрҗәсенә менеп утырган Айсылуга әнисе сырган бишмәт сузды:
- Менә, Гөлназ апаң сырган бишмәтне ки әле, өшемәссең, — диде. Айсылуга эссе булып китте, ул сырмасын салып, себеркеләр өстенә куйды.
Кайтып кергәч тә, шулай сүзсез генә, себеркеләрне бушаттылар. Кичә генә кунакка килгән икетуган сеңлесе Миңлегөл дә Айсылуга нигәдер моңсу күренде.
Нишләптер Бибисара апасы да дәшмичә генә себерке ташырга булышты. Ул почтада эшли иде.
Айсылу белән Миңлегөл тышта торып калдылар, ә зурлар өйгә кереп киттеләр. Шунда гына Миңлегөл, сер ачкан тавыш белән, ишеттермәслек итеп кенә:
- Бәләсеңме, апа, Бибисара апа миннән нәрсә сорады? “Син Гөлназ апаңны беләсеңме?” — ди.
- Беләм. Ул Уфада укытучылыкка укый, — дим.
- Син соңгы тапкыр аны кайчан күрдең?
- Бер атна элек кенә безгә кунакка килеп киткән иде, — дим. Шуннан соң ул сез кайтканчы берни дә сорашмады.
- Әллә Гөлназ апа чирләдеме икән, — дип сорап куйды нидер сизенә башлаган Айсылу. — Әйдә, өйгә керик, нишләп монда торабыз әле…
Ишегалдыннан ук әнисенең елаган тавышы ишетелде. Бибисара апасы Айсылуны күрү белән:
- Сылу, әниеңнең әйбәт киемнәрен чыгар әле, хәзер алар Юлдашка китәләр, — диде. Юлдашта әнисенең әти-әнисе яши иде.
“Яңа гына анда булып кайткан иде бит ул, ни булды икән?” дип уйлый-уйлый, әнисенең киемнәрен барларга тотынды.
Сеңлесе кыздырган бәрәңгене дә авыз итмичә, әнисе белән әтисе, машинага утырып, Юлдашка киттеләр. Өйдә Миңсылу әби, Миңлегөл һәм Айсылу гына калды.
- Яшь кенә иде шул әле, тәкъдире җиткәндер инде баланың, — дип акрын гына сөйләнеп йөргән дәү әнисеннән Миңнегөл:
- Нигә алар Юлдашка киттеләр, ни булган? — дип сорады.
- Әйтмәделәрмени сезгә? Гөлназ апагыз суга батып үлгән бит, мәрхүмкәй. Бик яшь иде бит әле, — дип, тагын үз-үзенә сөйләнеп йөри башлады.
Быел кышын “Орленок”та булган чакта Айсылу Гөлназ апасының туган көненә котлау открыткасы салырга уйлаган иде. Тик нигәдер сала алмый калды – әллә открыткасы булмады, әллә онытты… Хәзер менә ак каеннар, Гөлназ апасы теккән сырма… Менә ни өчен моңсу тоелган икән аңа каеннар. Ачы күз яшьләре түгеп утырган кыз кебек, ботакларын түбән игәннәр иде алар. Гөлназ апасының да шушы ак каеннар кебек яшь, матур чагы иде бит. Ул ничә ел буена укырга керү теләге белән янып, үткән ел теләгенә ирешкән иде. Педагогия институтының физика-математика факультетына кереп, бер курсны гына бетергән иде бит.
Айсылу Гөлназ апасын соңгы мәртәбә үткән кышта күргән иде. Ап-ак куян шапкасын кигән апасы әле дә булса аның күз алдында тора. Ә быел күрәлми калды. Кыш көне Гөлназ апасы килгәндә ул “Орленок”та иде. Әнә шул килүендә әнисенә сырма тегеп биргән дә инде ул. Җәй көне телевизордан чыгыш ясарга баргач, Гөлназ апасы, Айсылуны күреп, елап та алган әле. Бер күрәсе иде шул баланы, бигрәк сагындым, дигән булган. Менә шул апа юк инде хәзер, суга батып үлгән, ди. Юк, булмас бу! Исәндер! Шундый әйбәт апа үлә ди мени! Юк, юк… Айсылу, яшьләренә төелеп, чыгып йөгерде.
* * *
Икенче көнне иртән әтисе Айсылу белән Миңлегөлне дә Юлдашка алып китте.
Ләйсән белән Илнур Зиректәге туганнарында кунакта иде, шуның өчен бара алмый калдылар. Ни дисәң дә, алар бәләкәй бит әле, нәрсә аңларлар икән?
Көн аяз, кояшлы. Гөлназ апаны соңгы юлга озатырга бик күп кеше җыелган иде. Дәү әнисенең бөтен балалары да кайткан. Алар, кадерле сеңелләрен җибәрмәскә тырышкан кебек, һаман Гөлназ янында басып торалар. Ул күзләрен йомган, менә-менә зур итеп ачып җибәрер дә, мин исән бит, нигә барыгыз да елашасыз, дип елмаер кебек тоела.
Гөлназ гаиләләрендә иң кече бала иде. Алар барлыгы тугыз бала булганнар, өченче кызлары да яшьли үлгән. Шулай итеп, алар хәзер җидәү калганнар. Аңа нибары егерме дүрт кенә яшь иде бит әле! Әтиләре, Бөек Ватан сугышыннан исән кайтып, Гөлҗимеш әбекәй белән балаларын бергәләп аякка бастырганнар, дөнья көткәннәр. Менә иң кече кызлары да үсеп җитте дигәндә генә, якты дөньяны калдырып, мәңгелеккә күзләрен йомды. Җыелган халык та:
- Гөрләтеп туй үткәрер урынга, Гөлназны кара җир астына озатабыз инде, — дип елашалар.
- И-и, Айсылу балам, дип торам. Бигрәк тә охшагансың мәрхүмә апаңа, койган да каплаган менә, — дип бер әби Айсылуның башыннан сыйпады.
Ә аның башында һаман бер сорау бөтерелә иде: “Нигә гел яхшы кешеләр генә иртә үлә икән?..”
* * *
Шул көннән бирле Айсылуга ак каеннар гел сагышлы кебек тоела башладылар. Кырда үсеп утырган чәчәкләрне ул бер дә өзмәс булды. Аларны болай да кыска гомерләреннән мәхрүм итәсе килмәде. Якты дөньяга куанып, кояш нурларына манчылып, иртәнге саф чык тамчыларын эчеп яши бирсеннәр, әйдә! Явыз куллар кагылмасын аларга!
Әй- й, кешеләр! Ишетәсезме? Үзегезнең йөзегездә елмаю уяткан табигатьнең иң матур бүләкләре булган чәчәкләргә тимәгез! Бакчаларыгызда һәрвакыт чәчәкләр үсеп утырсын. Алар сезнең яхшы күңелле, кече күңелле кеше икәнегезне генә күрсәтерләр. Күңел дөньясы бай булган кешеләр генә чәчәкләрне сөя, тәрбияли белә.
Айсылуның кешеләргә ишеттерәсе килгән сүзләре иде бу. Ул үзе беркайчан да чәчкә өстеннән басып үтмәс, ак каеннарның бер яфрагын да беркайчан да өзмәс…
7
Кем генә комсомолга керү турында хыялланмый икән Айсылу кебек яшь чакта? Алар бит комсомолларның күрсәткән батырлыкларына, эшләгән эшләренә карап горурланалар. Шуның өчен менә ничә көн инде Зилә апалары пионерларга ВЛКСМ Уставын, демократик централизмны аңлата. Нинди кеше комсомол була ала, комсомол алдында нинди бурычлар куелган?.. Шул сорауларга җавап бирергә тырышалар алар. Шул ук вакытта пионер эшләрен дә онытырга ярамый. Пионерның кем икәнен белми торып, комсомолга керүе һич тә мөмкин түгел. Айсылу моны бик яхшы аңлый. Ә пионер эшләренә килгәндә, аның үз тәртибе бар. Өченче ел инде ул дружина советы председателе булып эшли.
«Орленок» пионерлагереннан кайткач, дружина эшләрен тагын да җанландырып җибәрде. Лагерьдагы вожатыйлары өйрәткәнчә, һәр минуты да файдалы үткән пионер тормышы башланды. Үзе өйрәнеп кайткан җырларны, биюләрне барысын да пионерларга җиткерергә тырышты. Аны һәр көнне пионер бүлмәсендә өстәл артында нинди дә булса кичәгә әзерләнгән вакытта, яки стенгазетага рәсем төшереп утырганда күрергә була иде. Үзеннән кечерәк балалар аңа олылап, ихтирам белән «Айсылу апа» дип дәшәләр иде. Айсылу аларның юатучысы да, киңәшчесе дә була ала. Шуның өчен Зилә апасы аның белән горурланып:
- Хәзер Айсылу үзе өлкән пионервожатый булып эшләрлек инде, тәҗрибәсе бар. Балалар да үзен яраталар, — ди торган иде.
Балалар арасында кайнашып йөргәндә, Айсылу үзенең кайгыларын да, йөрәгенең авыртканын да оныта, җаны-тәне белән эшкә чума иде. Пионер эше белән ул укуын да онытмый — гел яхшы билгеләргә генә укый. Җавап бирмәгән дәресен хәтерләми ул. Иптәшләре алдында гына түгел, үзенә дә оят булыр кебек тоела аңа.
* * *
Кызыл галстук белән хушлашу кичәсе булырга тиеш иде бүген. Укучылар, белдерүгә карап:
- Нинди кичә икән бу? Бездә бер дә андый кичә булганы юк иде, — дип, бер-берсе белән сөйләшә-сөйләшә, залга юнәлделәр.
Бүген комсомолга яңа гына аяк баскан егерме укучы кызыл галстуклары, пионер еллары белән хушлашалар иде. Айсылуның пионер елларындагы иң истәлекле көннәре «Орленок» пионерлагеренда үтте. Кичәдә ул әнә шул турыда сөйләргә әзерләнгән иде. Фәния — кызыклы үткән экскурсия, походлар турында, Лена — үзешчән сәнгать түгәрәгендә катнашкан иптәшләре, бию, җыр белән күңелне күтәргән көннәр турында, Гали тимурчылар командасы турында сөйләде.
Сөйләгәндә каушармын дип, Айсылу һич кенә дә уйламаган иде. Дулкынланудан, хәтта аның күзләренә яшьләр тыгылды, шуңа күрә соңга таба язуына карый алмый башлады. Тавышын көч-хәл белән чыгарып сөйләп бетергәндә, иптәшләренең үзенә елмаеп карап торганнарын күргәч, ал бите буйлап шатлык яшьләре тәгәрәп төште. Бераздан аның кулында өр-яңа комсомол билеты иде…
8
Айсылу яз көне авырып, озак кына больницада ятып чыкты. Шуңа күрә сигезенче класстан соң иптәшләре белән имтиханнарны бирә алмады. Ләкин аны олы куаныч көтә иде.
Мәктәптә укулар тәмамланырга санаулы гына көннәр калган чак. Беркөнне директор Айсылуны үз кабинетына чакырып кертте дә:
- Сине районның мәгариф бүлеге башкалабыз Мәскәүгә бару өчен путевка белән бүләкләде. Беләсеңме, Айсылу, районнан бер сине генә! Сиңа күрсәтелгән зур ышаныч бу! — диде.
Кыз аптырап калды.
- Ни өчен?- дип сораганын үзе дә сизми калды.
Ни өчен аны гына? Юкса районда аның кебек укучы беткәнмени? Иптәшләре ни уйлар? Ул бит алар кебек үк гади укучы. Ни өчен?
- Аны үзең дә аңларга тиеш. Син — мәктәпнең иң яхшы укучысы, активисты бит.
- Юк, мин бара алмыйм, Нури абый. Районда минем кебек укучылар бик күп бит. Берәрсенә бирсеннәр ул путевканы, — дип, Айсылу борылып чыгып китә үк башлады.
- Туктап тор әле. Сине райком җыелышы раслады бит инде, Уфага характеристикаңны да җибәрдек. Ничек тә каршы килә алмыйсың, Айсылу, аңла.
- Алай булса, рәхмәт, Нури абый. Мәскәүне бер күреп кайту — үзе зур бәхет бит ул! Ышанычыгыз өчен тагын да рәхмәт, — диде кыз, дулкынланудан калтырап.
- Менә, әллә кайчан шулай кирәк иде. Бар инде, дәресеңне укы, — дип, Нури абыйсы аңа чыгып китәргә рөхсәт итте.
Директор үзе дә нинди шат иде бит! Укучысы шундый бүләккә лаек булсын әле!
Айсылу Нури абыйсын аларның мәктәбенә эшкә килгән көненнән үк якын күрде. Кечкенә генә буйлы, балаларга һәрвакыт ягымлы карашта булган, елмаеп торган абыйның һәр хәрәкәтен, йөрешен, хәтта йөзен дә Владимир Ильич Ленинга охшата иде Айсылу. Менә шул абыйсы бүген аңа шатлыклы хәбәр әйтте.
Ул Мәскәүне хәзер якыннан беләчәк, музейларында йөриячәк, һәйкәлләргә чәчәк салачак. Шундый татлы уйларга чумып, Айсылу класс бүлмәсенә кереп китте.
* * *
…Җәйге башкала бигрәк тә матур икән! Урамнарда искиткеч тигез итеп үскән куаклар, бәрхет кебек яшел үлән һәм кәүсәләре ак буяуга буялган агачлар карашыңны иркәлиләр. Ә чәчәкләр? Кая гына карама — урман болынына килеп керәсең кебек! Боларның барысы да кеше хезмәте җимешләре икәне күренеп тора иде.
Башкортостан мәктәпләреннән җыелган иң алдынгы 68 комсомол бүген Мәскәү урамнары буйлап атлый. Сөйләшкән тавыш ишетелми. Ишетелмәс тә. Алар бит күптән түгел генә Ленин мавзолеенда булдылар. Шунда алган тәэсирдән, тиз арада гадәти хәлгә күчеп, сөйләшеп китәргә аларга йөрәкләре базмады.
Бераздан инде алар автобуска утырып, даһи юлбашчы соңгы елларда яшәгән һәм эшләгән Горки авылына юл тоттылар.
Автобустан төшкәч тә, Айсылу алдына музей кебек бер йорт килеп чыгар, дип уйлаган иде ул. Ләкин аны бөтенләй башка күренеш тетрәндерде дә, куандырды да. Мондый бакчаны Айсылуның әле беркайчан да, беркайда да күргәне булмагандыр. Күкләргә ашкан наратлар, усаклар, каеннар арасыннан кояш нурлары үтеп кереп, ап-ак төскә буялган эскәмияләргә төшәләр. Тибрәнгән яфраклар күләгәсенә карап торсаң, менә әле яңа гына шушы урындыктан Ленин үзе торып киткән кебек тоела.
Аяк астында йомшак хәтфә үлән үсә. Аңа аяк белән басарга кыймый торасың, рәнҗерләр кебек тоела. Гүя Ленин да шушы яктыга үрелгән үсентеләргә басмыйча гына аларның башларыннан сыйпап үткән.
Бу табигатьнең гүзәллегенә сокланмыйча мөмкин түгел иде. Агач, үләннәрдән бөркелгән хуш ис җанны тынычландыра, ял биргән кебек тоела. Владимир Ильич та бу бакчада ял итәргә яраткан, урманның саф, шифалы һавасын сулаган.
Сукмак буйлап бара торгач, Айсылу ачыклыкка килеп чыкты. Каршында ике зур гына ак йорт тора иде. Ә алар янындагы клумбада — розалар, Айсылу белгән бөтен төсләр дә бар иде монда.
Кеше… Ниләр генә эшли алмый ул! Әнә бит Ленин да чын кеше булган. Әгәр ул халыкларга юл күрсәтмәсә, азатлыкка чыгармаса, Айсылу хәзер менә шулай йөри алыр идеме? Бүлмәләрдә йөргәндә ул әнә шул сорауларга җавап эзли иде.
Ленинның аяклары басып үткән идәннәр, аның кулы тигән өстәлләр, күз нурларын чәчеп укыган, үзе язган китаплар…
* * *
Башкалада үткән берничә көн эчендә кайларда гына булмадылар алар! Владимир Ленин музеенда да, Тарих музеенда да, СССРның кораллы көчләр музеенда да. Санап бетерерлек түгел. Ә күпме тәэсирләр, истәлекләр алды Айсылу!? Ул күргәннәрен язып та бирә алмас, рәсемгә төшереп тә күрсәтә алмас иде, мөгаен. Үз күзләрең белән күреп, күңел күзең аша үткәрергә кирәк боларның барысын да. Чөнки бик күп бөек кешеләр яшәгән, күпне күргән, күпне кичергән башкала бит ул. Аны шуның өчен үз күзең белән күрмичә сөйләп бирерлек түгел. Кем ничектер, ә Айсылу нәкъ шулай уйлады.
Төнге тын шәһәр күген Кремль курантлары яңгыратып, «Тыныч йокы сезгә, тыныч йокы сезгә», дип кабатлыйлар сыман иде.
(Дәвамы бар).
Тәслимә ГӘРӘЕВА.
КОНТЕКСТ:
Айсылу (Автобиографик очерк)
Просмотров: 658