Казанда Хәния Фәрхи яшәгән йортка мемориал такта куела

6a6d68a326044052c6f64f6054300de327 июльдә җырчы Хәния Фәрхи-Биктаһированың вакытсыз вафат булуына 5 ел тула. Халык мәхәббәтен яулаган җырчының исемен мәңгеләштерү эше Казанда да дәвам итә. Бу турыда «Шәһри Чаллы» сайтында хәбәр ителә.

«Бу көнне башта «Бәйрәм» ансамбле егетләре, ире, балалары, оныклары, кияүләре, дуслары һәм яраткан тамашачылары белән 11.00 сәгатьтә зиратка барабыз. Кадерле кешебезне искә алып, каберенә чәчәкләр салачакбыз. 13.00 сәгатьтә Казанда ул гаиләсе белән яшәгән Имәнлек урамындагы 57нче йортка мемориал такта кую уңаеннан рәсми чара оештырылачак», – диде Биктаһировларның гаилә дусты Раил Нуриев.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 750

Комментирование запрещено