Авылдашлар тату булганда, зират та чиста була

Алмалы зиратыКеше, җир йөзендә күпме генә яшәсә дә, ахыры була инде ул. Шул чакта мәетне күмү мәшәкатьләре башлана. Шәһәр зи­ратларында каберләр артык күп тә, кыйбат та. Рубежныйдагы илә дә зур зиратка килеп, туганыңның каберен чистарту өчен башта аны табарга кирәк әле! Шуңа күрә вафат булганның туганнары, бертавыштан, туган-үскән авыллары зиратын сай­лыйлар. Ләкин шунысы да бар: күп вакытта авыл инде беткән, зираты ташландык хәлгә килгән булырга да мөмкин. Яисә, ту­ган авылы картлары каршы төшәргә дә мөмкин, чөнки го­мер бакыена авылга кайтып күренмәгән, әби-бабаларының зи­рат­ларын карамаган кешене авыл зиратына китереп күмү тагын бер ташландык кабернең барлыкка килүенә китерергә мөмкин.

Бу четерекле темага Елховка районының Березовка авылында гомер иткән Рөстәм Ривгать улы Галләмов белән сөйләштек.

- Рөстәм әфәнде, Сез Ал­ма­лы авылында туып-үс­кән­сез икән?

- Әйе, Алмалыда. Кызганычка, Алмалы авылы урынында алмагачлар гына утырып калган инде. Хәтерләвемчә, соңгы хуҗалык 1989 елда күченде. Халык өйләрен сүтеп алып кит­те, кемдер сатып җибәрде, үз­ләре шәһәрләргә, зуррак күрше авылларга таралдылар. Мин үзем, авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, күрше Березовка авылына агроном булып кайттым, Минҗиян исемле укытучы кызга өйләнеп, гаилә корып җибәргәч, совхоз безгә яңа коттедждагы квартир ачкычын биргән иде. Үзебезнең Алмалы авылыннан биш кенә чак­рым ераклыкта булган Березовкада яшәгәнлектән, авылыма бүгенге көннәрдә дә еш сугылам. Хәтерләвемчә, 1992 — 1993 елларда зиратка авылдашларны җыеп, беренче өмә оештырган идек. Ул өмәдә мин дә катнаштым, кура белән тотып алынган зират коймасының иске агач баганаларын алып, Зиннәт бабай Сатдаров жыеп кайтарган тимер баганаларны куйдык.

Тагын бер зур өмә 2000 еллар башында, инде яшьрәк буын авылдашларым белән үткәрелде. Анда Фәнис, Назыйм Абделмановлар, Нияз, Юныс, Фидаил, Назыйм Латыйповлар, Хәмзә бабай Сафин һәм Нурия апаларның уллары һәм кызлары, Миңнегуловлар, Мостафиннар, Усмановлар һәм тагын башка күп авылдашларыбызның кат­нашканын хәтерлим. Ул ва­кытта без зиратны сетка-рабица белән әйләндереп алган идек. Ә ике елдан соң зират агачлары һәм өе янды. Бу язын корыган үләннәре яндырудан килеп чыккан хәл иде. Тагын шул ук егетләр, шулай ук Равил Галләмов, Босния-Герцеговинадан кайткан без­нең авыл кияве Хазим да кушылып, акча җыеп, яңа зират өе, мәет кую урыны, бәдрәф ясадык. Ләкин ул вакытта әле күмәкләшеп зиратның үзен үлән­нәрдән, куаклардан чис­тарту гадәте юк иде. Шулай, бервакыт, зиратта үләннәр урман булып күтәрелә башлагач, сарафан радиосы аша өмә җыярга булдык. Хәзер ин­де телефонымда дүртйөзләп авылдашымның телефоннары бар. Сыйныфташларым Равил Зарипов, Габдулла Хәйбуллин, Ильяс Латыйпов, Мөнир Сафин, Фидаил Йосыпов та хәбәр таратырга булышалар.

Авыл тирәсе сазлана башлагач, зиратка, авыл урамнарына кереп булмый башлады. Шушы актив авылдашларыбыз белән җыелышып, күпер кебек нәрсә ясап куйдык. Башта тимер торба табып, өстенә ком белән щебенка салган идек. Кайсыдыр мәлгүнгә шул торба кисәге кирәк булган ахыры, казып алып китәргә дә кыенсынмаган. Шуннан соң бетон торба кайтарттык, өстенә ике машина щебенка салып, буа ясадык. Шулай бергә-бергә күңелле ге­нә эшләгән арада язын һәм көзен өмәләргә җы­елышырга, зиратны тәр­типтә тотарга сүз куештык. Хәзер өченче мәр­тәбә июльнең беренче шимбәсендә дә очраша­быз, бу инде безнең авыл көне булып санала. Алт­мышлап актив егетләребез, аларга ияреп кайткан хатыннары һәм балалары өчен озын гына өстәл ясарга туры килде. Са­мавыр янында җыелышып, авылыбызның тарихын, атак­лы кешеләрен искә алабыз. Мәрхүмнәргә дога кылабыз. Бу чарага бигрәк тә яшүсмер балаларны алып кайтуны хуплыйбыз. Әби-бабалары күмелгән зиратны белсеннәр, ата-ана­лары вафат булгач, аларны да шунда кайтарып күмсеннәр, ка­берләрне карап-чистартып торсыннар өчен эшләнә бу. Алар үз туганнарының гына түгел, ба­лалары кайтмаган башка як­ташларыбызның каберләрен дә чистартып, төзәтеп торалар. Бигрәк тә мине безнең авыл кызларына өйләнгән ки­яү­ләрнең эштән качып йөрмәве шат­ландыра. Әле авылыбызда матур күлебез дә бар, аны да энем Фәнис Абделманов яр­дәме белән тәртипкә сала башладык. Авылдашла­рым мәшә­катьле дөньялардан беразга чит­ләшеп, балык тотып, шушы күл буенда ял итеп китсеннәр, дип тырышабыз.

- Авылда өйләр юк дисез. Халык көн өстендә генә кай­тып китәдер бит?

- Шунысы кызык та: һәр­берсе машинасын үз йорты уры­нына куя һәм күбесе шунда кунарга да кала. Уртак эш, уртак аш кешеләрне берләштерә ул. Айлы кичтә йолдызларга карап ата-бабаларың яшәгән урында төн чыгу аларга яшәү көче бирә, дип аңлыйм.

- Алайса зиратыгыз тагын да зураер инде. Җир сатып алырга туры килмәгәе.

- Урын барыбызга да җитә, Аллага шөкер, илебез киң. Тик исән генә булсыннар, озак яшә­сеннәр, шундый ук ярдәмле бул­сыннар иде.

Өмәләребезгә кайтып йө­рүче егетләребезгә, бигрәк тә кияүләребезгә рәхмәт әйтәсем килә. Бу матур гореф-гадәт ки­лә­чәктә дә дәвам итсен иде, Ал­малыга юлларыбыз өзел­мәсен иде.

Алмалы зираты, самовар

Рөстәм Галләмов өмәчеләргә самавыр куя

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 914

Комментирование запрещено