19 мартта Самараның «Чайка» мәдәният сараенда III «Мирас» Халыкара татар мәдәнияте конкурс-фестивале уздырылды.
«Фестивальдә катнашу гаризалары Самара өлкәсенең шәһәр һәм авылларыннан, Татарстан һәм Башкортостан республикаларыннан, Пенза, Оренбург, Әстерхан һәм Ульян, Кемерово һәм Чиләбе өлкәләреннән, Пермь крае, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән, Италия, Швеция, Канада һәм Чехия илләреннән килде», — дип сөйли чараның төп оештыручысы Искәндәр Сәетов.
Конкурста катнашучыларны, һәр елдагыча, Татарстанның һәм Самара өлкәсенең профессиональ иҗат осталары бәяләделәр.
Гала-концертның тантаналы өлеше, Самара музыкаль училищесының халык инструментлары оркестры чыгышы белән башланып, шәһәр мэры Елена Лапушкина, губернатор Дмитрий Азаров, “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президенты Фәхретдин Канюкаевның котлау телеграммаларын уку һәм җырчы, жюри рәисе Венера Ганиеваның сәламләү сүзләре белән тәмамланды.
Фестивальнең беренче һәм икенче көненең яртысы лауреатларны һәм дипломантларны сайлап алуга багышланган иде. Бу мәкалә авторына да нәфис сүз номинациясендә катнашучыларны тыңлап бәяләргә насыйп булды. Шуны билгеләп үтәсе килә: конкурсантларның шигырь уку осталыгы елдан-ел камилләшә бара. Моның сәбәбен “Мирас” фестиваленең югары таләпләреннән һәм катнашучыларның тырышлыгынан күрәм. Шулай итеп, “Яктылык” мәктәбе укучысы Дамир Вагыйзов, Дамир Хөсәенов һәм Радмир Гәрәев — өченче дәрәҗә, Камышлы мәктәбе укучысы Айназ Шәкүрова — икенче, Казан педагогия көллияте студенты Гөлназ Рәшитова һәм Башкортостан катнашучысы Лилия Мостаева — беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Гөлназ бу бәйгедә «Вокал» номинациясендә дә катнашып, III дәрәҗә лауреат исемен алды.
Музыка уен коралларында уйнаучы самаралылар арасыннан жюри әгъзалары музыка көллияте студенткасы Мәрьям Минхәмәтованы, 7 санлы музыка мәктәбе укучысы Алинә Дәүләтованы һәм музыка училищесының халык инструментлары ансамблен беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек дип таптылар.
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
Просмотров: 931