
Хәйдәр һәм Әлфия Сәфиуллиннар.
Хәйдәр абый һәм Әлфия апай СӘФИУЛЛИННАР турында…
Һәр кешегә гаилә – олы таяныч ул. Гаилә тормышы — һәрберебез өчен очсыз-кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы.
Гаилә мәхәббәтсез булмый. Мәхәббәт — бездән сорамый гына йөрәккә кереп урнашкан өермә диимме, сер димме шунда… Мәхәббәт булган урында рәхәт, серле мөнәсәбәтләр була.
Ярату — ул үзеңне үзгәртү. Йөрәк урыныннан куба, тән-җан яраткан кешегә генә тартыла. Аны гына уйлап янасың, көясең. Ул кешедән башка тормыш күз алдына да килми. Ул кешене генә күрәсе килеп тора… Аны күрсәң — сүзләр онытыла. Әгәр дә яраткан кешең җылы бер сүз әйтсә, күкләргә күтәрелгәндәй буласың. Ай белән кояшны кочкандай булып, йөгереп кенә йөрисең. Сихри дөньяга тап буласың. Яшисе дә, яшисе генә килеп тора. Менә шундый ул мәхәббәт….
Бүгенге язмамдагы кешеләр дә нәкъ мәхәббәтнең утында янып-көеп кушылган парлар - Сәфиуллиннар гаиләсе.
1949 елда Яңа Ярмәк авылында гомер итүче Сабир абый белән Мөсәвәрә апаларның гаиләсендә шатлык өстенә шатлык өстәп, бер егет дөньяга аваз сала. Ул Хәйдәр абый була. Тупырдап торган егет тиз үсеп, кул арасына керә. Әтисенең уң кулы да, сул кулы да була. Мөсәвәрә ападан аңа ачык йөзлелек күчкән булса, Сабир абыйдан — миһербанлылык, изгелектер, мөгаен.
Балачак, үсмер еллары хуҗалык эшләре эшләп, чыныгып үтә. Артык шук була ул, үзе зыян эшләмәсә дә – үзем дия, иптәшләрен «сатмый». Сабир абыйга күп кызарырга туры килә. Абзый бит мәктәптә укыта.
Шук булса да, тырышып укый, гел бишлегә генә. 8нче сыйныфны тәмамлагач, 1965 елны күрше Иске Ярмәк авылына укырга китә. Биредә бик чибәр кызны күреп ала. Бер күрүдә башын югалтырлык гашыйк була. Йөрәге урыныннан куба, җаны гел ул кызга тартыла. Мәхәббәт дими, ни дияргә моны!

Хәйдәр.

Әлфия.
Ә ул чибәр, мөлаем кыз безнең Әлфия апабыз була. Иске Ярмәктә туып-үсә. Бик тә сабыр, калын озын толымлы, зифа буйлы бу кызга кызыгучылар күп була, билгеле. Әмма Әлфия апай да Хәйдәр абыйны үз итә. Шулай итеп яшьләр дуслашып китәләр.
Әлфия апай да, Хәйдәр абый да укуда да сынатмыйлар, спортта да алдынгылардан булалар. Тырышып укып, 10 сыйныфны тәмамлыйлар. Хәйдәр абый Сергиевскийдагы ветеринария техникумына укырга керә. Аннан соң Ульяновскийдагы ветеринария институтыннан кызыл диплом алып чыга. Ә Әлфия апага килгәндә, ул Куйбышев шәһәрендәге педагогика институтында белем ала, химия һәм биология факультетында укый.

Хәйдәр белән Әлфия.

И-и-ий, ул чактагы туйларның матурлыгы, күңеллелеге!
Хәйдәр абый белән Әлфия апа биш ел очрашып йөриләр. 1971нче елның ноябрендә туйларын уздыралар. Кыңгыраулар таккан атлар белән килен күрше авылга төшә. И-и-ий, ул чактагы туйларның матурлыгы, күңеллелеге! Шулай итеп яшь гаилә барлыкка килә. Ике йөрәк бер уй, бер максат белән яши башлый.
Эшкә уңган, сабыр, инсафлы килен кайнанасы-кайнатасы белән дә, иренең туганнары белән дә уртак тел таба. Ике ел авылда торалар. Әлфия апай мәктәптә укыта. 1974 елда Хәйдәр абыйны баш ветеринария табибы буларак Утевкага эшкә җибәрәләр. Әлфия апай анда да укытучы булып эшли. Яшәргә урын да бирелә.
1979 елда Хәйдәр абыйны Солнечный совхозына күчерәләр. Зур комплекслы ферманың җитәкчесе итеп.
1980 елны тормышларын ямьләндереп, күптән көткән уллары Рафаэль туа. Нинди куаныч! Гаилә тулылана, зур җаваплылык өстәлә. Газизләрен тәрбияләү җан рәхәте бирә. Тормышның давамы дигән сүз бит инде.
Бер елдан соң тагын бер егет аваз сала. Тик кыска гомерле була, тугач та үлә… И-ий, йөрәк парәңне җир куенына салуның авырлыклары… Әлфия апай күз яшьләре түгә, Хәйдәр абый эченнән кайгыра. Үз кулларың белән газиз балаңны җирләүнең авырлыгын үз башыннан кичергәннәр генә аңлыйлар.
1981 елны Хәйдәр абыйны Борскийга күчерәләр. Биредә Әлфия апай училищеда укыта. 1988 елда абыебыз аспирантурага укырга керә. Биология фәннәре кандидаты исемен ала. Шул ук елны яшәргә Куйбышев шәһәренә күченәләр. Хәйдәр абыйга күп җирләрдә эшләргә туры килә. Кайда гына булса да, эшен җиренә җиткереп башкара.
Исәплиләр дә, Сәфиуллиннар бер уртак киңәшкә киләләр: 1992 елны үзләренең эшләрен ачып җибәрәләр. Төрле җәнлекләр үстерәләр һәм аларның тиреләрен эшкәртеп, тиешле урыннарга тапшыралар. Цехта уннан артык кеше эшли. Әлфия апай бухгалтер эшен башкара.
Рафаэль ата-анасына охшап тәртипле булып үсә, яхшы укый. Бик тә башлы бала үзлегеннән чит илләр телләрен дә өйрәнә: инглизчә, французча, латинча. Спорт белән дә шөгыльләнә. Югары уку йортын тәмамлый, 2003нче елны диссертация яклый. Экономика фәннәре кандидаты Тольяттидагы Валио заводында директор булып эшли. 2003 елны өйләнә, хатыны да - фәннәр кандидаты. Алар икесе дә беренче сыйныфтан бирле бергә укыганнар, бергә дус булып йөргәннәр. Дуслык мәхәббәткә әверелгән. Шулай бергә кушылып, 20 ел бергә яшиләр инде. Ике кызлары бар, алар да укуда сынатмыйлар, чит ил телләрен дә өйрәнәләр, җыр-бию белән дә мавыгалар.
2003 елны Хәйдәр абый Сәфиуллин безнең Яңа Ярмәк авылын (колхоз банкротка чыккан иде) үз карамагына алды. Туган авылын үсеш юлына бастырырга тырышты. Моны тормышка ашыру, чынбарлыкка әйләндерү өчен ул бернәрсә дә җәлләмәде. Планнары зурдан иде: сыр цехы ясарга, кооператив оештырырга… Юк шул, тормыш без дигәнчә генә бармый бит… Уйламаганда Хәйдәр абый яман вирус белән чирләп китте, ә инде чирдән арындым дигәндә генә, йөрәге туктады…
«Сизелмичә үтте-китте бу гомер. Яңадан яшьлеккә кайтып, кавышырга насыйп булса, кабат бер-беребезне сайлаган булыр идек», - ди Хәйдәр абый белән 49 ел бергә гомер кичергән Әлфия апабыз.

Яңа Ярмәктә. Туганнар белән бергә эшләү — рәхәт.

Сәфиуллиннар.

Уллары.

Хәйдәр абый улы белән.

Онык белән.
Әйе, алар бик матур яшәделәр. Бер-берсеннән башка бер көн генә түгел, бер сәгать тә яши алмадылар. Әлфия апай килендәшләре Әминә, Гөлҗиһан апайлар, каенсеңелесе Нурания апай белән бергәләп бер атнага ял итәргә киткәч, «Өйнең яме юк, Әлфиям, кайт» - диеп Хәйдәр абый көненә әллә ничә мәртәбә шалтырата булган. Ә инде кызлар ялдан кайтуына табыннар әзерләп, мунчада себеркеләр пешереп, көтеп алган. Хәйдәр абый: «И-и-ий, сеңел, Әлфия апаңны бигрәк яратам бит мин, аңардан башка яшәү — яшәү түгел инде ул», - диеп әйткәне дә истә.
Хәйдәр абый белән Әлфия апайның игътибары барысына да җитә иде. Аларның йортларыннан кеше өзелмәде. Йөзләре һәрвакыт ачык, табыннары мулдан иде.
Ничек бер-берсенә туры килгәннәр иде: уңганнар, кешелеклеләр, юмартлар. Йортлары әкият дөньясындагы кебек матур. Өйләренә керсәң, әйләнеп чыгарлык түгел, андагы чисталык-пөхтәлек… Исең китәр. Тәрәз төбе саен гөлләр кышын дә шау чәчәктә утыралар.

Оныклар.
Вакытсыз җир куенына керде шул абзыебыз… Ни эшлисең инде, без дигәнчә түгел шул. Әлфия апайга сабырлыкның иң олысын телибез. Балаларының, оныкларының игелеген күреп, калган гомерен исәнлектә-саулыкта шатланып яшәргә язсын, Ходаем. Балаларга да сәламәтлек, хәерле гомер. Ә Хәйдәр абыйның авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмах түрләрендә булсын. Әмин. Искә алулар дога булып барсын.

Туганнар арасында.
Туганнары Рузалия ГАФУРОВА.
Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 1137
Спасибо огромное, что рассказали о моем брате! Это человек огромного желания сделать мир добрее и счастливее ! Мне кажется , что он всех обнимал своим теплом и добротой! Вечная память !