Кичә Иске Ярмәк авылы мәсҗидендә укучы балалар өчен Казан шәһәрендә экскурсия оештырылды.
Иң элек Казандагы Шамил мәсҗидендә Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдиннең хәер догасын алдык. Аннан «Туган авылым» ял итү үзәгендә, Казан кирмәнендә (кремльдә), Сөембикә манарасы янында, Кол-Шәриф мәсҗидендә булдык, «Түбәтәй» милли ризыклар ашханәсендә сыйландык.
Бу сәяхәтнең төп иганәчесе Фәния апай Вәлиәхмәтовага, авыл мәсҗиде әһелләренә, автобус хуҗасы Зәйнәбеддингә, балаларның мөгаллимәләре Зөһрә абыстайга рәхмәт сүзләре җиткерәм.
Сәяхәтчеләрне бушлай ашаткан өчен Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдингә дә, «Түбәтәй» хуҗасы Солтан Сафинга да зур рәхмәтләремне әйтәсем килә.
Камышлы, Кләүле һәм Исаклы районнарының имам мөхтәсибе, Иске Ярмәк авылы имамы Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТКӘРИМ.
Просмотров: 741