14 апрельдә Самараның «Художественный» кинотеатрында региональ «Дуслык» иҗтимагый оешмасы һәм Татарстан Республикасы Кинематографистлары берлегенең региональ бүлекчәсе, «Социомәдәни технологияләр агентлыгы» ярдәме белән, татар киносы кичәсе уздырды.
Биредә Татарстанның Кинематографистлар берлеге рәисе, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез?» («Сез исәнме?») фильмы тәкъдим ителде, картинаның режиссеры һәм баш рольне башкаручы Чаллы драма театры артисты Инсаф Фәхретдинов белән иҗади очрашу булды.
Тамашачыларны фойеда Мидхәт Әминов җитәкчелегендәге «Идел» җыр һәм бию ансамбле каршы алды. Мәүлет һәм Римма Низамовлар гаиләсе әзерләп алып килгән милли тәм-томнар һәм Гөлнара Насыйрованың зәвыклы кул эш¬ләнмәләре кунакчыллык атмосферасын тулыландырды.
«Исәнмесез?» фильмының премьерасы 2021 елның 8 сентябрендә XVII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә узган иде. Ул анда «Тамашачылар симпатиясе» призына һәм Татарстан президентының «Кино сәнгатендәге гуманизм өчен» бүләгенә лаек булды. Фильмда Татарстан һәм Башкортостанның 35 атказанган һәм халык артисты катнаша. Илдар Ягъфәров сүзләренә караганда, төп съемкалар Зәй һәм Сарман районнарында, шулай ук Казанда һәм Чаллыда узган.
Мансур Гыйлаҗев сценарие буенча төшерелгән фильм бердәмлек, туганлык хисен югалткан гади татар гаиләсе турында. Анда милли үзенчәлегебезне югалту, гореф-гадәтләребезне оныта бару мәсьәләләре күтәрелә.
«Без идеаль татарлар образын күрсәтергә омтылмадык. Киресенчә, тамашачыга чынбарлыкны күрергә ярдәм итәсебез килде», — дип ассызыклады Илдар Ягъфәров. Режиссер үз алдына халык менталитеты асылын ачып бирү, катнаш никахлар проблемаларын, гаиләдә ярдәмчеллек, татар үзаңын, милли мәдәният темаларын, бүгенге татарларның чын тормышын чагылдырган фильм төшерү бурычын куйган. Конкрет гаилә тормышын тулаем бер милләт тарихы итеп карарга мөмкин. Туганлык җепләре өзелә, якын кешеләр белән элемтә юкка чыга. Кызганычка, хәзерге халык һәркайсы үз почмагына посып, кеше проблемасына игътибар итмичә, «тик миңа гына тимәсеннәр» дип яшәргә тырыша, бердәмлек дигән төшенчә онытылып бара…
«Исәнмесез?» фильмын карарга күбесе гаиләләре, туганнары белән килгәннәр иде. Тамашачылар арасында яшьләрнең дә шактый күп булуы куандырды. Ике сәгать дәвам иткән драманы залда утыручы тамашачылар тын да алмыйча карадылар. Фильм тәмамланганнан соң да экранда титрлар беткәнчегә кадәр урыннарыннан селкенмәделәр. Ә аннары, аягүрә басып, киноны алкышларга күмделәр. Күпләрнең күзләрендә яшь иде.
- Экранда титрлар күренгәч тә, сезнең тыныч кына утыруыгызны күреп, «Самара фильмны кабул итмәде, ошатмады, бугай», дип куркып калдым, — дип башлады сүзен Тамерлан ролен башкаручы Инсаф Фәхретдинов. — Аллага шөкер, ялгыштым. Алкышларыгызга карап, «Исәнмесез?» сезнең күңелләргә хуш килгән, дип уйлыйм, — диде ул.
Вакыт инде шактый соң булса да, киноманнар өйләренә кайтып китәргә ашыкмадылар, микрофонны кулдан-кулга тапшырып, фикерләре, кичерешләре белән бүлештеләр. Бөтен тамашачылар да мондый фильмның бик урынлы һәм вакытлы чыгуы турында сөйләделәр. Беренче карашка, сюжет гади генә, ә залда утыручыларның бөтен эчке дөньясын, яшәү рәвешенә карашын тулысынча үзгәртә, дигән фикерләр яңгырады. Кайбер яшьләр татар телендә кинолар аз булуына зарландылар. «Исәнмесез?» фильмын «Яктылык» мәктәбенең өлкән сыйныф укучыларына да күрсәтәсе иде, яшьләр гаилә кыйммәтләрен аңласыннар, аларны саклап, киләчәк буыннарга тапшырсыннар иде, дигән тәкъдим дә булды.
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 673