Якташларыма мөрәҗәгать итәм

_CoyZO21tU0Быел Денистәге барлык спорт ярышлары да авылның 300 еллыгына багышланачак.

Билгеле, өч гасыр дәвамында Денис авылы халкы күпне күргән, күпне кичергән. Бүгенгесе көндә әйбәт кенә яшәп яталар. Эш сөючән, тырыш, уңган татарлар беркайчан да югалмаячаклар.

Мин үзем Татар Әбдекие авылында туып-үстем, Ульян шәһәрендә укып кайткач, озак еллар туган авылымның мәктәбендә эшләдем. Уку йорты ябылгач, Денис авылына күчтем. Исәнлегем рөхсәт иткән кадәр шунда эшләргә уйлым. Мәктәптә барлыгы дүрт авылдан (Денис, Татар Әбдекие, Карабикыл һәм  Ташлы) җыелган 64 бала белем ала.

Быел волейбол, баскетбол, стритбол, гимнастика буенча чаралар уздырдык инде. Алда — җиңел атлетика, футбол ярышлары. Алар да авылның 300 еллыгына багышланачак.

Әйтергә кирәк, 19 мартта район үзәгендә — Шенталыда чаңгы буенча «Шенталинская лыжня-масстарт» дигән өлкә ярышлары да узды. Анда Денис авылында туып-үскән, чаңгы буенча спорт мастеры булган Рәшит Нурмөхәммәтовны искә алдык, аның призына бер йөгереш ясадылар.

Юкка гына «хәрәкәттә — бәрәкәт» димәгәннәр! Әйдәгез барлык спорт ярышларында катнашыгыз, якташларым. 

Матди ярдәм итәргә теләүчеләр булса, «Соревнования, посвящённые к 300-летию села Денискино» дигән махсус медальләр дә ясатыр идем. Мәңгелек истәлек булып калыр иде алар. Минем Сберкартам  8-927-709-31-30 телефон номерына бәйле.

26oU6JYi3HMaasxfkPk2Zg bq2QBfKZeAA eez3Eiwg_IQ R4yQrsekogo SS0wMz_ot9E TzptcU9uoE8 YhPTG3DGvGQ _CoyZO21tU0

Рөстәм  НУРТДИНОВ, физкультура укытучысы.
Денис авылы, Шенталы районы.

Просмотров: 745

Комментирование запрещено