Надеждино авылы мәчетенә — 25 ел

20210416_125905Надеждино авылы тарихы әби-патша Екатерина чорыннан башлана. Ул Идел буендагы буш җирләрне герман халкына биргәч, Александрталь дип аталган немец авылы барлыкка килә. Герман кешеләренә җир эшкәртү, мал үрчетү өчен эшчеләр кирәк булганлыктан, авылда рус, чуваш, мордва һәм татар халыклары да яшәп китә. Надеждино исеме белән ул сугыштан соң, немецлар туган якларына китеп беткәч кенә атала башлый.

Вакыт узган саен авыл зурая бара. Чәчәк аткан вакыты 1970 — 1990 елларга туры килә. Авылның озынлыгы, халык әй­түенчә, Кондырча елгасы буйлап 7 километрга сузылган. Яңа йортлар төзелә, берничә параллель урамнар барлыкка килә. Урта мәктәпне тәмамлаган егетләр-кызлар, авылдагы 68 санлы авыл хуҗалыгы училищесын тәмамлап, колхозда калалар. 

Кызганыч ки, 1990 елларда шундый уңышлы эшләп килгән төзек һәм матур авыл тарала башлый. Бүгенге көндә авылда татарлар саны 20 — 25 процент тәшкил итә. Динне алар бик авыр вакытларда да тотканнар. Намазларны өйләрендә укыганнар, җомга намазларын берәр кеше йортында үткәргәннәр. Дингә ирек бирелгәч, 1996 ел башында, татарлар мәчет сала башлыйлар һәм инде 1997 ел­ның җәендә мәчеттә беренче намаз укыла.

Ул вакыттагы колхоз җи­тәкчесе Геннадий Васильевич Инкин мәчет төзү эшендә бик күп ярдәм итә. Авыл администрациясе урман делянкасы бүлеп бирә, трактор, машиналар, техника, кирпеч, калай, хәтта кадагына кадәр тәэмин итә. Кирәк чакта төзүчеләрне эштән җибәрә.

Ә шулай да мәчет төзеле­ше башлыча халык көче бе­лән алып барыла. Ә башлап йөрүчесе Ислам Миннафа улы Хөсәенов (2011 елда вафат, урыны оҗмахта булсын) була. Әйтергә кирәк, мәчет төзелешендә Надеждино авылының яше-карты, төр­ле милләт кешеләре һәм читтә яшәүче авылдашларыбыз да ярдәм итәләр. Мәчет өчен урын берсүзсез бирелә, проект-документация ясала. Тө­зелеш җитәкчесе Ислам Хө­сә­енов, беренче ярдәмчесе — Тәл­гать Мөхәммәтов булалар. Шулай ук Закир Нургали­ев, Мәсхүт Мингалиев, Минневәли Әхмәтҗанов, Сөләйман Абдрахманов, Рәис Сафин, Габделбари Сафин, Марс Гайфуллин, Габделбари Ибраһимов, Миннафа Хәйбуллов, Вазыйх Габбазов, Моттахар Локманов, Миневәли Мөхәммәтов, Иб­раһим Хәкимов, Абдулла Сафин, Миневәли Нәҗипов, Мотыйгулла Туктаров, Хәлим Мө­хәммәтшин, Солтан Сөләй­манов, Әхмәт Мингалиев, Нур­хамәт Моталлапов, Әсхәт Хә­кимов, Вазыйх Фәткуллов һәм башка авылдашларыбыз эш­не төпле итеп алып баралар. Ха­тын-кызлар да читтә калмый, Тәлгать Мөхәммәтовның әнисе Шәрзада апа, Әл­фия Иб­ра­һи­мова, Нурия Мө­хәм­мәтова, ашын-чәен әзерләп, эшчеләрне ашатып торалар. Эш белән дә, акчалата да ярдәм итүчеләрнең исемнәрен төшереп калдырган булсам, үпкәләмәгез, га­фу итегез, барыгызга да Ал­ла­һы Тәгаленең рәхмәте булсын иде. Шул исемлектәге авыл­даш­ла­рыбызның күбесе инде вафат булды. Аллаһы Тәгалә барысына да ахыргы урыннарын оҗмахтан ирештерсә иде.

Авылыбызда дингә хезмәт иткән ун имам-хатыйбның исем­нәре билгеле — Хәсәнгата Бадыйгин, Шакир Ваһитов, Харис Шаһиәхмәтов, Зәйдулла Йосыпов, Сәхаб Кыямов, Закир Нургалиев, Габбас Харисов, Мәсхүт Мингалиев, Габдулла Йосыпов, Миневәли Әхмәтҗанов.

Мин дә, Мәс­хүт Кыямов, бу елдан башлап лаеклы ялда. Бер ай элек имам-хатыйб һәм мәчет советы рәисе вазифалары Ислам Харис улы Шаһиәхмәтовка тапшырылды.

 

Мәсхүт КЫЯМОВ.

«Бердәмлек». 

Просмотров: 847

Комментирование запрещено