Быел Россиядән Хаҗга 11 меңнән күбрәк кеше бара алачак

cb5b72c9af8f441ca40c5e70bf219cffСогуд Гарәбстаны рәсми рәвештә игълан итүенчә, быел бөтен дөньядан 1 млн кеше хаҗ кыла алачак. Россиядән 11318 кеше Хаҗга бара алачак.

Быел Хаҗга бару өчен алдан түләү 2500 $ тәшкил итә. Юлламаларның төгәл бәясе соңрак мәгълүм булачак, дип хәбәр итә Россия мөселманнары шурасы матбугат хезмәте.

Быел хаҗга яше 65тән артмаган кешеләр бара алачак. Шулай ук үзең белән коронавируска каршы прививка ясатылган сертификат һәм ПЦР-тест булырга тиеш.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 572

Комментирование запрещено