«Туган тел»нең яшь канаты

ФарзанаӨлкәбездә милли һәм ди­ни гореф-гадәтләрне, ана те­ле­без­не саклап калу һәм үстерү өчен күп эшләр баш­карыла. Милли-мәдәни мирасыбызны яшь буынга тапшыру, бүгенге көн активистлары башлаган эшләрне дәвам итәргә лаеклы алмаш тәрбияләү бурычы көн кадагында. Өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең яшь­ләр бүлеге менә инде 30 елдан артык бу юнәлештә бик актив эшчәнлек алып бара. Бүлекнең бүгенге җитәкчесе Фәрзанә Фәр­хәд кызы Мәхмүтова «Яшь­ләр көне» уңаеннан та­тар яшь­ләренең иҗтимагый эш­чән­леге һәм планнары белән та­ныш­тырды.

- Яшьләр бүлеге актив эш­ләп килә һәм мин моңа бик шатмын, — дип башлады сүзен Фәрзанә. — Күптән түгел генә шәһәребездә гөрләп узган «Студентлар язы» юбилей фестивалендә, өлкә Сабан туенда катнаштык. 21 — 29 июльдә Самара өлкәсендә 10нчы тапкыр узачак «iВолга» Идел буе федераль округының яшьләр форумында катнашырга әзерләнәбез. Быел ул «Россия халыклары бердәмлеге» темасына багышланган. Без «Халкым минем» бүлекчәсендә чыгыш ясаячакбыз. Ул үз мә­дә­ниятеңә һәм илеңә мәхәббәт, Россиядә яшәүче халыкларның бердәмлегенә һәм һәр мил­ләтнең үзенчәлегенә, мәдә­ни­ятләр һәм менталитетлар төр­лелеге шартларын­да арала­ша белү, милли гореф-га­дәт­ләрне һәм мөнә­сә­бәт­ләр­не саклауның заманча практика­ларына багышланган.

Без күптән инде Татар­станның «Идел» яшьләр үзәге белән тыгыз элемтәдә яшибез. «Татар яшь­ләре көннәре», «Мил­ләтебез хәзинәләре» һәм «Татар лидеры мәктәбе» кебек сменаларны көтеп алабыз. Анда төрле төбәкләрдән җыелып кил­гән мил­ләттәшләребез бе­лән үзара тәҗ­рибә уртаклашабыз, төрле регионнарда уза торган проектлар белән танышабыз. «Татар лидеры мәктәбе»н без бу елның маенда Самарада да оештырдык. Киләчәктә бу программа буенча даими рә­вештә эшли алырбыз, дип өметләнәм. 

Өч ел рәттән «Татар яшь­лә­ре көннәре» форумы кысаларында уздырыла торган «Танцпол йолдызы», «Идел моңы» бәйгеләрен оештыруда булышабыз — сценарийлар язабыз, сынаулар уйлап табабыз һәм алып баручылар буларак та чыгышлар ясыйбыз. Татарстан телевидениесенең ТНВ ка­налында чыгып килүче «Таяну ноктасы» тапшыруында да катнаштык. Ә узган ел ахырында, Казан меценатлары оештырган бәйгедә катнашып, грант та оттык. Хәзерге вакытта шушы проектны чынга ашыру өстендә эшлибез.

Оешма яшьләре аерым-аерым да төрле бәйгеләрдә, проектларда катнашалар. Дус­тыбыз Әлфинур Мәхмүтова быел «Идел» яшьләр үзәге оеш­тырган «Мил­ләтебез хә­зи­нәләре» сменасында әйда­ман буларак катнашты. Мин үзем һәм Эльмира Мефтахова Самара өлкәсе яшьләр хөкүмәтенең резерв составына алындык. Моның өчен безгә проектлар конкурсында катнашырга ту­ры килде. Җиңү яуладык һәм быелның гыйнварыннан Самара өлкәсе яшьләре хөкүмәте әгъзалары булу бәхетенә ирештек, — дип шатлыгы белән уртак­лаша әң­гәмәдәшем. — Безнең оешманы Самарада яхшы бе­ләләр. Әлбәттә, бу бик тә куандыра. «Эхо Москвы. Самара» радиосы эфирында чыгып килүче «Молодежный акцент» тапшыруында да бик шатланып катнаштым. Анда яһүд, казах, татар һәм корея милләте вәкилләре чакырылган иде. Без бик кызыклы темаларга, шул исәптән төрле халыклар вә­килләренең күпмилләтле җәм­гыятьтә яшәве турында сөй­ләштек.

- Әйе, чыннан да, яшь­лә­ребез бик актив һәм күпкыр­лы талант ияләре икән. «Туган тел» татар җәмгыятенең яшь­ләр бүлегенә ничек кушылып була? Бәлки, нинди дә булса сайлап алу турлары бардыр?

- Юк, бернинди дә сайлап алулар юк. Безнең оешмага, гадәттә, актив яшьләр үзләре киләләр. Төрле чараларда, мил­ли бәйрәмнәрдә катнашып, туган телебездә аралашканнан соң, күбесе алга таба «Туган тел»нең яшьләр бүлеге вәкиле булырга теләк белдерәләр. Яңа кушылучылар арасында кайберләре бөтенләй татарча белми, кайберләре аңлый, ә сөйләшә белми. Ә без — «Туган тел» яшьләре, үзара гел татарча гына сөйләшәбез. Шуңа күрә, оешмага килгәндә татарча бер сүз дә белмәгәннәр дә берникадәр вакыттан соң туган телебезне аңлый, татарча сөйләшә башлыйлар.

Билгеле инде, яшьләребезгә төрле сәбәпләр аркасында оеш­мабыздан китәргә дә туры ки­лә. Кемдер кияүгә чыга, кемдер өйләнә, эш яки уку урыны үзгәрә… Казанга, Пермьгә, Чебоксарга күчеп киткәч тә, без­нең белән элемтәдә торучы, ерактан торып та безгә төрлечә ярдәм итүче актив дусларыбыз бар. Ә менә Айрат Сәлимов гаилә коргач та безнең арада калды. Алай гына да түгел, ул тормыш иптәше Динәне дә безнең оешмага алып килде.

- Фәрзанә, яшьләребез ара­сында туган телендә сөй­лә­шер­гә оялу проблемасы бар­мы?   

- Самарада яшәүче бөтен татар яшьләре турында әй­түе кыен, әлбәттә. Ә үзем бе­лән аралашучылар турында әй­тә алам: үзара татарча сөй­ләшергә тырышабыз. Оялу-оял­мау мәсьәләсенә килгәндә, мин башка милләт кешеләрен мисал итеп китерер идем. Аеруча, үзбәк, төркмән, казахлар урамда барганда да, телефоннан сөйләшкәндә дә һәрвакыт туган телләрендә аралашалар. Мин аларның бу яклары белән сокланам. 

Билгеләп үтәсем килгән тагын бер нәрсә бар. Соңгы елларда татар яшьләре милли орнаментларга зур игътибар итә башладылар. Кызларыбыз, хәтта егетләребез дә гардеробларына милли бизәкләр төшерелгән кием-салымнар, сум­калар, аяк киемнәре һәм зәр­кән бизәнү әйберләре өс­тиләр. Минемчә, бу агым башка­ларга да үрнәк булырга тиеш.

- Тулысынча килешәм. Әң­гәмәгез өчен бик зур рәхмәт, Фәрзанә. Иҗтимагый эшегездә уңышлар телибез.      

 

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА. 

«Бердәмлек».

Просмотров: 693

Комментирование запрещено