Без, сугыш чоры балалары, ачлык-ялангачлык, фәкыйрьлек, юклык күреп, иң авыр заманда, бар авырлыкларны, кыенлыкларны күреп үстек. Барга канәгать булдык, булмаса — түздек. Чөнки барыбыз да бер хокукта, бер карашта, бер дәрәҗәдә идек. Хәзерге заман белән чагыштырып карыйк. Әлхәмдүлилләһи! Өс-башыбызга кияргә, ашарга ни телисең — барысы да бар. Пенсияне өйгә үк китереп бирәләр. Урман кисәсе юк — газ яна, керосин эзлисе юк — бер басу белән ут кабына. Хәтта кер юасы, идән себерәсе дә юк — барысын да автомат машиналар эшли. Әмма без барыбер канәгать түгел, һаман нәрсәдер җитми. Чөнки тормышка карашыбыз үзгәрде, йөрәкләребез каралды, эчке халәтебез сәламәтлегебезгә зыян китереп тора, шуңа авырулар да күбәйде. Кемнең акылы, йөрәге сәламәт — тәнендәге бөтен әгъзалары, калебе чиста була. Дөньясы да, халкы да хәзер акчага ябышкан. Аны Аллаһы урынына күрәләр. Йөрәк каралыгы, комсызлык, нәфес, саранлык… Көнләшеп, үпкәләп, яхшылыкны танымыйча, гел явызлыкта үчләнеп яшәсәк, әлбәттә, сәламәт була алмыйбыз. Читать полностью →