Рәхмәт иясе Равил

Равил ГалимуллинХикмәтнең иң зуры — чын кеше булуда. Җир шарының үпкәләре — бар тереклеккә энергия бирүче урман булган кебек, безнең Гали авылының уңган егетләре дә авылыбызны үстерүгә сулыш өреп торалар. Алар кешелекле, җаваплы, кыю фикер йөртүче егетләр. Шундыйларның берсе Равил Галимуллин.

Зөлфия Габдулла кызы һәм Шамил Сабир улы Гали­мул­линнарның өч кызлары һәм өч малайлары туа. Равил 1971 елның ямьле июнь аенда, бишенче бала булып дөньяга килә. Урта мәктәпне тә­мамлагач, ДОСААФта шофер­лыкка укып чыга, аннан соң Новосибирскида РВСМ ракета гаскәрләрендә хезмәт итә, кайткач, Газпромда шофер булып эшли. Читтән торып Техник университетта югары белем алып чыккач, «Аллас» оешмасын җитәкли. 1995 елда Суфия белән өйләнешеп, ике малай, бер кыз үстерәләр. Хәзер алар Похвистнево районының «Венера» бистәсендә бик мул тормышта яшиләр.

Равил 2007 елдан бирле эш­мәкәрлек белән шөгыльләнә. Үзенең ком карьеры бар. Шуннан ком, гравий чыгарып, юллар төзүдә катнаша. Аның авыр да, олы да хезмәте, һәрвакыт югары бәяләнеп, көч-куәт өстәп тора. Ләкин ул моның белән чикләнми,  Старое Похвистнево авылының 1700 гектар җирен арендага алып, иген, көнбагыш үстерә башлый. Уллары Раил белән Ислам да әтиләре белән бергә эшлиләр. Кызы Равилә җиденче сыйныфка күчте, ә Суфиясе — үзендә пешекче сәләте ачкан уңган хуҗабикә.

Әниләре Зөлфия апа — кояштай җылы җанлы, ярдәмчел кеше. Аның эчке дөньясы бай. Моннан 5 ел элек Зөлфия апа уллары ярдәме белән хаҗга барып кайтты. Гомер буе «Бер­дәмлек» газетасын яз­ды­рып ала. Мине күргәч, дәрт­ләндереп мактап куя үземне. Рәхмәт аңа. Бөтен балалары да, әти-әнисеннән үр­нәк алып, һәрберсе үз эше белән шө­гыльләнәләр. Әтиләре генә күптән мәрхүм инде.

Равилнең изгелекләрен аңар­дан ярдәм күргән халык кына аңлап бәяли ала. Ул үзенең бригадасы белән Зө­бәйдә апаның иске өенең нигезен яңартып, түбәсен калай белән ябып, яңа тәрәзәләр куеп, электр чыбыкларын алыш­тырып, яңартып бирде. Бө­тендөнья татар конгрессына — 50 мең, Донбасс халкына 120 мең сум акча белән  ярдәм иткән. Бик күп мохтаҗларга булышып, хәер-фатихаларын, рәх­мәтләрен ала. Ә үзебезнең авылга ярдәм иткәнен сөйләп бетерерлек тә түгел. Күп еллар буе Сабан туйлары, Олылар көне, ифтар, корбан мәҗ­лесләре үткәрүдә булыша. Ме­нә әле минем белән әңгәмә барышында да, мәктәп укучылары өчен мәдрәсәдә ифтар үткәреләчәген белеп алгач, өлешем керсен дип, оеш­тыручыларга акча бирде. Мәҗ­лескә укытучылар һәм балалар — барысы бергә җит­меш­ләп кеше чакырылган иде. Укучылар күбесе ураза тота икән. Изге айда изге ният белән бирелгән садакаларың бәла-казалардан, афәтләрдән сак­ласын, һәр башлаган эшеңнең нәтиҗәсе уңышлы булсын! Бу дөньяда чәчкән изге гамәл ор­лыкларының җимешләрен ахи­рәттә җыеп алырга насыйп булсын.

Һәркемнең тормышы үз агымы белән бара. Алга таба да исәнлектә, тигезлектә, балалар, оныклар бәхетенә куанып, изгелекләр кылып яшәгез. Афәрин, рәхмәт иясе Равил!

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы, Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 849

Комментирование запрещено