22-24 июля в Татарстане пройдет Всероссийский турнир по стрельбе из традиционного лука «Туган батыр» / 22-24 июльдә Татарстанда “Туган батыр” Бөтенроссия турниры уза

DSC_0981_1Впервые в Татарстане пройдет Всероссийский турнир по стрельбе из традиционного лука «Туган батыр». Турнир, приуроченный 1100 летию принятия Ислама в Волжской Булгарии проводится 22-24 июля 2022 года на Елабужском городище на территории, прилегающей к древней Булгарской мечети X века. Гости города смогут не только насладиться красотами природы, но и окунуться в атмосферу старины, пожить в палаточном лагере.

На сегодняшний день принять участие на турнире изъявили желание 61 лучников из Москвы, Санкт-Петербурга, Ижевска, Башкортостана, Н.Челнов, Елабуги, Альметьевска, Казани. 

Туган батыр – это образ татарского героя, который несет в себе и дарит миру человеческие ценности и наследие народа. Еще 14 веков назад Пророк (мир ему и благословение Аллаха) говорил: «стрельба из лука есть лучшее из развлечений» (ат-Табарани).  

Организаторы турнира: Духовное управление мусульман Республики Татарстан, Мухтасибат г.Елабуга и Елабужского района, министерство спорта Республики Татарстан, министерство культуры Республики Татарстан, администрация г.Елабуга и ЕМР Республики Татарстан, Национальный комплекс «Туган авылым» г.Казань, АНО по развитию конно-верховой стрельбы и стрельбы из традиционного лука Республики Башкортостан «Мэргэн уксы»; мужской спортивный клуб «МАКСАТ» г.Елабуга;  Елабужский государственный музей-заповедник; Федерация стрельбы из лука Республики Татарстан. 

Турнир проводится с целью пропаганды и изучения исторического, этнического, фольклорного и культурного наследия народов; пропаганды здорового образа жизни; привлечения молодежи к систематическим занятиям спортом; популяризации стрельбы из традиционного лука; развития событийного туризма в Республики Татарстан; выявления, подготовки и совершенствования высококвалифицированных спортсменов по стрельбе из традиционного лука, способных представлять Республику Татарстан на соревнованиях Российского значения и Российскую Федерацию на соревнованиях международного уровня. 

Участниками турнира могут стать мужчины и женщины старше 16 лет, также дети 10-15 лет. Лучники должны быть в народном историческом костюме и иметь собственный лук, стрелы и колчан. Допускаются участники не только из российских регионов, но и представители иностранных государств. Толерантность делает такой турнир доступным для всех Это позволит изучить историческое, этническое, фольклорное, культурное наследие самых разных народностей. 

В целях безопасности перед началом турнира всем участникам необходимо ознакомиться с правилами поведения и самостоятельно изучить технику безопасности при стрельбе из традиционного лука.  

Соревнование пройдет в VIII этапов: разминка, биатлон, атака, стрельба на скорость, стрельба с колена, стрельба с фронтальной стойки, турецкая пута. Призовые места будут распределены в номинации пешая стрельба отдельно для мужчин, женщин и детей.

В рамках турнира и гости, и участники смогут прикоснуться к истокам Древней Булгарской цивилизации; прочувствовать мощь правления известного булгарского Эмира Ибрагима I Мухаммада; увидеть старинные фортификации, укрепления и оборонительные валы; отведать вкуснейшие блюда, приготовленные на живом огне; совершить коллективную молитву в стенах древней мечети. 

Посетив Всероссийский турнир, зрители смогут лицезреть захватывающие соревнования лучников, испытать свои силы в интерактивной зоне, посетить оригинальную ярмарку турнира и увлекательные мастер-классы для детей и взрослых, отведать халяль плов, приготовленный на живом огне и тд. 

Абсолютно у каждого в рамках турнира «Туган батыр» будет возможность найти свой путь в жизни; стать частью огромной и сплоченной семьи отважных стрелков из традиционного лука; встретить настоящих друзей и единомышленников; получить ценнейшие наставления от мудрых учителей. 

dumrt.ru

***

Татарстанда беренче тапкыр җәядән ату буенча “Туган батыр” Бөтенроссия турниры узачак. Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган турнир 2022 нче елның 22-24 нче июлендә Алабуга шәһәрчегендә X гасырның борынгы Болгар мәчете янындагы мәйданда үткәреләчәк. Шәһәр кунаклары табигатьнең матурлыгына сокланып кына калмыйча, борынгы мохиткә чумып, палаткалар шәһәрчегендә дә яши алачак.

Бүгенге көндә, турнирда катнашырга теләп, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижевск, Башкортостан, Яр Чаллы, Алабуга, Әлмәт, Казанда яшәүче укчылардан 61 гариза килгән. 

Туган батыр – татар каһарманы образы, ул үз эченә кешелек кыйммәтләрен һәм халык мирасын ала һәм аны дөньяга таныта. Моннан 14 гасыр элек үк Пәйгамбәр ﷺ болай дигән: “Уктан ату – иң яхшы күңел ачуларның берсе” (әт-Табарани).

Турнирны оештыручылар: Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Алабуга шәһәре һәм Алабуга районы мөхтәсибәте, Татарстан Республикасы спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Алабуга шәһәре һәм Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы хакимияте, Казан шәһәренең «Туган авылым» милли комплексы, Башкортстан Республикасының “Мәргән уксы” атка утырып ату һәм традицион җәядән атуны үстерү буенча автоном коммерцияле булмаган оешма; «МАКСАТ» ир-атлар спорт клубы, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы, Татарстан Республикасының җәядән ату федерациясе.

Турнир халыкларның тарихи, этник, фольклор һәм мәдәни мирасын пропагандалау һәм өйрәнү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау; яшьләрне даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү; җәядән атуны популярлаштыру; Татарстан Республикасында вакыйгалар туризмын үстерү; Татарстан Республикасы һәм Россия күләмендәге ярышларда Россия Федерациясен тәкъдим итә алучы югары квалификацияле җәядән атучыларны ачыклау, әзерләү һәм камилләштерү максатларында үткәрелә.

Турнирда 16 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар, шулай ук 10-15 яшьлек балалар катнаша ала. Уктан атучылар халык тарихи костюмнарыннан булырга, үзенең угы, җәясе һәм ук салу җайланмасына ия булырга тиеш. Катнашучылар Россия төбәкләреннән генә түгел, чит итлләрдән дә килеп катнаша ала. Толерантлык мондый турнирда һәркем өчен катнашу, төрле халыкларның тарихи, этник, фольклор, мәдәни мирасын өйрәнү мөмкинлеге бирәчәк.

Куркынычсызлык максатларында турнир башланыр алдыннан барлык катнашучыларга да кагыйдәләр белән танышырга һәм җәядән ату вакытында куркынычсызлык техникасын мөстәкыйль өйрәнергә кирәк.

Ярышлар VIII этапта узачак: разминка, биатлон, һөҗүм, тизлеккә ату, тездән ату, фронталь стойкадан ату, төрек путасы. Җәяүле ату номинациясендә призлы урыннар ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар өчен аерым биреләчәк.

Турнир кысаларында кунаклар да, катнашучылар да борынгы Болгар цивилизациясе тарихы белән таныша алачак; танылган Болгар әмире Ибраһим I Мөхәммәднең идарә итү көчен тоя алачаклар; борынгы фортификацияләрне, ныгытмаларны һәм саклау валларын күрәчәк; утта әзерләнгән тәмле ризыкларны авыз итәчәк; борынгы мәчет диварларында җәмәгать белән намаз укыячак.

Бөтенроссия турнирында булучылар иң кызыклы уенчыларның ярышларын караячак, интерактив зонада үз көчләрен сынаячак, турнирның оригиналь ярминкәсенә, балалар һәм өлкәннәр өчен мавыктыргыч мастер-классларга барачак, тере утта әзерләнгән хәләл пылауны авыз итә алачак.

«Туган батыр» турниры кысаларында һәр кешегә тормышта үз юлын табу, традицион уктан атучылар бергәлегенең бер әгъзасы булу, чын дуслар һәм фикердәшләрне очрату, зирәк остазлардан кыйммәтле киңәшләр алу мөмкинлекләре тудырыла.

dumrt.ru

Просмотров: 666

Комментирование запрещено