Чын дуслык шундый була!

ДимитровградБүгенге язмам озак еллар дәвамында сыналган чын дуслык турында

Март аенда классташым Гөл­нур белән Рәшит Гыйль­метдиновлар Димитровград шә­hә­ре кафесында гаилә дус­лары Халидә Әхмәтҗанова ру­хына багышлап мәҗлес үт­кәрделәр. Алар, шушы нәсел­нең барлык туганнарын җыеп, мул өстәлләр корып, “Ясин” укыттылар. Безнең вакытта сирәк очрый торган хәл бит бу, дип уйлап куйдым. Сәбәбе нидә икән соң?

Яңа Малыклы районы, Зи­рек­ле Куак авылында туып-үскән Рәшит белән Гөлнур Гыйль­метдиновлар, матур гаи­лә корып, Самара шәhәрендә гомер кичерә. Аларның дус-тату гаиләләрендә уллары Ришат бе­лән кызлары Гүзәл үсеп җи­теп, үзләренә тиң парларын табып, югары белем алып, олы тормыш юлыннан атлыйлар. Оныклары да инде өлгереп килә, уңышлары белән куанды­ралар, бию буенча конкурсларда катнашып, һәр­чак җиңү яулыйлар, икесе дә тәртипле балалар булып үсә.

Гыйльметдиновлар мул тор­мышта гомер кичерә. Алар гаилә корып җибәргән беренче көннән үк тырышып, армый-талмый хезмәт итә. 90нчы еллар башында ук автомобиль запчастьләре белән сәүдә эшен башлап җибәрәләр. Шул ел­ларда, эш буенча Димитровград шәhәренә килгәч, Фидаил hәм Халидә Әхмәтҗановлар белән танышалар. Аларда да ике бала — уллары Рафаэль белән кызлары Юлия үсеп җитеп, гаилә корып, уңышлы гомер кичерәләр.

Бу ике гаилә утыз ел буе тормыш юлында очраган шатлык һәм кайгыларны, уңышлар һәм уңышсызлыкларны бергә уртаклашып, туганнарча дус һәм тату яши.

Алар татар милләтеннән бул­са, өченче гаилә — Николай белән Маргарита — чуваш милләте вәкилләре. Бу өч гаиләнең инде балалары һәм оныклары да дуслашып, тату яшиләр. Искиткеч, сок­ланырлык дуслык, татулык — хәзерге вакытта бик тә си­рәк очрый торган күренеш. Бу гаиләләрдә балаларына исем кушу, туй мәҗлесләрен, дини бәй­рәмнәрне барысы да бергә, аралашып, бер-берсенә булышып үткәрәләр.

Быел Әхмәтҗановлар гаи­ләсенә зур кайгы килде. Искиткеч ягымлы, олы йөрәкле, бик тә юмарт Халидә ханым көт­мәгәндә бакыйлыкка күчте. Бу кайгыны якыннары, туган­на­ры авыр кичерделәр. Гыйль­метдиновлар Халидә ха­ным­ның җидесен үткәргәч кенә Самарага, өйләренә кайтып китте. Бүген бу гаиләләр үзара тыгыз элемтәдә торып, бер-берсенә таяныч һәм терәк булып яшиләр.

Сокланырлык, үрнәк итеп күрсәтерлек татулык бит бу! Алдагы гомерләре дә шулай дуслыкта узсын, татулык мө­нәсәбәтләре беркайчан да өзел­мәсен, бала-оныкларына ру­­хи мирас булып күчсен иде.

Бу язмам Халидә ханым рухына дога булып ирешсен иде. Якты дөньяда калган якыннарына бала-оныкларының игелеген күреп, исәнлектә, тигезлектә гомер итәргә язсын. Бу гаи­лә­ләргә чын дуслыкны озак еллар сак­лап яшәргә, алдагы тормышны бергә кичерергә насыйп итсен.

Дөньялар тыныч булсын, киләчәк гомерләрегез бер-бе­ре­гезгә таяныч, терәк булып, аңлашып үтсен. Бала-онык­ла­рыгыз сезнең татулыкны, дус­лыкны дәвам итсеннәр.

 

Нурия ХәФИЯТУЛЛОВА.

Димитровград шәhәре.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 988

Один комментарий

  1. Бер курешу узе бер гомер эфэрин жаен табып курешкэннэр