Җәйге каникуллар вакытында ата-аналарны баланың буш вакытын ничек итеп кызыклы да, файдалы да итеп уздырырга дигән сорау борчый. Җәй көне дә балаларның яңа белем туплавы бик мөһим.
Менә инде өченче ел рәттән Похвистнево районы, Мәчәләй авылының 5нче санлы мәчетендә 8 яшьтән 14 яшькәчә балалар өчен бушлай дини укулар үткәрелә.
Ислам нигезләрен Похвистнево шәһәреннән килеп ирле-хатынлы Наил һәм Зөлфия Курмаевлар укыталар. Наил хәзрәт Курмаев менә инде 10 ел дәвамында Гали авылы мәдрәсәсендә мөгаллим булып эшли. Хәзер ул Похвистнево шәһәренең Үзәк мәчетендә имам вазифасын да башкара. Курмаевлар, җирле халыкны ислам нигезләренә, аның тарихына һәм гарәп теленә өйрәтү өчен, 10 көн дәвамында көн саен Мәчәләйгә килеп йөриләр. Укулар — бушлай.
Хәзерге вакытта мәчеттә 2 төркем — мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлар һәм мәктәп укучылары шөгыльләнә. Дәресләр 2 сәгать дәвам итә, тәнәфес тә каралган.
Кышын Наил хәзрәт ислам дине дәресләрен ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен үткәрә.
— Җәен балалар каникулла¬рын әби-бабалары янында үткәрәләр. Шуңа күрә олылар оныкларын мәчеткә укырга кабул итүне сорап гариза язалар. Без аларга үгет-нәсыйхәт бирәбез һәм безнең мәктәптә уку кагыйдәләре белән таныштырабыз.
Мәчет юл буенда булганлыктан, олылар көн саен график буенча кизү тору оештырылар. Һәр дәрес ахырында без балаларга сок, туңдырма кебек күчтәнәчләр өләшәбез. Ата-аналар да, балалар да бик канәгать, — дип сөйли Сәйфулла хәзрәт. Ул, киләсе елдан башлап, укулар алдыннан ата-аналар белән җыелыш үткәрергә һәм алардан рәсми гаризалар җыярга ниятләүләре турында да әйтте.
7 июльдә 5нче мәчеттә чыгарылыш кичәсе булды. Анда һәр укучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Узган елда яулыклар һәм түбәтәйләр бүләк иткән булсалар, быел Хәйдәр Болгарның «Намаз» китабын өләштеләр.
— Балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә бик кулай китап бу, — ди Сәйфулла хәзрәт.
Шулай, битараф булмаган кешеләр, ата-аналар, әби-бабайлар тырышлыгы белән җәйге ял балалар өчен файдалы уза. Бу хәзерге заман чынбарлыгында бик мөһим нәрсә.
Айгөл МИНАСТИНОВА.
(«Дуслык» сайты)
«Бердәмлек».
Просмотров: 747