Россиядә укучылар тарихны беренче сыйныфтан өйрәнә башлаячак

ee1e74324bbd46cee80cb5540d3858abРоссия мәктәпләрендә тарихны беренче сыйныфтан өйрәнә башлаячаклар. Бу хакта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Без тарих саклансын өчен барысын да эшләячәкбез. Мин мәктәпләрдә беренче сыйныфтан ук тарихи белем бирә башлау турында карар кабул иттем», — диде министр.

Хәзер Россиядә укучыларга тарихны бишенче сыйныфтан укыталар.

Элегрәк РФ Президенты Владимир Путин «Дөреслектә-көч!» I Бөтенроссия форумында катнашучыларны сәламләде. Анда Россиянең 30 төбәгеннән мәктәп укучылары катнаша.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 590

Комментирование запрещено