«Казан утлары»ның йөз еллыгы уңаеннан «Китап» радиосы автомарафон башлап җибәрде

IMG_20220321_160241«100 еллыкка — 100 шигырь» автомарафонының беренче тукталышында Камал театры актерлары «Казан утлары» журналында даими иҗат итүче шагыйрьләр белән шигырьләр сөйләде.

Шигърият көне уңаеннан, «Китап» радиосы «Казан утлары» журналы белән берлектә «100 еллыкка — 100 шигырь» дигән автомарафон уздыра. Көндезге 3тән алып кичке 6га кадәр Казан урамнарында шигырьләр яңгыраячак. 

Автомарафонның беренче тукталышы — Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасы янында. Биредә «Казан утлары» журналында даими иҗат итүче шагыйрьләр һәм Камал театрының артистлары Зөфәр Нуретдинов белән Ләйсән Гатауллина шигырьләр укыды. 

«Марафон „Китап“ радиосы аша без авторларны, яшь шагыйрләрне тәкъдим иттек, халык арасына чыгардык. Өлкән буын авторларын җәлеп итмәдек, күбрәк яшьләргә йөз тотарга булдык. Чөнки йөз еллык журналның киләчәге яшьләр кулында. Алар журналга карата җаваплылык та булдырсын иде», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Казан утлары» журналының шигърият бүлеге мөхәррире, шагыйрь Фәнил Гыйләҗи.

Яшь шагыйрә Алинә Хәбибуллина фикеренчә, марафон халыкны шигърият көненә тарту өчен менә дигән мөмкинлек. «Һава торышы салкын булу сәбәпле, халык аз булса да, шәһәр халкы киләчәктә шигърияткә тартылыр дип өметләнәм», — диде ул. 

«Бүгенге марафон мине 2018 елда „Печән базары“ фестивале көннәренә кайтарды. Мин анда шигъри баттлда катнаштым, ул вакытта да Казан үзәгендә шигырь уку бәхете эләккән иде», — диде шагыйрә Сәрбиназ Шәйхулова.

Камал театры янында Сәрбиназ Шәйхулова, Рифат Сәлах, Фәнил Гыйләҗев, Алинә Хәбибуллина, Дания Нәгыйм, Ләйсән шигырьләрен укыды.

Икенче тукталыш — Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры — Казанда урнашкан татар театры. Кариев театры артистлары, шулай ук, шигырьләр сөйләде. 

Өченче тукталыш — Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры. Монда шагыйрьләр Тинчурин театры артистлары белән чыгыш ясаячак. Шулай ук Ильяс Әүхәдиев исемендәге музыка көллияте укучылары да шигырьләр укыячак. 

«100 еллыкка — 100 шигырь» автомарафонының соңгы тукталышы — «Китап — club» рестораны. Монда, «Китап» радиосы үткәргән #китаптавышы марафоны катнашучылары җыелачак. Кичәдә шигырьләр һәм җырлар яңгыраячак. Шулай ук кунаклар шагыйрьләр белән аралаша алачак.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 642

Комментирование запрещено