Дөнья матурлыгы дәү әнидән башлана

Таслимя мустафинаБез дәү әниләребезгә “нә­нәй”, “картинәй”, “әби” дип яратып дәшәбез. Чынлап та әни­ләребезнең һәм әти­лә­ре­безнең әниләре безнең кү­ңел­ләрдә ниндидер бер аерым урын алып торалар.

Минем ике картинәем дә йөрәгемдә саф һәм пакь фә­рештәләр булып сакланалар. Аларны һәрвакыт күңел җы­лысы белән искә алам. Миңа 3 — 4 яшь кенә булган чакта карт­инәем белән иртән торып сәхәр ашаганымны хәтерлим. Ә нинди тәмле коймаклар пешерәләр иде алар мичтә! Шар кебек кабарып пешкән коймакларны акмай белән майлап җибәрсәң, дөньяда аннан да тәмлерәк ризык юк иде кебек.

Картинәйләрем, ак яулык­ларын бәйләп, үзләре теккән күлмәк-алъяпкычларын киеп, каз бәбкәләре саклап утырганнарын елга буена төшкән саен искә төшерәм, шулчак күңелләрем тулып китеп, күземә яшьләр килә…

Ә безнең оныкларыбыз хә­зерге дәү әниләрен – безне, ничек искә алырлар икән? Безнең сөйләгән әкиятләрне, җырлаган бишек җырларын ис­кә төшерерләрме? Үзебезнең йөрәк җылысын, сафлыгыбызны аларга бүләк итеп калдыра алырбызмы?

“Бар нәрсә дә дәү әнидән башлана” дип аталган проектны оештыручы координаторлар Оксана Бондаренко һәм Лариса Сенатованы да шушы сораулар уйланырга мәҗбүр иткәндер, күрәсең.

Самара Ветераннар йор­ты­ның Тәскирә Сханова җи­тәкләгән “Самара мозаикасы” клу­бында “Дәү әниләр өчен кичәләр” дә — шул уйланулар нәтиҗәсе. Без — дәү әниләр, бу бәйрәмдә инде 4 тапкыр очра­шу бәхетенә ирештек. Чыннан да бәйрәм булды ул безнең өчен. Әкиятләр сөйләшеп, бишек җырлары җыр­лашып, чәйләр эчеп утырдык. Чарада Идел буенда яшәүче төрле милләт халык­ла­ры­ның әкиятләре, бишек җырлары яң­гырады.

Беренче очрашуда славян халык­ла­рының әдәбият һәм мәдәният эксперты, тарихчы Александр Фогель безне рус халык әкиятләре та­рихы белән таныш­тырды. Балаларга сөйли торган әки­ятләр XX гасыр башында гына барлыкка килгәннәр, ә элек алар олылар өчен генә язылганнар.

Татар халык әки­ятләренең үзен­чә­леге белән тарих фән­нәре докторы, профессор Наи­лә Фәрид кызы Та­һирова таныштырды. Ул кунакларга Габдулла Тукайның “Су анасы”, “Шүрәле” әкиятләре турында сөйләде. Безнең татар халкына хас булган уң­ганлык, әдәплелек, олыларны хөрмәтләү сыйфатлары әки­­ят геройларына да күчкән. “Бә­ләкәй кошчык”, “Васыять” әкиятләренең геройлары да ярдәмчеллек, тырышлык белән аерылып торалар. Әкияттәге урман, су җәнлекләре, кошлар, агачлар кешеләргә хас сыйфатларга ия, алар бер-берсенә булышып, начарлык, явызлыкны җиңеп чыгалар, уңай нәтиҗәләргә ирешәләр. Шуңа да төрле милләт халыкларының әкиятләре балаларны тәр­бия­ләүдә зур әһәмияткә ия булып торалар, тормышта очраган сикәлтәләрне акыл, тырышлык, түземлелек, кайчакта хәйләкәрлек белән дә җиңеп чыгарга өйрәтәләр.

- Безнең әкиятләр балаларга олыларның сүзен тыңларга, урманга, су буена берүзләренә бармаска, бер-берсенә терәк булырга, эш сөючән, кыю булып үсәргә өнди, — ди Наилә Таһирова.

Ә мин үзем татар теленең матурлыгын, кош сайравы кебек ягымлы яңгырашын күрсәтеп, балачактан истә калган Габдулла Тукайның “Шүрәле” поэ­масыннан өзек укыдым. Самара татарлары арасында гармун уйнау остасы буларак танылган Мидхәт Әминов, гармунда, кубызда, курайда уйнап, бәйрәмебезгә ямь өстәде, гүзәл табигатебезнең мизгелләрен данлап, көйләр көйләде.

Чуваш һәм татар халык әкиятләре бер-берсенә охшаш булып чыктылар. Дөнья матурлыгын зурлаган, тормыш сынауларына каршы торган чуваш халык әкиятләре геройлары белән Татьяна Коршунова таныштырды, ә Галина Петрова борынгы җырлар башкарды, үз тормышыннан гореф-гадәтләргә кагылышлы мисаллар китерде.

Мордва халкының урман ияләре белән бәйле әкиятләре турында мәдәният хезмәткәре, этнограф Мария Ледяева сөй­ләде.

Бу очрашуларның иң ис­тә калган өлеше бишек җыр­ларына багышланган иде.  “Гор­ница” этнографик музее җитәкчесе, методист Марина Кузнецова рус халкының бишек җырлары, аларның тарихы белән таныштырып уз­ды. Ә шәхси этнографик музее җи­тәкчесе, этнограф Ирина Филатова әтисе күлмәгенә тө­релгән “балага” бишек җырын башкарды. Милләттәшебез, “Идел” ансамбле җырчысы Алинә Шәй­хелисламова Габдулла Тукай сүзләренә язылган “Бишек җыры”н җырлады.

Петр Алабин исемендәге музейның этнография бүлеге хезмәткәре Анна Олищук һәм этнограф, техник лицейның тех­нология укытучысы Татьяна Дейс безгә бишек курчак­лары ясап күрсәттеләр. Алар белән бергә без энәсез, кайчысыз төрле тукымалардан бармак озынлыгында гына булган курчаклар ясадык. Ул курчаклар бишектәге баланың беренче уенчыгы булган.

Безнең татар халкында да бик күп бишек җырлары сак­ланган. Бишек баланың беренче йорты булып саналган. Аны ашыкмыйча гына, туачак балага бәхет, сәламәтлек теләп ясаганнар. Балага күз тимәсен өчен, юрганын төрле тукымалардан (корама юрган) теккәннәр.

Мин үзем дә оныкларыма бишек җырлары җырлыйм. Сүзләре үзеннән-үзе күңелгә киләләр. Күбрәк көйләгән саен яңадан-яңа матур мәгънәле сүзләр туа. Татар халкының бишек җырларында балаларны кояш, ай, йолдыз, кошлар, чәчәкләр белән тиңләүче сүз­ләр очрый. Бала тугач ук аңа нинди кеше булып үсәчәге турында җырлана.

Милләттәшләрем, сез­гә үте­нечем бар. Үзегез бел­гән, яисә уйлап чыгарган әки­ят­лә­регезне, бишек җыр­ла­ры­гызны барлагыз! Шуларны түкми-чәч­ми ба­ла­ларыбызга тап­шыр­сак, бу мирас бүләге булыр иде. Хал­кыбызның тарихын, әби-баба­ла­рыбызның ис­тәлеген сак­лап калу – безнең бурыч бит.

Мин бу проектны бик урынлы, балаларыбызны, онык­ла­рыбызны чын кеше итеп тәр­бияләү өчен кирәкле, дип саныйм. “Бар нәрсә дә дәү әнидән башлана” проекты кысаларында оештырылган кичәләрдә катнашырга теләсәгез, түбәндәге телефоннар буенча шалтыратып мәгълүмат ала аласыз:

8-937-067-76-93 — Оксана,8-927-692-81-28 — Лариса.

Шулай ук Вконтакте социаль челтәрендә “Культурология в разных измерениях”, Центр всестороннего развития личности “Добрая традиция” төркемнәренә рәхим итегез.

Тәслимә МОСТАФИНА.

Самара шә­һәре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 863

Один комментарий

  1. Чыннанда шулай минуземнен эбем белэн ничек жилэк жыярга барганда биленэничэ кесэле фартугын бэйлэп жилэктэ дару улэннэре чамбр мэтрушкэ сары мэтр. Медвед ушки хэм б. Жыя идек хэрберсе турында тэбсирлэп сойлидэ иде. Каян белгэн хэзер уземдэ кулланам.