Иске Усман авылының мәдәният хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучыларына Карга боткасы бәйрәме үткәрде.
Элеккеге заманда кешеләр нилектән яз булганын белмәгәннәр. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән, дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп, сулар ага башлагач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар.
Бу көнне балалар матур итеп киенгәннәр, йомырка җыйганнар. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләгәннәр. Халыкны бәйрәмгә чакырганнар. Шулай авылны урап үткәннән соң, ярма, май, сөт алып, табигатьнең иң күркәм җиренә — кардан ачыла башлаган су буйларына, ялан-кырларга яки тау битләренә җыелганнар. Учак тергезеп, казан асканнар, ботка пешергәннәр. Ботка пешкәнче, төрле уеннар уйнаганнар, җырлар җырлаганнар, такмаклар әйтешкәннәр. Аннан соң, бергәләп, ботка ашаганнар. Ботканы балалар үзләре генә ашап бетермәгән, аның күп өлешен, каргаларга дип, ялан өстенә сибеп калдырганнар. Кырда учак ягу, ботка пешерү белән мәш килү балаларга әйтеп бетергесез рәхәтлек биргән. Соңыннан читкә китеп, каргаларның көтүе белән төшеп, ничек итеп «карр-карр» килеп ботка белән сыйлануларын карап куанганнар.
Балалар теләкләр теләгәннәр, җирдән муллык, күктән яңгыр, кояштан җылылык, табигатьтән бәрәкәт, илгә туклык, гаиләгә иминлек сораганнар.
Казанда тәмле ботка пешкәнче, балалар татар халык уеннарын уйнадылар, аркан тартып көч сынаштылар, кызыклы табышмакларга тиз жавапларын да таптылар. Шул арада тәмле ботка да пешеп чыкты. Килгән кунаклар карга боткасыннан авыз иттеләр һәм, әлбәттә, кошларны да сыйларга онытмадылар. Бәйрәм бик кызык һәм күңелле үтте.
Иске Усман авылының мәдәният хезмәткәрләре Гөлнара АБДУЛЛОВА, Гөлнур
ВӘЛИУЛЛИНА.
Камышлы районы.
Просмотров: 745