28 апрельдә С.Г.Вагыйзов исемендәге музей-йортыбызда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан бәйрәм чарасы үткәрелде. Байтуган авылы мәктәбенең 2-4 сыйныф укучылары җитәкчеләре Ф.Ф.Сәлахова, Е.Ш.Сәйдашева белән биредә кунакта булдылар.
Габдулла Тукайның ятим балачагын, язмышын искә алдык, китапларын укыдык, шагыйрьнең төрле елларда язылган шигырьләрен сөйләдек, татар халкының гимны булган “Туган тел” җырын күмәк башкардык. Ахырдан тәм-томнар белән чәй эчтек.
«И, туган тел, и, матур тел!», – бөек шагыйребез Г.Тукайның шушы кадерле, балачактан таныш, якын шигырь юллары онытылмый, барыбызның да күңелендә саклана. Чөнки ул безгә әниләребезнең күкрәк сөте белән кереп, аңыбызга, хәтеребезгә сеңеп калган.
Нурания АБЗАЛОВА.
Байтуган авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 964