Чебешләрне көзен, чаңгычыларны язын саныйлар

HI4enLY3CEE115 апрельдә Шенталы район үзәгендә быелгы сезонда соңгы тапкыр чаңгы ярышлары узды.

Безнең кыш дәвамында тырышып әзерләнүебезнең нәтиҗәләре шәп.  Гайнуллин Айрат (9 сыйныф укучысы), Щербаков Тимур (8 сыйныф укучысы)  — 2 урыннарда, Мотин Руслан (8 сыйныф укучысы)  — 3 урында.
19 мартта өлкә ярышлары узды, анда Җәүдәт абый Хөснуллин — 3 урын, Галяутдинова Рәмилә — 2 урын яуладылар.
23 февральдә Камышлыда узган чаңгы ярышларында үзем медаль алдым.
2014 елдан бирле Рәсәй халкы «Эшкә һәм Ватанымны сакларга әзер» программасында катнаша. Быел безнең чыгарылыш сыйныф укучыларының барсы да шул билге ияләре булдылар. Аларны тыныч күңел белән озатачакларбыз. Бу күрсәткеч тә «Чебешләрне көзен саныйлар» әйтеменә туры килә.
Рөстәм НУРТДИНОВ,  Денис авылы урта мәктәбенең физкультура укытучысы.
Шенталы районы.

Просмотров: 752

Комментирование запрещено